|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2015 Җәмгыять
Татарстанда 10 градуска кадәр суытаТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 22 октябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми, көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Республика буенча уртача һава температурасы төнге сәгатьләрдә – 3-8, көнчыгыш районнарда 10 градуска кадәр суыта. Көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак. Казанда шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә – 3-5 градус салкын, көндез 2-4 градус җылы булачак.
--- |
Иң күп укылган
|