поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.06.2009 Фаҗига

ЯЗМЫШ КОЧАГЫНДА КАЛГАН КӨН

Биектау районының Олыяз авылында алты бала белән урамда утырып калган Шакировлар Ходайдан һәм мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм булмасмы дип өметләнә.

Хөрмәтле редакция!

Мин сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә булдым. 2008 елның октябрь аенда йорт-җиребез янып, урамда калдык. Без агачтан салынган, яхшы гына йортта яши идек. Җиде балабыз бар, олы кызыбызның гына үз тормышы. Калганнары безнең янда. Төпчеге быел беренче класска укырга барачак. Авылдагы бер әби вакытлыча яшәү өчен безгә йортын биреп торды. Мин үзем "Красная Заря" авыл хуҗалыгы кооперативында бригадир булып эшлим. Айга 3500 сум акча алам. Хатыным бюджет оешмасында – авыл клубында мөдир. Безнең гаилә бюджетына яңа йорт салып чыга торган түгел. Район хакимиятенә күп балалы гаилә буларак йорт салырга ярдәм итү­ләрен сорап барган идек. Ләкин аннан күңелебезгә хуш килә торган җавап ишетә алмадык. Безгә бары 16 мең сум акча бирделәр.

Хатыным белән икәүләп хөкүмәткә фидакарьләрчә хезмәт итәбез. Тәртипле балалар үстерергә тырыштык. Алар өчен барлык шартлар тудырырга теләдек. Тик янгын чыгып, бер төн эчендә гомер буе җыйган малыбыз, балаларыбыз өчен дип тырышкан мөлкәтебез юкка чыкты.

Моңа кадәр бер тапкыр да чит кешеләрдән ярдәм сорамадым. Барысын да үзем булдырырга тырыштым. Хәзер исә читләр ярдәменнән башка йорт салырга мөмкинлегем юк. Район җитәкчеләренең бусагасын таптап арыганнан соң ахыр чиктә сезгә хат язарга булдым. Бәлкем сез миңа ярдәм итәрсез.

Дамир Шакиров,

Биектау районы Олыяз авылы.

 

Әлеге хатта язылганнарны үз күзем белән күрү өчен Биектау якларына юл алдым. Һәм... йөрәгем әрнеп, урамда калган бу гаилә күргән кайгы-хәсрәтне башкаларга күрергә язмасын дип кайттым.

 

Мондый гаиләләргә район хакимиятләре, җирле халык ярдәмгә килә. Әмма Олыяз авылында чыккан бәхетсезлекне бары гади халык кына чын фаҗига итеп кабул иткән. Алты бала белән урамда калган Шакировлар кичергән утлы төндә булган хәлләрне тыңлаганда, үземнең туган ягым Балтачтагы бер очрак искә төште. 2007 елның июль башында 80 яшьтән узган Равилә апаның йортын яшен суга. Күршеләре үзен көчкә ут эченнән алып чыгалар. Бер ай эчендә район җитәкчеләре аны йортлы итә. Гомер иткән авылыннан икенче җиргә күченгән Равилә апага менә дигән йорт алып бирәләр. Каян диген, үзе белән киңәшләшкәннән соң, аны туган авылына, сары бүрәнәле йортка кайтаралар. Бүген Равилә апа сөенеп бетә алмый. Мәрхәмәтле җитәкчеләр булмаса, нишләр иде икән ул? Дамир абый кебек бусагалар таптап, башларын ташка орыр идеме? Шөкер, аңа булыштылар. Ә менә Гаилә елында урамда калган Шакировлар язмышы гына бүгенгә кадәр ачыкланмаган килеш.

 

...Ул көннәрне Дамир абый бүген дә тыныч кына сөйли алмый. Исенә генә төшерә башлый, күзләренә яшь тамчылары бөялеп, тамагына төер утыра. Бу хәл иртәгә көтүгә чыгасы дигән төнне була. Ниндидер бер сәер тавышка уянып китә алар. Йорт хуҗасы аптырап тәрәзәгә карый. Түбәдә кып-кызыл ут. Сикерешеп торалар да тиз генә янгынны сүндерергә керешәләр. Ләкин ул бирешергә уйламый. Ялкын телләре сузылганнан-сузыла бара. Ут белән аларның көче тигез булмый шул. Абзардагы терлекләрне көч-хәл белән коткаралар. Алай да ике баш үгезләре ут эчендә кала. Йорттан кирәк-яракларны чыгарырга, кирәкле документларны алырга да башларына килми. "Төпчек кызыбыз аздан гына ут эчендә калмады", – диде дә Дамир абый сүзсез калды. Нигез ташлары өстендә сикерә-сикерә уйнап йөрүче кызына карап бик озак сүзсез торды әле ул. Бары бераз тынычлангач кына фаҗига төнен кабат исенә төшерергә кереште.

 

– "Оргсинтез" акцияләре дә бар иде, алары да янды. Балалар белән булган бер генә истәлек тә калмады. Бөтен фотосурәтләрне ут "йотты". Без ут белән көрәштек шул. Әйбер алып чыгу турында уйламадык та, югалып калдык. Бер ай элек кенә йокы гарнитуры, малайга велосипед алган идек. Йорт җиһазлары, көнкүреш техникалары – барысы да янгын эчендә калды, – ди Дамир абый.

 

Шакировлар йорт-җирләрен иминият­ләштергән булганнар. Бернәрсәсез калган гаиләгә 190 мең сум акча чыккан. "Авыл җирендә аның да суммасы зур түгел икән", – дип офтана хуҗа. Янгын вакытында Дамир абыйның кулы пешә. Аның өчен 120 сум түләгәннәр.

 

– Район хакимиятенә кергәннән соң 16 мең сум акча биргәннәр иде. Социаль яклау бүлеге, әлеге акчаны ике тапкыр алмадыгызмы, дип тинтерәтеп бетерде. Кая, кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, шул акчаны алдыгызмы, дип сорыйлар. Күмәк хуҗалыклар да калмады хәзер. Партия заманында авыр хәлдә калучыларга ярдәм оештырыла иде. Бер хуҗалык – такта, икенчесе – кирпеч, өченчесе башка төзелеш материалы биреп, янучыларга йорт салдырта иделәр. Ул чакта хуҗалыклар да шактый иде. Хәзер булганнарының да ярдәм итәрлеге юк. "Бөреле"гә барган идем, алар бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә бирделәр. "Урак һәм чүкеч" хуҗалыгы 10 мең сум акча биреп кайтарды. Үзем эшли торган хуҗалык терлекләр өчен азык-төлек, ит, такта бирде. Техника белән даими рәвештә ярдәм итеп тора, – ди партия заманында хуҗалыкта партоешма җитәкчесе булып эшләгән, бүген Олыяз авылында бригадир вазыйфаларын башкаручы 50 яшьтән узган Дамир абый.

 

Узган елның шушы вакытында гына Шакировлар йорты Олыязда иң яхшы өйләрнең берсе булган. Энесе Марат әйтүенчә, Дамир абый белән Гөлфия апа балалары яхшы шарт­ларда яшәсен өчен чәчләре белән җир генә себермәгән инде. Алар яши торган йорт­та барлык уңайлыклар да булган. Газ, телефон кергән, су тоташтырылган, канализация эшләнгән, балалар өчен махсус бүлмәләр булдырылган. Сентябрь аенда социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре килеп, биредәге пөхтәлекне, балаларга булган шартларны күреп киткәннәр. "Сездә барысы да яхшы, уңайлыкларыгыз бар. Бернәрсә дә кирәк түгел икән", – дигәннәр алар. Ул вакытта социаль хезмәткәрләрнең күп балалы гаиләгә ничек тә ярдәм итәселәре килгән. Гөлфия апа аларга, безнең барысы да бар, дип җавап биргән. Шулай да кер юу машинасы бирергә вәгъдә иткәннәр. Янгын чыкканнан соң баргач, кешеләр биргән киемнәрдән башка ярдәм итә алмаячакларын әйткәннәр. "Йорт-җиребез яхшы, мөмкинлекләр барында килеп ярдәм итәбез дип йөрмәгән булсалар да, күңелем болай әрнемәс иде", – ди балаларына яхшы тормыш бирергә хыялланган ата кеше.

 

Булышырга атлыгып тормасалар да, буй җиткән ике малайны (олы уллары ветеринария академиясен тәмамлаган, икенчесе, акчалары булмау сәбәпле, читтән торып укырга күчәргә мәҗбүр булган. Быел Шакировларның өченче малайлары урта мәктәпне тәмамлый. Дамир абыйның аны да укырга кертәсе бар. – Л.Н.) армиягә алырга уйлаганнар. Соңыннан хәлләренә кереп, көзгә кадәр кичектерү биргәннәр.

 

Шакировлар – хезмәт белән яши торган гаилә. Каралты-куралары яңадан төзеп, дүрт баш сыер, бозауларын шунда күчергәннәр инде. "Сөтнең литрын биш сумнан сатабыз. Күп булмаса да, балаларны ашатырлык акча керә", – ди Гөлфия апа.

 

Бүген алар Маһирәҗәп апа Сабированың кечкенә генә йортында 8 кеше яшиләр. Кышын кызына киткән Маһирәҗәп апа шушы авылда яшәүче сеңлесенә кайткалап кына китә икән. "Йортыгызны җиткергәнче торыгыз, ни йөзем белән мин сезне куып чыгарыйм", – дигән мәрхәмәтле әби. Ләкин йортлары кайчан салыныр, билгесез. Йортка дигән нигез әлегә җир белән тигезләнгән килеш. Дамир абый белән Гөлфия апаның туганнары, авыл халкы акчалата, әйберләтә ярдәм иткән. Барлык эшне дә күмәкләшеп, осталар чакырмыйча эшләгәннәр. Хәтта мәктәп укучыларына кадәр мөмкинлекләреннән чыгып булышкан. Югарыдан ярдәм булмагач, хатын-кыз туганнары авылларга чыгып, акча җыярга мәҗбүр булганнар. Ләкин хәергә килгән акча белән генә бу заманда йорт салу мөмкин эш түгел.

 

Сигез ай буе район түрәләренең ишеген шакып арыган Дамир абыйның мәрхәмәтле җитәкчеләр барлыгына ышанычы калмаган. Гаилә башлыгы күзләрендәге моңсулык, сагыш очрашкан мизгелдә үк мине өтеп алды. Кызганыч, хәсрәткә баткан бу күзләрне Биектау районы җитәкчеләре генә күрмәгән, яралы йөрәкне аңларга теләмәгән. Район җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Рафис Гарәфи улы белән элемтәгә кергәч тә, күңелне юатырлык җавап ишетмәдек. "Районда ел саен 20-25 кешедә янгын чыга, безнең аларның барысына да ярдәм итәрлек мөмкинлегебез юк. Иганәлек итүләрен сорап оешмаларга хат яздык", – диде ул.

 

Соңгы вакытларда җитәкчеләр янына гозер белән бару авырлашканнан-авырлаша бара. Буш сүздән, үтәлмәгән вәгъдәләрдән гади халыкның өмете өзелде. Авырлык килгәндә булыша торган, киң күңелле, олы йөрәкле җитәкчеләрне табасы иде. Бернәрсәсез урамда калган әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләргә без Шакировларның исәп-хисап счетын бирергә булдык.

 

Почтовый адрес: п.ж.д.ст. Высокая Гора, ул. Школьная, 18.

Счет 30301810462006006216 в отделении Сберегательного банка "Банк Татарстан" № 8610

К/счет 30101810600000000603

в ГРКЦ НБ РТ Банка России

БИК 049205603

ИНН 7707083893, ОКПО 00032537

КПП 161602001, ОКВЭД 65.12, ОКАТО 92222000000 ОГРН 1027700132195

Лицевой счет 42307810562160140793/48

Шакирову Дамиру Абдулхаковичу

 

P.S. 2 июнь көнне Шакировлар белән телефон аша элемтәгә кердем. Балаларны яклау көнендә районнан аларның хәлләрен дә белүче булмаган. Дамир Шакировка ярдәм итүләрен сорап, без Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына да хат юлладык.

 

Күп балалы әлеге гаиләгә йорт салырга ярдәм итүче кешеләр табылырмы? Урамда калган Шакировлар язмышына без кабат әйләнеп кайтырбыз әле.

 


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 113 | 09.06.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»