19.10.2015 Милләт
Батырлык, вөҗданлылык, чыдамлылык үрнәге
Без “Бердәмлек”тә каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлы турында аның үзенең истәлекләре, көндәлекләре, хикәяләре, публицистик язмалары, шулай ук күп кенә танылган шәхесләрнең - шагыйрьләрнең, рәссамнәрнең уй-фикерләре тупланган китап дөнья күрүе хакында язган идек инде. Китапның исеме дә - “Гакыйль Сәгыйров.
Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталуына гаҗәпләнәсе юк. Ул төрле елларда төшерелгән аклы-каралы һәм төсле фото¬сурәтләр белән бизәлгән. Шушында ук рәссамның теш¬ләренә каләмен кабып ясаган рәсемнәре дә укучыга тәкъдим ителә.
Самараның Журналистлар йортында Самара өлкәсе хө¬күмәте мәдәният һәм сәнгать буенча губерна гранты акчасына нәшер ителгән шушы китапны журналистларга тәкъ¬дим итү - презентацияләү үт¬кәрелде. Бу турыда телевидение, газета-журналлар журналистларына проектның авторы һәм редакторы, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин, Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы җитәкчесе Ирина Цветкова, Россия Язучылар берлегенең өлкә оешмасы рәисе Александр Громов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров сөйләделәр.
Мондый китап язу турында фикер әле шагыйрьнең үзе исән чагында ук әйтелгән булган. 2009 елның 29 июлендә 71нче яше белән барганда бакыйлыкка күчкән каһарман якташыбыз турында бу күптән көтелгән китап, ниһаять, дөнья күрде. Аны Гакыйль Сәгыйровны, аның ачы язмышлы тормышын белүчеләр, шагыйрьнең шигырьләренә, рәсемнәренә мөкиббән булганнар, әлбәттә, яратып, кызыксынып укыячаклар. Чөнки анда бик күп мәгълүматлар бирелгән.
Кызганыч ки, китап бик аз – бары 700 данә тираж белән генә басылган һәм ул башлыча Самара һәм Ульян өлкәләренең, Татарстан Республикасының татарлар кү¬мәкләшеп яшәгән авылларындагы һәм шәһәрләрендәге китапханәләргә, мәктәпләргә, бигрәк тә әдипнең бөтен гомере үткән Нурлат, Кошки, Дмитровград якларына җибәреләчәк.
Очрашу вакытында, китапның өстәмә тиражын укучыларга сату өчен чыгарырга, рус һәм хәтта инглиз телләренә тәрҗемә итеп бөтен илгә һәм дөньяга таратырга кирәк иде, дигән фикерләр һәм тәкъдимнәр дә яңгырады.
Өлкә Язучылар оешмасы рәисе Александр Громов шагыйрьнең байтак шигырь¬ләре, хикәяләре рус теленә тәрҗемә ителеп, төрле газета-журналларда, җыентыкларда дөнья күргәнен әйтеп, бу эшне алга таба да дәвам итү кирәклегенә басым ясады. Якташыбызны дөньяга ныграк таныту өчен аның әсәрләренә сыйфатлы тәрҗемә ясалырга тиеш. Иске Фәйзулла авылында Гакыйль Сәгыйров озак еллар яшәгән йортны яңартып сипләп, анда аның музеен ачарга да күптән вакыт инде. Бу эшне ничек тә урыныннан кузгатып җибәреп, тизләтәсе иде.
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров та әй¬телгән фикер¬ләрнең һәм тәкъ-димнәрнең тормышка ашмаслык түгеллеген, шагыйрьнең тормышына һәм иҗат юлына багышланган бу китапны да, бергәләп алынсак, күбрәк тираж белән татарча да, русча да, хәтта инглизчә дә дөньяга чыгарырга, аның әле беркайда да басылмаган шигырьләрен укучыларга җиткерергә мөмкин булачагын белдерде.
Ирина Цветкова әле 1998 елда ук Гакыйль Сәгыйровка беренчеләрдән булып “Вөҗданлылык” (“Благородство”) бүләге тапшырылуын искә төшерде. Бу турыда китапта да искә алына. Бу кешенең чиксез батырлыгына, вөҗданлылыгына сокланмыйча мөмкин түгел. Өлкә Журналистлар оешмасы җи¬тәкчесе шушы елдан башлап “Вөҗданлылык” акциясендә Гакыйль Сәгыйров исемендәге “Чыдамлылык өчен” дип аталган номинациянең дә булдырылачагы турында белдерде.
Ә шагыйрьнең шигырьләрен төрле телләргә тәрҗемә итеп, бөтен илгә, дөньяга таныту, ул яшәгән йортта аның музеен булдыру барыбызның да изге бурычы булып тора.
Китапта әйтелгәнчә, элеккеге елларда да иң кыен вакытларда Гакыйль Сәгыйровка Луиза Әхтәмова, Рәшит Зәкиев, Ирина Цетина кебек журналистлар беренчеләрдән булып риясыз ярдәмнәрен күрсәткәннәр, дөньяга танытканнар бит. Тырышсак, без дә моны булдыра алачакбыз
Рәфыйк НАРИМАНОВ
Бердәмлек
№ --- | 19.10.2015