поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.06.2009 Җәмгыять

ИҢ ЗУР КРИЗИС – РУХИ КРИЗИС

Май азагында IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының III утырышы узды һәм көн тәртибендәге иң мөһим мәсьәлә Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертү турында иде. Чыгыш ясаучылар бюджет чыгымнарын киметүне өнәп бетермәделәр. Бюджет дефициты да моңарчы күрелмәгән 20 миллиард сум иде. Әлбәттә, аз акчаны ничек тотсаң, ничек сузсаң да мәгънә юк. Проект эшләүчеләр иң өстенлекле юнәлешләрне финанслауны шул килеш калдырырга омтылсалар да, бюджетка кертелгән төзәтмәләр белән килешмәүчеләр бар иде. Шуларның берсе – ТР Дәүләт Советының Мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев. Сезнең игътибарга аның сессия утырышында ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.

Минем бүген һич кенә дә бу мөнбәргә чыгып бюджет проекты хакында сүз куертасым килмәгән иде. Беренчедән, илгә килгән икътисадый афәттән башлары каткан җитәкчеләребезнең болай да яралы күңелләренә тоз саласым килмәсә, икенчедән, монда чыгып сөйләү түгел, кычкырып еласаң да, файда булмасын, күктән акча яумасын, бюджет проекты үзгәрмәсен бик яхшы беләм. Әмма бүген дәшми калу сайлаучыларымның гозерләрен һәм мөрәҗәгатьләрен аяк астына салу булыр иде.

 

Шулай да, чыгышымны иң элек рәхмәт сүзләреннән башлыйм әле...    Соңгы елларда Дәүләт Советы утырышларында, матбугат битләрендә зур борчылу тудырган, бәхәсләр кузгаткан мәсьәләләр – туган телебезне саклау, борынгы архитектура һәйкәлләренә сакчыл карау, балаларыбызга тиешле белем-тәрбия бирү мәсьәләләре булгандыр. Безгә тәкъдим ителгән бюджет проектындагы 20 максатчан проект арасыннан бары тик берничә программа гына кыскартудан сакланып калган. Шулар рәтендә "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында" ТР законын гамәлгә ашыру Программасы, балаларның ялын оештыру, "Татарстан балалары" һәм "Мирас" программалары булу, аларга элек каралган күләмдә акча тәгаенләнү өчен президентыбызга һәм башка җитәкчеләребезгә рәхмәттән башка бер сүз дә әйтеп булмый. Сәләтле балаларга ярдәм итүгә, телевидение һәм радиога каралган чыгымнарның үзгәрешсез калуы да күңелебезгә хуш килде.

 

Чыгышымның, рәхмәт өлешен тәмамлап, көндәлек хәлләргә килсәк, шактый гына эшләребез бик шәптән түгел икән бит, туганнар. Әйе, мин кемнәрнеңдер "нишлисең бит, кризис", "юрганыңа карап аягыңны сузасың инде" дип әйтәчәген дә сизеп торам. Әмма ләкин илгә килгән бәлане тигезләп бүлеп, бергә күтәргәндә генә ул авырлыкларны җиңү җиңелрәк була. Югыйсә берәүләр шул кризистан аяк сузарга җыенганда, икенчеләрнең мәйдан тутырып "браво!", "бис!" кычкыруларын аңлау да, аңлату да бик авыр булачак. Инде моңа кадәр әйткәнебезчә, шушы елның биш аенда Татарстан китап нәшрияты тартып-сузып көч-хәл белән нибары бер китап  бастырып чыгара алды. "Мәгариф" нәшриятының хәлләре шулай ук яшәү белән үлем арасында. Сәбәбе гади – китап бастыру өчен акча бирелмәүдә. Бүген безгә тәкъдим ителгән бюджет проектында вакытлы матбугатка каралган 517 миллион сум акчаның егерме җиде миллионы кыскартылган булса, нишләптер шуның 20 миллионын нәшриятлар хисабына кискәннәр. Гомер-гомергә безнең илдә байларны талыйлар иде, бу юлы нишләптер көч-хәлгә очын-очка ялгап яшәүче фәкыйрь нәшриятларга тотынырга уйлаганнар. "Без интернет заманында яшибез, китап уку чоры узды", – диючеләргә мин Европа илләренең китапханәләренә, китап кибетләренә кереп карарга киңәш итәр идем. Китап заманы узса, интернет чәчәк аткан Америкада, Япониядә, Франциядә, Германиядә, Англиядә елдан-ел арттырып миллионлаган-миллиардлаган китаплар бастырып чыгармаслар, мәһабәт китапханәләр төземәсләр иде. Беләм, бюджет проектын эшләүчеләрнең китап укырга вакытлары да юктыр, бәлки, арада китап укуны кирәксенмәүчеләр дә очрыйдыр. Әмма бюджет алар өчен генә түгел, ә республика халкы өчен кабул ителә, китаплар да шулай ук халык өчен бастырыла бит.

 

Китап дигәннән, республикабыздагы китапханәләрнең хәлләре дә көннән-көн мөшкелләнә. Китапханәләргә китап сатып алыр өчен муниципаль бюджеттан бер тиен дә акча бирмәүче районнарның саны арта бара. Газета-журналларга язылу өчен быел күпчелек районнарда финанслауны бермә-бер киметтеләр. Китапханәләрне җиһазлау, фондларын тулыландыру ягыннан без халыкара стандартлардан гына түгел, хәтта якын күршеләребез чуашлардан да бик нык артта калдык. Ә үзебез һаман: "Безнең халык – китаплы халык, мәгъри-фәтле халык", – дип атлаган саен лаф орып, горурланып йөрибез. Республикабызның карап торган бердәнбер 145 яшьлек Милли китапханәсе язмышы бер Алла кулында. Ундүртенче гасырдан башлап бүгенге көннәргә кадәр тупланган бәһа биргесез рухи хәзинәләребез юеш подвалларда, чардакларда җан асрый, 300 мең китап сыйдырырлык бинада бүген 3 миллион 200 мең данә китап гомер сөрә. Китапханәнең җылылык системасы инде күптән авария хәлендә. Узган елны черегән торбалар тишелеп, кыш уртасында бер афәт булган иде инде, әле аңа һаман ремонт ясалмаган. Өч ел рәттән хөкүмәттән акча теләнеп тә, бүгенге көнгә кадәр безнең аһ-зарга колак салган кеше юк. Әгәр быел да ремонт өчен 5 млн сум чамасы акча бирелмәсә, кышын тагын авария булып, халкыбызның гасырлар буе тупланган бик күп акыл хәзинәләре юкка чыгарга мөмкин.

 

Китапханәләр, китаплар хакында болай озаклап сөйләвемә, аларга аерым игътибар итүемә гаҗәпләнмәгез, чөнки аларның кичә һөнәри бәйрәмнәре – Китапханәләр көне иде бит!

 

"Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз", дигәндәй, сөйли китсәң, бу бюджет проектының очы-очка ялганмаган, мантыйкка сыймаган байтак урыннарын атап булыр иде. Мәсәлән, тагын берничә елдан без Казаныбызда дөньякүләм спорт ярышы – универсиада үткәрергә җыенабыз. Моның өчен миллиардлаган сумнар сарыф итеп спорт корылмалары төзибез, шәһәребезне төзекләндерәбез. Болары бик яхшы. Әмма шул ук вакытта бюджеттан халык һөнәре сәнгатен үстерүне күздә тоткан 47 миллионлык программаны сызып ташлыйбыз. Универсиадага киләчәк дистәләгән мең туристларга тагын шул түбәтәй белән чәкчәктән башка сувенир тәкъдим итә алмасак, алар безнең хакта нәрсә уйлар, Казаннан нәрсә тотып китәрләр икән?

 

Кризисның ачы җилләре мәгариф өлкәсен дә читләп үтмәгән. Мәсәлән, гамәлдәге бюджетта республика карамагындагы мәгариф объектларын капиталь ремонтлау өчен 47 миллион 846 мең сум акча каралган булса, бүген инде ул урында түм-түгәрәк ноль саны тора. Мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү өчен бүленгән акча да 48 миллион 490 меңгә кимегән. Димәк, безнең укучыларның шактыена киләчәктә дәреслексез генә белем алырга яисә ике-өч кешегә бер китап тотып укырга туры киләчәк.

 

Фәнни эзләнүләргә, иҗат берлек-ләренә, фән, мәдәният, сәнгать һәм матбугат өлкәсендәге грантларга каралган болай да сәдака күләмендәге акчаның да шактый киметелүен күргәч, мин кризисның чыннан да бик тирәнгә үтеп кергәнен аңлый башладым. Чөнки иң зур кризис – икътисадый кризис түгел, ә рухи кризис, мәдәният, мәгариф, фән өлкәсендәге кризис. Чөнки күңеле төшкән, рухы сынган, өмете сүнгән кешенең кулыннан эш китә, ул яшәү өчен, матди байлыкларны ишәйтү өчен сәләтсез затка әверелә һәм матди кризистан чыга алмыйча тилмерә. Шуңа күрә дә безнең президентыбыз күңелләребезгә дәрт өстәү, өмет кабызу нияте белән һәрчак "Без булдырабыз!" дип оран сала. Чыннан да, без булдырабыз, булдыра алмаган кешене хәтта ир-егеткә дә санамыйбыз. Әнә бит, җиң сызганып тотынгач, бөтен авылларыбызны, шәһәрләребезне газлы иттек, тузган тораклардан котылу җаен таптык, Кама аша күпер дә салып куйдык, Кремль уртасында бөтен дөньяны шаккатырып, күз явын алырдай Кол Шәриф мәчетен торгыздык. Чыннан да, без булдырабыз! Бүгенге көндә Россиянең иң яхшы футбол командасы, иң яхшы хоккей командасы, иң яхшы волейбол командасы бездә – Татарстанда булуы һич кенә дә очраклы хәл түгел. Без бөтен Татарстан халкы белән бергә бу җиңүләр өчен куанабыз һәм киләчәктә шундый ук уңышлар һәм җиңүләр мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендә дә булыр дигән өметтә калабыз. Һәм бу хакта бер без генә түгел, ә бюджет проектын әзерләүчеләр дә уйлый торгандыр, дип ышанам.


Разил ВАЛИЕВ
Ватаным Татарстан
№ 108-110 | 05.06.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»