|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2015 Мәгариф
Казанда бакчаларда һәм мәктәпләрдә балаларга ниләр ашаталар? (ФОТО)Татарстан прокуратурасы Казан балалар бакчаларында нәниләр туклануы ничек оештырылуын тикшерә башлады. Узган атнада башкалабызның кайбер тәрбия йортларында нарасыйларга яшелчә, җиләк-җимеш бирелми, ит ризыклары исә табыннарга нормалардан кимрәк күләмдә эләгә дигән мәгълүмат таралды. Бакча һәм мәктәп яшендәге балалары булган барлык әти-әниләр хафага төште. Бакчаларда, мәктәпләрдә балалар ашатуы ни рәвешле җайланган соң, мондый хәлләрнең, гомумән, булуы мөмкинме? Журналистларга бакчалар һәм мәктәпләр өчен азык-төлекнең ничек сайлануы, әзерләнүе һәм таратылуы турында җентекләп сөйләделәр. Табыннарга эләккән балалар ризыгын авыз итеп карарга да мөмкинлек булды.
Казанның барлык социаль учреждениеләрен ризык белән тәэмин итү өчен Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җаваплы. Менә инде ун елга якын бу предприятие балаларыбызның сәламәтлеген кайгыртып, белем-тәрбия учреждениеләренә кайнар ашлар әзерли.
- Мондый дәрәҗәдәге предприятие, гомумән, Россиядә дә юк. Моның белән чын-чынлап мактанырга һәм горурланырга кирәк. Җитештерү комплексы 12 мең квадрат метрны били, тагын 4 мең квадрат метры складларга туры килә. 4 склад балалар учреждениеләрен 2 атналык запас белән тәэмин итәргә сәләтле, - ди күптән түгел генә үз вазифаларына керешкән Департаментның генераль директоры Гүзәл Ананьева.
Бүгенге көндә башкалабызның 163 мәктәбе, 323 мәктәпкәчә тәрбия йорты табыннарына шул рәвешле көн саен тәмле дә, файдалы да, барлык санитар таләпләргә җавап биргән ризык эләгә. Барлыгы 150 меңнән артык баланың туклануы оештырыла. Дөрес, бер төркем балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне департамент пешерергә әзер – чистартылган, туралган продукция белән генә тәэмин итеп тора. Табыннарга куелачак ризык исә ашханәләрдәге пешекчеләр тарафыннан әзерләнә. Учреждениеләрнең өчтән беренә ризык инде тулысынча әзер сыйфатта китерелә - 45 мең бала комбинатта пешерелгән беренче, икенче ашлар, камыр ризыклары белән туклана.
- Безнең поставщикларыбыз бик күп. Алар электрон мәйданнарда билгеләнә. Бер позиция буенча без кимендә өч поставщик булдырырга тырышабыз. Чөнки җитештерүчеләр китергән продукция кайчак тиешле сыйфатта булмаска мөмкин. Бакчаларны-мәктәпләрне теге-яки бу продукция белән тәэмин итүдә кыенлыклар тумасын өчен, без тиз генә икенче җитештерүчене ярдәмгә чакырабыз, - ди Гүзәл Ананьева.
Болай булгач, бакчаларда туклануга шикаятьләр нигә туган соң? Департамент генераль директоры сүзләренчә, комбинат белгечләре кичә генә җитешсезлекләр турындагы мәгълүмат алынган тәрбия йортларында тикшерү уздырган. Ит буенча бернинди дә кыенлыклар булмаган, бөтен документацияне җентекләп тикшергәннән соң департамент хезмәткәрләре шундый нәтиҗәгә килгән. Җиләк-җимешләрне алганда, алар белән тәэмин итүдә, чыннан да, бер атна өзлеклелек күзәтелгән. Мондый вәзгыять укучылар исәбе 20 процентка арту нәтиҗәсендә туган. Шул рәвешле бу төр продукция кирәк күләмдә китертелмәгән. Әмма СанПин буенча җиләк-җимешләрне соклар белән алмаштыру рөхсәт ителә, бу проблеманы бакчаларда шулай хәл иткәннәр дә.
- Гамәлдә, бернинди таләпләр дә бозылмаган. Практикада ит ниндидер сәбәпләр аркасында китертелмәгән икән, аны тавык яки балык белән алмаштыру рөхсәт ителә. Кайчак 20 тоннага кадәр продукция балалар табынына куелырлык сыйфатта булмый. Без аны кире борабыз. Бу продукция башкасы, рөхсәт ителгәне белән алмаштырыла, - дип аңлатты Гүзәл Ананьева.
Продукциянең сыйфатын тикшерү складка китерелгәч үк башлана. Товароведлар ризыкның тышкы кыяфәтенә үк карап аны кабул итмәскә мөмкин. Шик уятмаган продукция исә шуннан соң лаборатор тикшерүләргә җибәрелә. Очраклы рәвештә китерелгән товар белгечләр тарафыннан зарарлы матдәләргә тикшерелә. Әгәр дә ниндидер таләпләр бозылганлыгы ачыкланса, продукция шулай ук кире борыла.
- Лаборатория 2012 елда булдырылды. Поставщиклар китергән бөтен продукция куркынычсызлык таләпләренә туры киләме икәне тикшерелә. Әгәр дә без ниндидер продукцияне тикшерә алмыйбыз икән, алар башка лабораторияләргә җибәрелә. Безнең комбинат полуфабрикатлар белән генә тәэмин иткән бакчалар һәм мәктәпләргә без көн саен үзебез барып тикшерүләр үткәрәбез. Балаларга бирелгән азык билгеләнгән күләмдәме, аның сыйфаты тиешле таләпләргә туры киләме икәнен ачыклыйбыз. Кайсы көнне нинди бакчага барачагыбызны берәү дә белми. Шуңа күрә учреждениеләр мондый тикшерүләргә алдан әзерләнеп тора алмый, – дип сөйләде лаборатория мөдире Ольга Артамонова.
Журналистларга комбинатта пешерелгән ризыкны ашап карарга да рөхсәт иттеләр. Пешекчеләрнең эшенә бернинди шелтәле сүзләр дә әйтеп булмый – барысы да бик тәмле итеп пешерелгән иде.
Автор фотолары
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|