|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2015 Фаҗига
Казан янындагы бакчачылыкта 18 яшьлек студентның асылынган мәете табылган18 яшьлек Марсель Әгъләмовны бер атнадан артык Мөслимдәге туганнары һәм якыннары эзләде. Ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенең беренче курсында укыган булган. «Liza Alert» отряды да егетне эзләүдә катнашкан. Кичә исә Казан янындагы бер бакчачылык рәисе егетнең асылынган мәетен табып алган. «Вечерняя Казань» газетасы хәбәрчесенә әтисе Марат Әгъләмов улының үзен-үзе үтергән булуы мөмкин дип белдергән. Соңгы вакытта ул интернет уеннар белән мавыгып киткән булган.
Соңрак Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе "Татпотребсоюз" бакчачылык җәмгыятеннән 300 метр ераклыктагы урман посадкасында асылынган мәет табылу буенча тикшерү эшләре башланганын хәбәр итте.
--- |
Иң күп укылган
|