16.10.2015 Җәмгыять
Наркоман тәүбәсе...
Республика наркология диспансерының Спартак урамындагы тернәкләндерү үзәгендә таныштык без аның белән. Мондый ялгыш язмышлы кешеләр, гадәттә, үткәнен яшерергә тырыша. Журналистлардан бөтенләй качалар. Ә ул ачылды. “Бүтәннәргә сабак булсын, минем хаталарны кабатламасыннар”, – диде.
– Миңа 25 яшь, Казанга якын районнарның берсендә туып үстем. Ике ел да өч ай инде хәмер һәм наркотиклар кабул иткәнем юк. Алардан башка да үземне бәхетле хис итәм. Тернәкләндерү программасы узмасам, белгечләр ярдәм итмәсә, белмим, минем белән нәрсәләр булып бетәр иде икән? Мин, гомумән, исән калыр идем микән? Элек үзем дә ташларга тырышып карадым, килеп чыкмады. Табиблар кул астында дәвалану бөтенләй икенче инде.
Җиде ел буе бүтән дөньяда яшәдем. Ә мавыгулар тәмәке тартудан башланып китте. Аннары сыра эчеп карыйсы килде. Сырадан, аракыдан ничек баш тартасың, бүтәннәрдән аерылырга ярамый, дип уйлый идем. Ә аннары наркотиклар белән мавыгу гадәткә әйләнгәнен сизми дә калдым. Көннәрдән беркөнне машина йөртү таныклыгымны алдылар. 3 елдан артык дуслашып йөргән сөйгән кызым ташлап китте. Әти-әнине нинди газапларга салдым, аларга күпме зыян китердем... Минем кешелексез гамәлләремнән, алдашудан, шулкадәр туйдылар. Тукта, мин әйтәм, болай дәвам итә алмый бит инде, әти-әни хакына дәваланырга кирәк, дигән уй башыма бер генә кермәде. Тик ай ярымнан артык түзеп тора алмыйм, элеккеге тормышка әйләнәм дә кайтам, әйләнәм дә кайтам. Бер генә доза, ике генә доза һәм барысы да яңадан башлана.
Әти-әни наркология диспансерына алып китте. Тернәкләндерү үзәгендәге белгечләр аңымны үзгәртте. Минем проблемам аракы да, наркотик та түгел, ә мин үзем икәнен аңладым. Дөньяга карашым, яшәешем дөрес түгел икән бит. Бернинди максатсыз яшим, авыр хәлләрдән чыга белмим. Тернәкләндерү үзәге мине чын-чынлап тормышка әзерләде. Ярар, савыктым, наркотиклардан биздем, ә хәзер нишләргә, дигән сорау алга килеп басты. Мин бит бернәрсә дә эшли белмим. Вакытында укып һөнәр дә алмаганмын. Монда калырга киңәш иттеләр. Башта волонтер, аннары социаль хезмәткәр буларак, яңа гына дәваланырга килүчеләргә ярдәм итә башладым. Мин аларга үземнең баштан узганнарны, үкенечләрне, бүгенге тормышымны сөйлим. Үзем дә бүтәннәрдән гыйбрәт алам.
Күптән түгел гаилә кордым, эшем бар. Хәзер минем өчен әти-әниләрнең дә күңеле тынычтыр дип беләм. Ә бит әле кайчан гына алардан шулкадәр ерагайган идем. Миңа бер тамчы ышанычлары калмаган иде. Әни акча янчыгын яшерә, әти, түзәр хәле калмагач, өйдән чыгып китә. “Наркоман” дип эндәшүләре ачуны китерә. Дөресен әйткәндә, ул сүздән бик курка идем. Ничек наркоман булыйм, мин бит ишегалдында егылып ятмыйм, притонда да кунып калмыйм, дип үземне тынычландырырга теләдем. Янәсе, “наркоман” бит инде ул – бөтенләй беткән кеше.
Мин бит исерек тә, наркоман да булып тумадым. Мәктәптә яхшы укыдым, спортчылар белән аралаштым. Футбол уйный идем. Аннары болар барысы да туйдырды. Наркотиклар кулланучы дус-иш пәйда булды. Алар бик текә күренде, кайгы-борчулары да юк кебек иде. Көчле наркотиклар тәкъдим иттеләр. Берзаман Казанда синтетик наркотикларны ларекларда сата башладылар. Мин дә аларның даими клиентына әйләндем. Аннары сатуны тыйдылар, ләкин күпме кеше шул сазлыкка кереп батарга өлгерде.
Ул хакта искә төшерәсем дә килми. Бер генә тапкыр кулланам, онытылам да, бүтән кулга да алмыйм дип үземне алдыйм. Җиңел булып киткән кебек, аннан тагын бушлык башлана. Яшь кеше спортка тартыла, кызлар белән йөри, укый, эшләргә омтыла. Ә мин наркотиктан башканы белмәдем, бәйлелек барлыкка килде. Бервакыт янәшәмдә үзем шикелле наркоманнар гына калды.
Кечкенәдән аралашып үскән дусларым юкка чыкты, алар укырга керде, миннән читләштеләр. Әти-әнине елатып, соңгы акчаларын урлап чыгып киткән чакларым булды. Акча җиткерә алмагач, үзем дә наркотиклар саткаладым. Кеше белән тыныч кына сөйләшә дә алмаслык хәлгә килдем. Күрше-күлән миңа чирканып карый иде. Бер наркоман дустым үлде. Кайберсе төрмәдә утыра, күбесе кешелектән чыктылар. Минем язмыш, шөкер, мәрхәмәтлерәк булды. Тернәкләндерү үзәгендәге бер белгеч: “Наркотик авыруы ул черек теш кебек, башта сиздерми, аннан үзәкне өзеп, китереп-китереп кыса”, – дигән иде. Мин шул сызланулардан котыла алдым бит дип сөенәм. Ә иң яхшысы, тормышны сыра, аракы, наркотиклардан башламыйсы булган да бит... Үкенечләр күп инде ул.
Белгеч сүзе
Илдар Таҗетдинов. Республика наркология диспансеры баш табиб урынбасары:
– Республика тернәкләндерү үзәкләрендә ел саен алкоголизмнан һәм наркоманиядән 2 меңнән артык кеше тернәкләнү уза. Спартак урамындагы тернәкләндерү үзәге 20 бюджет урынына исәпләнгән. Синтетик наркотиклар – спайслар кешенең психикасына бик нык тәэсир итә, нерв системасын какшата, организмны параличлый. Кеше аңын югалтып егыла, күрүе начарлана, бавыр, ашказанына зыян килә. Соңгы елларда бер үк вакытта наркотик та, алкоголь дә кулланучылар артты. Ягъни болар – үзләре наркоман да, алкоголик та. Аларны бәйлелектән чыгару шактый авыр. Безнең кулга килеп эләккәндә барысы да диярлек эшсез була, йә үз теләкләре белән киткәннәр яки тәртип бозганнары өчен куылганнар. Бары 5-10 проценты гына эшли, укый. Наркомания хәзер авылларга да үтеп керде. Һәр районда бер-ике булса да, наркотик бәйлелек буенча исәптә торучы бар.