|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2015 Фаҗига
Чаллыга кайтып баручы ир-ат машинасы белән елгага төшеп үлгән52 яшьлек Гөлүс Фәрхетдиновның үле гәүдәсе табылды. Ул 29 сентябрьдә Иске Имән авылыннан Чаллыга эшкә киткән җиреннән юкка чыккан иде. Аның "Nissan Qashqai" автомобиле елгада табылган. Фаразлар буенча, ул идарәсен югалтып, машинасы белән елгага төшеп киткән. Исегезгә төшерәбез, бу инде соңгы атнада автомобиль белән елгага төшеп үлүнең Татарстанда өченче очрагы. Башта фура белән Чаллы кешесе нократ елгасына төшеп үлгән иде. Аннары Актанышта 7 егетнең үле гәүдәсе табылды.
--- |
Иң күп укылган
|