|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2015 Фаҗига
"Уаз"да берьюлы батып үлгән 7 егетнең берсенә нибары 18 яшь булган (ФОТО, ВИДЕО)Актанышта 7 ир-атның фаҗигале рәвештә машина эчендә суга батып үлүенә җәйге резина сәбәп булган. Моны Татарстанда ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хәбәр итте. «УАЗ» фургонының тәгәрмәчләре җәйге резинадан булган, машина йөртүче исә идарә итүдә контроль югалткан - бу сәбәпләр фаҗигага китергән дә.
Вафат булучыларның иң өлкәне 1984 елгы булса, иң кечкенәсе 1997елгы икәнлеге билгеле. Бүгенге көндә барсының да шәхесләре ачыкланган. Үлгән егетләрнең берсенә исә нибары 18 яшь. Ул Актанышның үзендә гомер кичергән.
Фото: aktanysh-rt.ru.
Видео: Татарстан Эчке эшлэр министрлыгы матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|