|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2015 Фаҗига
Төнге юлда һәлакәт: никахка баручы кияү егете үлгән (ФОТО)Коточкыч һәлакәт 9 октябрь кичендә Башкортостанның Дәүләкән шәһәреннән ерак түгел урында булган. Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, "Лада Гранта" автомобиле алда барган машинаны узарга чыга һәм югары тизлектә йөк ташучы "Газель"гә бәрелгән. Узып баручы башка машиналардагы кешеләр тизрәк ярдәмгә ашыккан, ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Әлеге һәлакәт турында социаль челтәрләр аша да актив рәвештә фикер алыштылар. Аңлашылганча, вафат булучыларның берсе – Миәкә районында яшәүче Азат исемле егетнең никахка барышы булган. 10 октябрьдә сөйгәне белән кавышасы урында, бер көн узгач егетне соңгы юлга озатканнар.
--- |
Иң күп укылган
|