12.10.2015 Милләт
Түбән Новгородта Советлар Союзы Герое Абдуләхәт Әббәсовка бюст ачтылар
Т.Новгород өлкәсе Пильна районы Яңа Мочалида күренекле авылдашлары – Советлар Союзы Герое контр-адмирал Абдуләхәт Үмәр улы Әббәсовка (1929-1996) бюст ачтылар.
Ул гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1946 елда Сергей Киров исемендәге Ленинград юнгалар мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, хәрби- диңгез әзерлек училищесында укый, урта белем ала. 1950 елда су асты йөзү Югары хәрби-диңгез училище-сына керә һәм аны 1954 елда уңышлы гына тәмамлый.
Абдуләхәт Әббәсовның хәрби хезмәте тулаем Төньяк флот белән бәйле. Ул дизель су асты көймәсенең мина-торпедо өлеше командиры, көймә командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. Аннары атом су асты көймәсе командирының баш ярдәмчесе була. Ә инде 1962 елдан үзе атом су асты көймәсе белән җитәкчелек итә.
1981 елда хәрби бурычын уңышлы үтәгән өчен I ранг капитаны Абдуләхәт Әббәсовка Советлар Союзы Ге¬рое исеме бирелә һәм 1983 елда ул контр-адмирал дәрәҗәсенә лаек була. 1983 елдан алып, 1988 елга кадәр СССР Хәрби-диңгез флотының (ВМФ) сугышчан әзерлек бүлеген җитәкли, Мәскәүдә җирләнгән.
Бу мәгълүматлар газетабызның беренче һәм хөрмәтле редакторы Рифат абый Ибраһимовның “Нижгар татар¬лары. Биографик сүзлек” китабыннан алынды.
Яңа Мочали¬да булган шушы тарихи вакыйгага кайтканда, Советлар Союзы Герое Абдуләхәт Әббәсовка бюст ачу тантанасына Пильна районы башлыклары Виктор Козлов белән Сергей Бочканов, районның сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Надежда Завьялова, крайны өйрәнү музее директоры Алексей Помчалов, районның хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе, отставкадагы II ранг капитаны Әнвәр Саберов, районның хөрмәтле граж¬данины Нәим Абдуллин, шулай ук Петрякс һәм Сафаҗай авылларыннан да делегацияләр бар иде. Ә истәлекле чараны Яңа Мочалиның авыл советы депутаты Абдулхак Әбельханов алып барды һәм берен¬че итеп сүзне авыл мулласы Равил хәзрәт Шамуковка бирде. Ул сугыш кырыннан кайтмаучы авылдашлары һәм дә Советлар Союзы Герое рух¬ларына Коръән-шәриф сүрәләре укыды, дога кылды.
Район башлыклары шундый Ге¬ройлар белән горурланырга чакыр¬дылар, киләчәк буынны патриотик рухта тәрбияләүдә аларны мисал итеп күрсәтергә кирәклеген ассы¬зыклап үттеләр һәм Виктор Ивано¬вич Козлов якташ Героебыз бюстын ясаучы Хафиз Әхмәтҗановка Рәхмәт хаты тапшырды. Аларның сүзләреннән аңлаганыбызча, милләттәшебез Абдуләхәт Әббәсов Пильна районының унынчы Герое булып тарихка керде.
Шушы бюстны булдыру инициа¬тивасы белән чыккан Әдхәм (Аду¬гам) Аймалетдинов үз чыгышында бер кызыклы вакыйганы искә алды. Мәдәнә мәктәбе каршында эшләп килүче Нижгар татарларының эт¬ник музеен булдырган мәрхүм Фәрит Беляев район газетасында Әббәсов турында бик эчтәлекле һәм гыйбрәтле материал басты¬рып чыгара. Шунда якташ Герое¬бызга туган авылында һәйкәл төзү кирәклеген дә әйтеп уза һәм бу тәкъдимне Әдхәм абый күтәреп ала, аны тормышка ашыру инициа¬тивасы белән кайнап йөри башлый. Әтисенең бу адымын, идеясен До¬модедовода яшәүче улы Рәшит тә хуплап чыга һәм һәрьяклап ярдәмен ышандыра. Шулай итеп, аталы- уллы Аймалетдиновлар мәрхүм Фәрит Абдрахмановичның үтенечен канәгатьләндерделәр һәм бу көнне Абдуләхәт Әббәсов белән аның рухы да шатлангандыр.
- Герой авылдашыма бюст бул¬дыруны оештыру эшен бик теләп башкардым, чөнки мин үзем дә диңгез флоты офицеры һәм аның исемен мәңгеләштерүне үземнең гражданлык бурычым дип кабул иттем, - дип сөйләде үз чыгышын¬да Рәшит Аймалетдинов.
Бюстны тасма кисеп тантаналы рәвештә Әдхәм абый Аймалет¬динов, Нәим абый Абдуллин һәм районның җирле үзидарә башлы¬гы Виктор Козлов ачтылар, мәктәп укучылары чәчәкләр, ә районның су асты диңгезчеләре венок куйдылар.
Олег ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ --- | 12.10.2015