|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2008 Могҗиза
БҮГЕН ИКЕЛӘТӘ ФЕДУЛ КӨНЕРусларның бүген Федул көне. Халык сынамышларына багышланган сайтларда болай дип язылган: “Сегодня день Федула Ветренника. Пришел Федул - тепляк подул”. Ә ни өчен фотода журналист Фирдүс Гыймалтдинов диярсез. Чөнки Фирдүснең бүген туган көне. Абзыйга 28 яшь сукты. Фирдүс белән халык сынамышы арасында нинди бәйләнеш барлыгын беләсегез килсә, “тычканыгызның" сул төймәсенә басыгыз. Фирдүс КДУның Журфагында 8 ел уку дәверендә аңар Федул дигән кушамат тагылып калган. Кайбер сабакташларының лексиконында бу сүз әле дә саклана. Ни өчен Федул? Моны хәзер берәү дә искә төшермәс. Күрәсең, Фирдүс дигән исемнең русча “тәрҗемәсе” булгандыр инде бу. Бүген 18 апрель – рус халык сынамышлары буенча Федул көне. Һәм шул ук вакытта Фирдүснең туган көне дә. Менә шундый очраклылык. Шундый могҗиза.
“Матбугат ру” Фирдүс Гыймалтдиновны чын күңелдән туган көне белән һәм... Федул көне белән котлый!
P.S. Федул көне турында интернет ни ди: * “До этого дня еще вполне вероятны морозы. Но в дальнейшем власть зимы уже утеряна на долгое время. День бывает либо солнечным, либо дождливым”
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|