|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2015 Язмыш
Кадерен белмәгәнмен...Эшем буенча очрашуга бардым. Әңгәмә озакка сузылды. Вакыт узганын сизми дә калганмын. Сәгать телләренә күз төшергәндә, кичке ун тулып киткән иде инде. Такси чакыртмыйча чарам калмады. Озак көттермәде, ике минут дигәндә машина да килеп туктады. Йөртүчесе бигрәк ачык кеше булып чыкты. Әйтерсең, рольләр алышынды. Журналистларны да уздырып, сорау арты сорау яудыра башлады бу. Татар кешесе, Рамил исемле икән. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап алып бетергәч, тормышы турында да сөйләп куйды. Тыштан бик бәхетле кеше булып күренсә дә, йөрәге тулы сагыш, әрнү икән үзенең.
Күзләремә карап торган улым, кызым алдында оят иде. Әлфияне соңгы юлга да озата алмадым. Ул үлгән көннән соң кулым эшкә бармады. Күңел төшенкелегенә бирелдем. Яшәүнең мәгънәсе Әлфия булганын аңладым. Бер генә кеше дә кирәк түгел икән миңа. Шулай итеп, 20 ел ялгыз яшим. Улым өйләнеп, кызым кияүгә чыгып, оныклар сөям. Шөкер, балаларым кире какмады. Әниләре үлгәч, миңа терәк булдылар. Әлфияне сагынмаган минутым юк. 20 ел узса да, әле һаман да төшләремә керә. Бары аны гына яратканмын икән мин, – дип сөйли ул. – Хатынымның биш еллыгын уздырырга йөргәндә, бер китап арасыннан хат килеп төште.
“Мин төш күрдем. Яныма үлгән әбием килде. Балам, гомерең бетеп килә синең. Озак яшисең калмаган, диде. Мин үләсемне үзем дә сизәм. Тик менә балаларым кала. Яшәвемнең мәгънәләре алар иде бит. Нидән авырганымны да белмим. Анализларым әйбәт бит. Әллә күз тигән инде, әллә Рамилнең ташлавын күтәрә алмыйм микән? Яратам бит үзен. Ул гына белми, тыңламый, кире кайтмый”, – дип язылган иде. – Яныбызда булганда кадерли белмибез икән ул. Тормышта үкенмәслек итеп яшәргә кирәк иде дә бит... Шул хаталарым өчен гомер көземә авыр сагыш белән кереп барам. Әлфиянең соңгы хаты тынгы бирми. Акчам да җитә, сәламәтлегем дә борчымый. Тик күңелдә авыр тойгы яши. Шуңа күрә, кешеләр белән сөйләшеп бушаныйм дип, такси йөртергә чыктым, – ди ул. – Ничек итеп җанга тынгы табарга соң?
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|