|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2015 Җәмгыять
Казанда буран, кар һәм көчле җил булуы фаразланаЯкын көннәрдә Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак, урыны белән кыска вакытлы буран булуы көтелә. Төнлә термометр баганалары минус 5 градуска кадәр төшәчәк, көндез температура 2 градус җылы белән 3 градус суык арасында тирбәләчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килүе ихтимал. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг ясау идарәсе һава шартларының начараюы турында кисәтә: 9-нчы октябрь төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән бураннар булуы көтелә, кар һәм бозлавык фаразлана. Шулай ук синоптиклар секундына 15-20 метрга кадәр, Казанда секундына 18 метрга кадәр көнбатыш җиленең исәчәк дип җиткерәләр.
--- |
Иң күп укылган
|