поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.10.2015 Икътисад

Кредит алу шүрләтәме?

1 октябрьдән Россиядә физик затларның банкротлыкка чыгуы турында закон үз көченә керде. Банкка кредитын түләп бара алмаган затлар хәзер әлеге закон нигезендә үзен банкрот дип игълан итәргә хокуклы. Бу кагыйдә бөтен төр кредитларга да кагыла. Тик үзеңне банкрот дип игълан итүнең берничә шарты бар.

Моның өчен физик затның банк алдында 500 мең сумнан артыграк бурычы булып, аны, ким дигәндә, өч ай дәвамында түләмәгән булырга тиеш. Моннан тыш ул судка бурычларын кайтарырга мөмкинлеге булмавын да дәлилләргә тиеш булачак. Ә сез кредит алудан шүрлисезме?

Руслан АЙСИН, сәясәт белгече:

– Мин шәхсән кредит алуга тискәре карыйм. Ул бү­генге капитализмның бер чире булып тора. Сер түгел, кре­дитлар безнең халыкны кабалага батырды. Шуның аркасында күпме кеше кайгы күрде. Банклар кешенең язмышына битараф бит. Алар өчен акча суыру гына мөһим. Миңа калса, банклар – җи­наятьчеләр, чөнки ачыктан-ачык кешене, халыкны талыйлар. Хәтта дәүләт тә кайвакыт бернәр­сә дә эшли алмый. Шәхсән үземнең кредит алганым юк, әмма ипотекам бар. Аны да алмас идем, тик башкача фатир сатып алып булмый, миллионнарым юк. Физик затларның банкротлыгы турындагы законга килгәндә, ул канунга уңай карыйм, хуплыйм. Башка юл юк, банк­ларның, финанс учреж­де­ниеләренең хокукларын ки­метергә кирәк. Чыннан да, банкларның процент ставкалары зур, андый ставкалар беркайда да юк. Әле бит яшерен процент дигән нәрсә дә бар. Бу закон кабалага эләк­кән кешене аз булса да яклар, минемчә.

Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы:

– Ислам динендә кредитка акча бирү зур гөнаһ санала. Аның ярдәмендә ке­шегә бер тиен акчаны бурычка бирү дә үз әниең белән зина кылуга ук тиң­ләнә. Бу очракта бурычка акча бирүче генә түгел, аңа ярдәм итүче дә гөнаһлы. Кредитка акча алучылар нәкъ менә шул булышучылар була да инде. Мө­селман кешесенең, гому­мән, мондый проблемасы булырга тиеш түгел. Исламда кре­дит түгел, бурычка акча алу да – гөнаһ. Ачтан үләм ди­сәң, бик көчле авыруың булып, дәвалану өчен акча ки­рәк бул­ганда гына бурычка ке­рә аласың. Кеше бит күп очракта үзенә әллә ни кирәк булмаган, артык мох­таҗлык ки­чер­мәгән әйбер­ләр сатып алырга ярата. Шул теләге аркасында үзе үк зыян да күрә.

Алинә ДАУТОВА, җырчы:

– Акчаң булмаса, аласың инде, кая барасың. Тик кредит дигән әйбернең бит әле процентлары да бар, ике­ләтә түләргә туры килә. Шәх­сән үзем­нең, Аллаһка шө­кер, әле­гә кредит алганым юк. Үзебез түләргә тырышабыз. Үзе­бездә булмаса, йә дуслар, йә әти-әни­лә­ре­без булыша. Бурычка акча алганчы иң элек акчаны җыям, аннан соң гына үземә ки­рәкле әйбер алам. Шулай яшәү тынычрак.

Ришат ХАҖИЕВ, “Күңел” радиосы ди-джее:

– Бурычка кермәсәң, яхшы, әлбәттә. Илебездә кредит алмаган кеше юктыр инде ул. Түләп бара алачагыңа йөз процент ышансаң, кредит алуның куркынычы юк, билгеле. Шулай да алдын-артын уйлап эшләргә кирәк. Шәхсән үземнең кредит алганым бар. Тиздән аны түләп тә бетерәбез инде, Алла боерса. Тик тагын кредит алырга исәбем юк.

Рамил МӨХЕТДИНОВ, укытучы (Арча):

– Кредит алудан шүрлә­мим шүрләвен. Кредитым бар, төзелеш алып барам. Шунсыз булмый. Тик кредиттан никадәр ерак бул­саң, шулкадәр яхшырак дип уйлыйм. Ул булмаса, тынычрак бит! Гомумән, бездәге кредитлар ислам кануннарына туры килми. Шуңа да язмы­шыңны кредит богавына бәйләп куй­масаң, фанилыкта да, бакыйлыкта да җавап бирү азрак булачак.


---
Ватаным Татарстан
№ 147 | 06.10.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»