|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2015 Җәмгыять
“Тавышы юк, булмас та...” (Фердинанд Сәлахов белән ИНТЕРВЬЮ)Ихласлык. Уйлаганыңны уеп әйтү. Бөтен барлыгыңны сәнгатькә багышлау. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховка әнә шундый сыйфатлар хас. Әңгәмәдә җайсыз яклардан качарга тырышмыйча, туры җавап биреп, ул моңа тагын бер кат инандырды. – Бер әңгәмәдә, әни гомер буе җырлады, дигән идегез. Аның яратып башкарган җыры репертуарыгызда бармы? – Бала чакта беркадәр Мәскәүдә торгансыз. Ничек уйлыйсыз: башкалада яшәп калсагыз, язмышыгыз нинди булыр иде икән? – Урыс булган булыр идем. Әти, Мәскәүдән балалар урыслаша дип, кире авылга кайтып китте дә бит инде. Әби, мине урамга алып чыккач, татарча сөйләшмәсен дип, авызны томалап тора иде. Татар икәнеңне белсәләр, кала малайлары, үртәп, күзне дә ачырмый инде. Мәскәү тормышы гаиләне мәзәк сүзләргә баетты. Анда ишекләр зур, кыңгырау биектә, малайлар урамга чакырырга килә дә ишеккә тибәләр. Әби: “Кто надо?” – дип кычкыра. Бу сүз бездә әле дә саклана. Үзебезнекеләр ишек какса: “Кто надо?” – дибез. Моны, әлбәттә, без генә аңлыйбыз. Мәскәүдә калсак, язмыш башкача булган булыр иде. Шундый чаклар була: татар булып туганыңа үкенәсең. Бер-береңә ярдәм итәсе урынга, бар көчләре белән батырырга азапланганнарын күздә тотып әйтүем. Мин медицина университетында, соңыннан консерваториядә укыдым. Остазлар арасында башка милләт вәкилләре күп иде. Алар үстерергә, укытырга тырышты. Язмышымда үз баласы кебек караган остазларым – Зөләйха Хисмәтуллина, Нияз Даутов кебекләре дә булды. Ләкин алар янәшәсендә кара эчлеләре дә шактый иде. Шундый очракларда, Мәскәүдә генә калган булсам, бу тавыш белән күбрәккә ирешелгән булыр иде, дип тә уйлап куям. Әмма бу – гомер эчендә бер-ике мәртәбә генә булган мизгел. Мин язмышымнан канәгать. – Медицина белеменең тормышта кирәге чыктымы? – Булган белем беркайчан да зыян итми. Бигрәк тә белем практика белән ныгытылса. Хастаханәдә алты ел эшләдем. Шул ук вакытта консерваториядә дә укыдым. Медицинага укыйсы килгәннән барып кермәдем. Аптыраганнан гына. Әмма моннан барыбер китәм, җырчы булам дигән ышаныч зур иде. Беренче курста студентлыкка кабул итү бәйрәме була. Мин шунда җырладым. Медицина студентлары хорын оештырган консерватория укытучылары шунда ук шәйләп алдылар һәм, синең урының монда түгел, консерваториядә, диделәр. Ике айдан соң консерваториягә бардым. Минем җырлавымны тыңлаган ректор Нәҗип Җиһанов: “Мин бүгеннән кабул итәргә әзер, тик сине армиягә алачаклар. Ә безнең хәрби кафедрабыз юк. Анда да белемең өзелә, монда да укып китә алмаячаксың. Әлегә укуыңны өзмә, әмма армиядән туп-туры монда кайтырсың”, – диде. Шулай булып чыкты да. – Кайвакыт “юк” дигән сүз максатка ирешүдә трамплин була ала. Сезгә дә бит 10 нчы сыйныфта укыганда, тавышы юк, булырга да мөмкин түгел, дигәнне ишетергә туры килгән. – Ул җырчы бер миңа гына түгел, бик күпләргә шулай әйткән. Мин хәзер аның исемен әйтеп, үчләшәсем килми. Үлгән ишәккә тибү белән бер булыр иде бу. Буласы булган, ялгыш юлга кереп кителгән инде. Чыгарылыш имтиханнары башланмаган иде әле, Казанга барып, тавышыма бәя аласым килде. Тавышы юк, булырга да мөмкин түгел, дигәнне ишеткәч, ышандым, башка юлны сайладым. Ярты елдан исә бөтенләй башка төрле бәя бирделәр. Шул арада булмаган тавыш чыга алмый бит инде. Миңа хәзер төрле бәйгеләрдә жюри булып эшләргә туры килә. Баланың тавышы аның авызын ничек ачуыннан ук беленә. – Кешелеклелек турында сүз чыкканда Сез һәрвакыт профессор Зөләйха апа Хисмәтуллинаны телгә аласыз. – Ул безгә вокал мәктәбе генә бирмәде. Хикмәт шунда: консерваториядә бик күп тавышларны бозалар иде. Мин үзем дә аңа тавышым бозылганнан соң килдем. Башта Михаил Кольцовта укыдым. Аңарда Миңгол Галиев, Мөнир Якупов, Юрий Петров кебек шәхесләр укыган. Аның үз үзенчәлеге, алымы бар. Минем очракта бу алымнар файдага булмады. Бик югары ноталар белән килгән идем, укытучы тавышымны төшереп бетереп, бөтенләй җырлый алмас хәлгә килдем. Ул мине Нәҗип Җиһановка алып кереп, хәлне аңлатты. Ректор Зөләйха апага борылды да, үзеңә аласыңмы, дип сорады. Ул исә, һич икеләнмичә, алам, дип җавап бирде. Ә бозык тавышны төзәтү бик авыр. Яңабаштан башлау белән чагыштырып та булмый аны. Бу бит табигый тавышны югалту, яңасын үзләштерә алмау дигән сүз. Өстәвенә бәла килеп чыкты. Хастаханәдә эшләү өстенә, урам җыештыручы булып та урнаштым. Эш күп, авырый башладым. Миннән Казан табиблары баш тартты. Үлемгә хөкем иткәннәр икән, дим эчтән генә. Ә Зөләйха Гатаулловна, хәлемне күреп, кулымнан җитәкләп диярлек Опера театрына алып керде. Ялынып, фониатрга ияртеп, Мәскәүгә озатты. Тамактан шешне кисеп алу – бер яктан, чирдән котылу, икенче яктан, бөтенләй тавышсыз калу дигән сүз. Яңадан сөйләшергә, аннары җырларга өйрәнергә туры килде. Билгеләрем әйбәт булса да, мин хәзер авыру студент бит инде. Зөләйха апа бөтен укытучыларны: “Ул әле җырлаячак”, – дип кисәтеп куйды. Аңа исә: “Ташла син аны, бернәрсә дә килеп чыкмаячак”, – дип акыл бирүчеләр дә җитәрлек булды. Нияз Даутов та күңелне үсендергән иде. Мин беркайчан да җырлый алмаячакмын дигәнгә, җырлыйсың, син әле үзеңнең бөтен мөмкинлекләреңне белеп бетермисең, дип өметләндерде. Зөләйха Хисмәтуллина исә минем ише авыр студентларны үз классына җыя һәм, җырлыймы-җырламыймы, һичюгы педагог булыр дип, дипломга кадәр укыта иде. Моның өчен аңа күп эләкте. Хисмәтуллина укучылары начар җырлый дигән сүзне күтәрде. Вокалдан бигрәк, кешелеклелек сабагын бирде ул безгә. – Без үзебезне, килер бер көн, өч ноталы, бер күзәнәкле җырлар онытылыр, мәгънәлеләре генә калыр, дип юатабыз. Әлегә нәкъ менә арзанлы җырлар артканнан-арта. – Идеология булмау бәласе бу. Әдәбиятның нигезендә Тукай теле ята дип әйтергә яратсак та, Тукай телендә сөйләшмибез дә, язмыйбыз да бит. Арзаная, җиңеләя барабыздыр инде. Бу заманның җыры бер күзәнәкле. Сугыш вакытында патриотик җырлар җырладык, партия килде – аның турындагысын ятладык. Бүген ярата-яратмый дип өзгәләнәбез. Әйтерсең, башка бер проблема да юк. Милләт кайгысы да беткән, туган тел дә... Анык бер сәясәт булдырылмаса, һаман шулай барачак. Ә югалтулар шактый. Җыр сәнгатендә генә түгел ул. Урам исемнәрен татарчалаштырабыз дидек, булдыра алмадык. Татар мәктәпләре ачабыз дидек, ачылганнары кире ябылып бетте. Татар авылларына барып концертлар куя алмыйбыз. Авылларда, булса, нибары 50-60 кеше яши. Юл чыгымнары табыштан 10-15 тапкыр зуррак булганда, авылларга барып концертлар оештырып йөреп булмый. Җырчыга бит авылга чыгарга берәү дә ярдәм итми. Төшенкелеккә бирелергә кирәк түгел. Әмма тормыш фактлары шундый, аларга күз йомып булмый. – Сезнең репертуардагы җырлар тирән мәгънәле, эчтәлекле. Димәк, сүзнең көченә игътибар итәсез. Аның бар яхшысы, бар яманы. Авыр сүзләрне ничек кичерәсез? – Адәм баласына һәрвакыт җылы сүз кирәк. Каты сүзне кайбер кеше үткәреп җибәрә белә, кайсы йөрәгенә салып куя. Үземне җебек дип санамыйм. Шулай да, нинди генә көчле кеше булсаң да, авыр сүз ишетәсе килеп тормый. Аны ишетмәс өчен барысын да эшлим. Начарлык эшләмәскә, каты бәрелмәскә, итагатьле булырга тырышам. Авыр сүз әйтүчегә дә, ишетүчегә дә бер төрле тәэсир итә, күңел тынычлыгын ала. Минем каты сүз әйткәнем бар, үземә дә авыр булды. Чөнки әйткән сүз үзеңә кире әйләнеп кайта ул. Пычак ярасын төзәтергә мөмкин, сүз ярасын төзәтү авыр. Хатынымның әнисе, каенанам мине бик ярата иде. Авыргач, аркасына салып Ульянга алып кайтып китте. Мәскәүгә операциягә киткәндә кайгырып елап калды. Шунда икенче бер туганы күреп, нәрсә елап утырасың, оныт инде син аны, яман авырудан берәүнең дә исән калганы юк әле, дигән. Шул кеше белән 22 ел аралашмады. Әни, ярар инде, оныт, дип үгетләсәм, юк, ул минем аркама пычак белән кадады, дип әйтә иде. Сүзнең көченә бер мисал бу. – Авыр вакытта нәрсәгә таянасыз? – Аллага һәм үземә таянам. Ходай Тәгаләнең ярдәменә, үземнең көчемә ышанам. Һәр авыруның дәвасы – үзеңдә. Кулыңны күкрәгеңә куеп, җаныңның чыкканын көтеп ятсаң, билгеле, аягыңны сузасың. Ә инде үзеңдә көрәшергә көч тапсаң, минем әле яшисем, балаларымны аякка бастырасым, оныкларымны күрәсем, җырлыйсы җырларым бар дип үзеңне эчтән ныгытып торсаң, яшәү уты дөрләп китә. Әлбәттә, Ходай Тәгалә һәм медицина ярдәме белән. – Сәхнә бит әле ул бик чиста җир дә түгел, көнләшүчеләре, пычрак атучылары да була. – Табигый хәл, булырга тиеш. Кеше бит доллар түгел, долларны гына бөтенесе ярата. Тамашачы арасында, йә нәрсә белән шаккатыра аласың инде, дип утыручылары да шактый була. Аларны да ихласлыгың, тәҗрибәң, тавышың, моңың белән җиңәсең. Менә шул киртәләрне үтә алсаң, син инде – сәнгатькәр, син – артист. Дошманлык, хөсетлек бар икән, анысы синең проблема түгел, алар проблемасы. Хөсетлек беркайчан да алга алып бармый. Ул кешене авыруга сабыштыра. – Балалар, оныкларның җырчы һөнәрен сайлавын теләр идегезме? – Андый максат юк. Тели икән, балта остасы булсын. Ләкин сайлаганын яратып эшләсен, шуннан ләззәт алсын. – Алтмыш яшь үреннән нинди нәтиҗә ясадыгыз, ирешелгән кадәресеннән канәгатьме? – Мин – Кыз билгесе астында туган кеше. Болар – кәеф кешесе түгел, уйлап эш итә, алдан планлаштыра торган кешеләр. Дөрес, уйлый торгач, билгеле бер эшкә алынырга соңга калган чаклар да була. Андый чакта ни өчен барып чыкмады әле бу эш дип анализлыйсың, нәтиҗәсен күңелеңә салып куясың. Алга хәрәкәт иткәндә, артта калган гомереңә нәтиҗә ясап барырга кирәк. Нәтиҗә бик әйбәт тә, кайгырырлык та түгел. Начарлык эшләмәгәнмен, хәсрәт китермәгәнмен. Якыннарым миннән канәгать, горурлык хисе кичерәләр. Илемә, җиремә мөмкин кадәр хезмәт итәргә, яхшылык эшләргә тырыштым. Кайда да авыл баласы, Апас районы, Чүрибураш авылыннан чыкканлыгымны яшермим. Ләкин эшли алырлык эшләрнең бик күбесе эшләнмәде. Бусы минем гаебем белән түгел. Сәясәт үзгәрде, зур оркестрлар белән эшләү мөмкинлеге чикләнде. Андый мөмкинлекне тезләнеп сорарга кирәк. Алтын фондта җырлар булса да, бүген инде дәүләт заказлары юк. Без – әле дә үз көчебез белән, үз акчабызга тырышып эшләп йөрүче кавем. Ярый миндә тырышлык бар, ә бит күңеле сүрелеп төшеп калган, онытылган шәхесләр күпме! Төрки дөньяда татар эстрадасы артта калды дибез икән, моңа үзебез гаепле. Казахстанны гына алыйк. Анда урамнан кергән җырчы да инструменталь ансамбль белән чыгыш ясый. Профессионаллар оркестр белән эшли. Бу бит – нинди яңгыраш, күпме мөмкинлек дигән сүз. Без үзебезне синтезатор дигән арзанлы япон тактасына бәйләп арзанайттык.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|