|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2015 Җәмгыять
Татарстанда буран, юеш кар һәм бозлавык булуы көтеләТатарстанда, 7-сеннән алып 11-нче октябрьгә кадәр һава торышының берникадәр бозылуы көтелә. Явым-төшемнәр явачак, 8-нче октябрь көнне көнчыгыш районнарда көчле явым-төшемнәр; буран булуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг ясау идарәсе хәбәр иткәнчә, төньяк-көнчыгыш җиленең төньяк-көнбатыш җиленә күчеп, секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе, ә 8-нче һәм 9-нчы октябрьдә секундына 22 метрга кадәр көчәюе көтелә. Шулай ук вакытлыча кар катламы барлыкка киләчәк, юлларның аерым участокларында – бозлавык. 7-нче октябрь көнне һава температурасы төнлә +4 градустан минус 1 градуска кадәр булачак, көндез исә 1-6 градус җылы булыр дип фаразлана. Аннары температура +2 – минус градуска кадәр төшәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|