поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.10.2015 Ир белән хатын

“Хан кызы түгел, тоткын булдым”

Гыйбрәтле язмышлар турындагы язмаларны укып барам. Күптән түгел “Сине рәнҗеткән өчен бу” дигән язма басылган иде. Шуны кат-кат укып чыктым. Йөрәгем урыныннан кузгалды. Ике төн йоклый алмадым. Кайчандыр тормышымда булган вакыйгалар җанымны әрнетеп искә төште.

Яшь чак. Бер оешмага эшкә килдем. Җитәкчедән барлык хез­мәттәшләрем дә зарлана иде. “Бары үзе турында гына уйлый, башкаларны аңламый торган кеше”, – диделәр аның хакында. Көн­нәр­дән бер көнне мине эшемнән алып, сәркатибе итеп куйды. Ул вакытларда эшсез калу куркынычы зур иде. Авылда авыру әниемне карыйсым бар, ризалаштым. Әни­гә атна саен дару кайтарырга кирәк, кайчак хаста­ханәгә салам, анда да акчасыз булмый. Җитәк­ченең сүзен тың­ларга, башны ияргә булдым.

Яңа ел кичендә зур бәй­рәм уздырдык. Менә шул вакытта Нияз миңа гашыйк икәнен әйтте. Моңарчы аны өйләнгән­дер, гаи­ләсе бардыр дип уйласам, ялгышканмын икән. “Синнән башка кеше миңа риза булып тора да алмас. Чык кияүгә. Өйдә хан кызы кебек утыртам үзеңне”, – диде ул. Артыгын уйлап тормадым – риза булдым. Шул көннән мәх­шәрле тормышым башланды да инде.

Эштәге Нияз белән өйдәгесе бик нык аерыла башлады. Сугып та җибәрә, үз сүзеңне әйтергә ярамый. Авырлы икәнне белгәч тә: “Минем акчама кызыгып, бала алып кайтасың”, – дип күңелне төшерде. Гади авыл кызы булсам да, горур идем. Бар киемнәремне җыеп чыгып киттем. Ә ул мине эзләп тапты. Өйгә кайткач, кабат тавыш чыгарды. Тагын чыгып китсәм, барыбер эз­ләп табасын әйтте. Түзеп яшәргә булдым. Ә ул шушы хәлләрдән соң, өйгә сирәк кайта торганга әйләнде. Улыбыз тугач, аның елавын сәбәп итеп, икенче фатирына күчеп китте. Хезмәтче һәм тоткын хәлендә идем. Ә бервакыт баламны кү­тәреп өйдән чыгып качарга булдым. Дус кызымда бер ай яшә­дем. Тик ирем мине тагын эзләп тапты. Өйгә кайткач, тагын шул хәлләр.

Аның миңа китереп сукканын гына хәтерлим, уянганда хас­та­ханәдә идем. Әле ниндие – юләр­ләр йортында! Андагы ке­ше­ләр­не күрүгә, каз тәне чыкты, йөрә­гем шартлый дип торам. Күземне генә ачмакчы булам, тагын йок­лап китәм. Шулай бик озак яттым. Биредә пешекче булып эшләүче Фирая апа коткарды мине. “Кызым, әйдә миңа чык”, – диде ул. Шулай итеп гаи­ләсез калдым. Сабыемны күрергә тилмереп 15 ел яшәдем. Ирем ми­не башка эзләмәде. Әмма ба­ламның исән икәнен, аны иремнең әнисе үстергәнен белеп тордым. Күренергә курыктым. Бары ике ел элек кенә әлеге йортка атлап керергә батырчылык иттем. Чөнки дус кызым ирем­нең параличланганын әйт­те. Возможно заинтересует вас вавада клуб, где можно хорошо отдохнуть в выходные дни.

Мин килгәндә биредә табиб­лар кайнаша иде. Ниязның хәле авыраеп киткән икән. Табиблар: “Бер-ике ай гомере калган”, – дип чыгып китте. Янына кердем. Ул түшәмгә карап ята. Әйтәсе сүзен дә әйтә алмый. Ишарәләп нидер күрсәтә, аңлап булмый. Ә минем аңа карата булган нәф­рәтем барыбер кимемәде. Аны гафу итә алмадым. Ярый әле, улым аңлады үземне. “Әнием, мин синең барлыгыңны белеп яшәдем. Килерсең дип көттем”, – диде ул. Ә ике айдан әтисен җирләдек. Кайчандыр җир җи­мертеп йөргән Нияз 45 яшен дә тутыра алмыйча арабыздан китте. Бер карасаң, өстемнән йөк тә төшкән кебек булды, ә икенче яктан күңелдә авыр таш утырган кебек.

Зөлфия.
Түбән Кама


---
Ватаным Татарстан
№ 144 | 02.10.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»