поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.10.2015 Мәдәният

Яңа "Галиябану"дан ФОТОрепортаж

3 октябрь көнне, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 110 сезонның беренче премьерасы – Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча “Галиябану” спектакле уйналды. Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән “Галиябану” Камал театры тарихында әсәрнең 10нчы куелышы. Соңгы тапкыр ул сәхнәгә 24 ел элек куелган.

Мирхәйдәр Фәйзинең әлеге пьесасын беренче мәртәбә 1917 елны Оренбургта "Ширкать" труппасы сәхнәләштерә. Драма “Сәгъдәтбану” дип атала, тик Оренбург режиссеры Вәли Мортазин-Иманский автордан әсәрне төзәтеп язуын сорый. Шулай итеп, пьеса яңартылган форматта “Галиябану” исеме белән Оренбург тамашачысына тәкъдим ителә. Спектакльнең уңышы хакында ишетеп, “Сәйяр” труппасының сәнгать җитәкчесе Габдулла Кариев та әлеге пьесага алынырга була.

"Галиябану"ның премьерасы Казанда 1918 елның 7 апрелендә үтә. Төп рольләрне Әшрәф Синяева (Галиябану), Ситдыйк Айдаров (Хәлил) һәм Хәмит Күлмәмәт (Хәлил) башкара. Ихлас күңелле, әхлаклы яшь кыз образы тамашачы мәхәббәтен шундук яулап ала.

Шуннан соң “Галиябану” пьесасы Камал театры сәхнәсендә тагын сигез мәртәбә куела. Мәсәлән, 1952 елны ГИТИСның режиссура факультетын тәмамлаган Равил Тумашев М.Фәйзи драмасын диплом спектакле буларак сәхнәләштерә.

Галиябану, Хәлил, Исмәгыйль образлары күп кенә Камал артистларының иҗат башлангычы булып тора. Төрле елларда Галиябану ролен - Әшрәф Синяева, Сара Байкина, Рокыя Кушловская, Мәрзия Минлебаева, Рауза Хәйретдинова, Мәсгудә Хәйруллина һәм Илсөя Төхфәтуллина; Хәлил ролен – Ситдыйк Айдаров, Камал III, Уралский I, Хәким Сәлимҗанов, Ибраһим Гафуров, Дилүс Ильясов, Роберт Әбүлмәмбәтов һәм Рамил Төхфәтуллин; Исмагильне – Барый Тарһанов, Камал I, Хәмит Күлмәмәт, Хәким Сәлимҗанов, Шакир Шамилский, Һидәят Солтанов, Илшат Йомагулов, Әмир Камалиев башкара.

Соңгы тапкыр М.Фәйзи пьесасын Камал театры сәхнәсендә 1991 елны Празат Исәнбәт куя. Төп рольләрне Илсөя һәм Рамил Төхфәтуллинннар, Әмир Камалиев башкара.

Режиссер Илгиз Зәйниев тамашачыларга әлеге спектакльнең яңа куелышын тәкъдим итә. Галиябану ролендә – Гүзәл Гөлвердиева, Хәлил – Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Исмәгыйль – Алмаз Гәрәев.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

 


---
Камал театры
№ --- | 05.10.2015
Камал театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»