поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.06.2009 Ир белән хатын

ӨЙЛӘНҮ – ТҮГЕЛ СӨЙЛӘНҮ...

Бөтен Россия халык исәбен алуның соңгы нәтиҗәләре буенча, бүген бергә яшәүче өч миллион пар законлы рәвештә язылышмыйча гына ир белән хатын булып яши. Сөйгәнеңне пропискага кертеп мәшәкатьләнәсе юк. Уртак баланы тәрбия кылу мәсьәләсе исә шулай ук паспорттагы штампка карамый – ата-аналык хисе булмаса, рәсми никах кына балага карата мәхәббәт уята алмый. Шулай да, белгечләр фикеренчә, мондый гаилә проблемалары еш кына төптәрәк урнашкан була. Тәгәрмәчләрен тәгәрәтеп барган арба бер шыгырдап куйдымы, ул проблемалар юктан бар булгандай, өскә шундук калкып чыга.

Уртак милек

 

Рәсми никахның формуласы бик гади: аерылыша-нитә калсаң, бергә туплаган малны урталай бүлешәсең дә, шуның белән вәссәлам! Яки зуррак өлеш балалы якка кала. Ә менә штампсыз көе генә яшәүчеләр аерылышса, бу процесс сугыш кырын хәтерләтергә мөмкин. Бу хакта күпме кино, телетапшыру күрсәтелүгә дә карамастан, шәхси тормышларын дәүләт таләпләреннән аерым тотканнар уртак милеккә бәйле хаталарны еш кыла. Нәтиҗәдә аларның берсе өчен закон бөтенләй дә көчсез булырга мөмкин. Мондый очракта отышсыз калмас өчен, бергә яшәү һәм уртак хуҗалык эшләрен алып бару турында килешү төзеп була икән.

 

Килешүдә Гаилә кодексында ир белән хатын өчен язылган җаваплылыкларны теркәргә мөмкин. Мондый килешүне нотариус аша үткәргәннән соң, штамплы гаиләдән берние белән дә ким булмаган союз килеп чыга, ди юристлар. Әгәр дә инде законлы никахың була торып та, читтә башка берәү белән шундый килешү төзергә уйлыйсың икән, хәләл җефетнең моңа бөтенләй дә ризалыгы кирәк түгел. Иң мөһиме – килешүдәге таләпләр законга гына каршы килмәсен. Шунысы да бар: мондый килешүнең, уртак бала тууга да карамастан, Гаилә кодексына бернинди катнашы юк. Ул гражданнар хокукына карый. Килешүнең тагын бер кимчелеге: аны төзегән вакытта барлык милекне дә исәпкә алып, аның киләчәктә ничек бүленәчәген алдан күрә белергә кирәк.

 

Торак

 

Рәсмиләштерелмәгән көе яшәгән чорда бергә сатып алган телевизорга кемнең өлеше күбрәк кергәнне ничек тә булса исбатларга була әле. Моның өчен тиешле документ кәгазьләрен ташламыйча, җыеп кына барырга кирәк (кредитка алынганмы ул, кредит карточкасы белән түләнгәнме һ.б.). Ә менә торак мәсьәләсен алай җиңел генә хәл итеп булмаячак. Йорт яки фатир кем исеменә рәсмиләштерелсә, ул шуныкы булып санала да. Әгәр дә бу йортта яки фатирда бик озак еллар яшәп, сезнең биредә яшәгәнлегегезне күршеләр раслый алса да, торакка булган хокукны яклау бик авыр булачак.

 

Фатирга пропискага кертүнең шулай ук үз нечкәлекләре бар. Законлы рәвештә өйләнешкәннән соң, парыңны регистрацияләү күпкә җиңелрәк. Ә менә пропискадан төшерү, киресенчә. Әгәр дә штамп белән бәйләнмәгән кешене пропискага кертсәң, соңыннан аны бары тик суд аша гына "куып" чыгарырга мөмкин булачак. Законлы рәвештә аерылышканнан соң, пропискада булган ир яки хатын элеккеге гаилә әгъзасы булып санала. Шуңа күрә, аны үз ризалыгыннан башка да пропискадан төшерергә була. Әгәр дә гаиләдә 18 яше тулмаган бала булып, ана кешенең барыр җире булмаса, ир аны пропискадан төшергән вакытта яшәү урыны белән тәэмин итәргә тиеш. Өйләнешмәгән көе торак сатып алган очракта, кемгә күпме өлеш туры килгәнне килешүдә күрсәтергә киңәш итә белгечләр.

 

Балалар

 

Рәсмиләштерелмәгән никахтан туган баланың хокуклары башкалардан берние белән дә аерылмый диярлек. Шулай да проблемалар юк түгел. Әйтик, бала законлы никахтан туган вакытта, хатын-кызның ире автомат рәвештә баланың әтисе буларак билгеләнә. Штампсыз ир белән хатынга исә бала туу белән үк аталыкны ачыклау буенча ЗАГСка гариза язарга кирәк. Бу нечкәлеккә бармак аша гына карарга ярамый. Аерылышкан вакытта балага алимент түләтергә, мирас буларак калган милеккә дәгъва кылырга, шулай итеп баланың хокукын якларга мөмкин булачак. Мондый гаиләдә туган балага әни кеше үз фамилиясен биреп, документтагы әтисе дигән урынга бергә яшәгән иренең исемен теркәтә ала. Бу гамәл Гаилә кодексы тарафыннан тыелмаган. Әгәр дә ата-ана бу эшләрне вакытында башкармаса, аерылышканда баланың әтисе кем булуын бары тик суд аша гына исбатларга яки инкарь итәргә мөмкин булачак. Статистика мәгълүматларына караганда, штампсыз никахларның күп булуы сәбәпле, соңгы елларда аталыкка бәйле суд эшләре күбәеп киткән. Гадәттә мондый суд эше өчен генетик экспертиза үткәрү сорала. Ә аның бәясе, анализның кайда һәм ничек ясалуына карап, 13 мең сумнан да ким түгел. Әлбәттә, ир-ат үзенең әти булуын инкарь итмәсә, бернинди экспертизага да ихтыяҗ юк ансы. Бары тик әлеге факт буенча суд карары чыкканчы, балага алимент кына түләнми.

 

Форс-мажор

 

Бәхетсезлек очракларыннан берәү дә тулысынча имин түгел. Алда ни буласын кем белгән дигәндәй, язылышмыйча гына яшәүнең кимчелекле яклары нәкъ менә шундый авыр чакларда үзен нык сиздерергә мөмкин. Мисал өчен, хастаханәгә эләккәндә, иргә яки хатынга бергә яшәгән кешесенең хәле турында мәгълүмат бирмәскә мөмкиннәр. Бу закончалык барлык илләрдә дә күзәтелә. Хәтта законлы рәвештә язылышмаган булуны сәбәп итеп, хаста кешенең палатасына да кертмәү очраклары бар. Шулай ук берәрсе реанимация бүлегенә эләксә, аның исәнлеге өчен мөһим булган мәсьәләне икенчесенә хәл итәргә ирек бирелмәве дә ихтимал. Әйтик, бу очракта хастаны бүтән хастаханәгә күчерергә теләү гозере игътибарсыз калырга мөмкин.

 

Законда арестка алынган кеше белән яши торган хәләл җефет чит булып санала. Шуңа күрә мондый очракта иректә калучы сөйгәне белән очраша алмый, судта хәләл җефеткә каршы шаһитлык итүдән дә котыла алмый.

 

Мирас турында сүз барганда, рәсми никах корылмаган булса, мирас, закон буенча, үлгән кешенең якын дип саналган туганнарына күчә. Бергә яши торган кеше бу исемлеккә керми. Бу васыять булмаган очракка кагыла.

 


Алинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 108-110 | 05.06.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»