поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.10.2015 Шоу-бизнес

Гөлдания Хәйруллинаның машинасын урлаганнар

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның гастрольләргә йөри торган «ГАЗель» машинасын урлаганнар. Әлеге күңелсез хәл Чаллы шәһәрендә булган. Машинаны кем урлаган, җинаятьче тотылганмы - бу хакта Гөлдания ханымның үзенә шалтыратып сорадык.

– Казандагы фатирыма кайтып йокларга яткан идем генә, Чаллының полиция бүлегеннән шалтыратып, "машинагызны урлаганнар, тиз арада килеп гариза язырга кирәк" диләр. Мин "хәзер генә килә алмыйм" дигәч, "менә кызык, кешенең машинасын урлаганнар, ә ул килә алмый, имеш" дип аптырадылар. Әлбәттә, берничә көннән соң барып гариза яздым. Машинаны Рөстәмнең абыйсы йөртә иде, шуңа да ул аның ишегалдында торды, – дип сөйләде Гөлдания ханым Intertat.ru хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, «ГАЗель»не исерек хәлдәге яшь кенә егет урлаган. Әле ул гына да түгел, икенче бер машинаны бәреп киткән, шул рәвешле машинаның ян тәрәзәләре ватылган. "Ерак китә алмаган, полиция хезмәткәрләре аны тоткарлаган. Әлегә суд булмады. Минем аны судка бирәсем килмәгән иде, ләкин ул хокук саклау органнары тарафыннан җинаять кылынганда тотылгач, суд барыбер булачак, дип белдерделәр", – диде җырчы.
 
Гөлдания ханым бу хәлгә артык борчылмаган. "Сүз дә юк, күңелгә тия торган хәл, әмма мин андый вак-төяккә борчылмыйм, чөнки исәнлек кадерлерәк. Шунысы гына кызганыч: концертларга йөрергә машинам юк хәзер", – ди ул. Концерт дигәннән, 26 октябрьдә Казанда – Филармония концертлар залында, 28 октябрьдә Чаллыда Гөлдания Хәйруллинаның юбилей концертлары узачак. Анда җырчының күп кенә иҗатташ дуслары чыгыш ясар дип көтелә.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 01.10.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»