поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.10.2015 Мәдәният

Күңел сафлыгына дан җырлаучы фестиваль

Казанда «Человек и вера» («Кеше һәм дин») II Бөтенроссия телерадиотапшырулар һәм телевизион фильмнар фестивале оештырыла. 7-9 октябрь көннәрендә узачак проектта Россия киңлекләрендә эшләп килүче радио- һәм телекомпанияләр катнашачак. Анда дин һәм төрле конфессия вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләргә дан җырлаучы хезмәтләрне барланачак.

“Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшыру компаниясе (БДТРК) барлыгы егермеләп фестиваль оештыра. «Кеше һәм дин» дигәне шулар арасында иң яше. Фестиваль күчмә, беренче тапкыр узган ел Төмән өлкәсенең Тубыл каласында узган иде. Идея авторы – БДТРК генераль директоры урынбасары, төбәк департаментының җитәкчесе Рифат Сабитов. Монда дин турында бәян иткән теле-радиотапшырулар көч сынаша», - дип сөйләде «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов.

Фестиваль конкурсына Россиянең 60лап төбәгеннән җәмгысе 200ләп хезмәт алынган. Мәртәбәле жюри шулар арасыннан иң профессиональ һәм иң үтемлеләрен сайлап алырга җыена. Жюри төркемен БДТРКның төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов җитәкли. Шулай ук жюридә Татарстанның дин лидерлары, Татарстан журналистлар берлегеннән дә вәкилләр эшлиячәк. Җиңүчеләрне 12 номинация буенча билгеләргә җыеналар. Проектны оештыручылар хәбәр иткәнчә, иң популяр номинацияләр арасында «Телевизион фильм», «Телевизион программа», «Радиотапшыру», «Репортаж», «Информацион сюжет» һәм башкаларны атарга мөмкин.

Фестивальне нәкъ менә Казанда оештыру очраклы хәл түгел. Казан Россиянең күпмилләтле һәм күп динле калаларның берсе санала. Төрле конфессия вәкилләре тыныч, үзара тату яшәве белән башкаларга үрнәк булып тора. Россиякүләм чара вакытында башкалабызга төрле регионнардан йөздән артык вәкил килер дип көтелә. Алар Калуга, Тула, Рязань, Сахалин, Красноярск, Төмән, Калининград өлкәләреннән, Хабаровск крае, Ямал-Ненец автономияле округы, Татарстан, Мари Иле, Бурятия, Хакасия, Тыва, Дагстан, Чечня, Ингушетия, Төньяк Осетия, Кабарда-Балкар, Кырым республикаларыннан булачак.

Төмән, Ижау калаларыннан хәтта татар телендә эшләнгән тапшырулар да килгән. Кеше күңеленең сафлыгы, намус төшенчәсен калку чагылдырган проектта безнең республикадан да хезмәтләр алынган. Бәйгедә Буа, Әлмәт, Казан журналистлары да үз көчләрен сынарга ниятләгән.

Фирдүс әфәнде белдергәнчә, кунаклар өчен Болгар, Зөя кебек тарихи-мәдәни урыннарга, Казаныбызның истәлекле җирләренә экскурсияләр дә оештырылачак. Җиңүчеләргә приз һәм дипломнар тапшырылачак. «Кеше һәм дин» фестивале Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 01.10.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»