|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2015 Мәдәният
Чулпан Хаматованың бүген туган көнеБүген танылган артистка, якташыбыз Чулпан Хаматовага 40 яшь тулды. Хаматова Чулпан Наиль кызы 1975 елның 1 октябрендә Казанда гади инженерлар гаиләсендә туган. Мәктәпне тәмамлап, Казанның финанс һәм икътисад институтына укырга кергән кыз, күп тә үтми укуын ташлап, театрга барып керә. Аннан ГИТИСта белем ала. 2006 елда Чулпан Хаматова Дина Корзун белән «Подари жизнь» хәйрия фондын оештыра. Бу фонд онкологик һәм онкогематологик авырулардан интегүче кечкенә балаларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. 2009 елда гына да фонд 500 млн. сумнан артык акча җыеп, авыру балаларга ярдәм күрсәтә. Бүген дә Халык артисты исемен лаеклы йөртүче Чулпан Хаматова актив тормыш алып баруын, кино рекламаларда төшеп, театрда уйнавын дәвам итә, дип яза "Татар-информ".
--- |
Иң күп укылган
|