|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2009 Шоу-бизнес
АЛИНӘ САФИУЛЛИНАНЫҢ ЯҢА КЛИБЫНДА ЯШЬ ДЕПУТАТ ТӨШКӘНТатар эстрадасының танылган йолдызы Алинә Сафиуллинаның иҗади тормышында бер-бер артлы истәлекле вакыйгалар булып узды. Беренчедән, җырчының «Кайтырмын» дип исемләнгән тәүге альбомы дөнья күрде. Ә шушы көннәрдә ул «Ялгыз учак» җырына клип төшерде. Клипның сценариен җырчы Илназ Сафиуллин иҗат иткән.
- Алинә, клип өчен нигә «Ялгыз учак» җырын сайладың?
- Клипны «Ялгыз учак» җырына төшерәсе килде. Бу җыр минем күңелемә бик якын. Аны төшерүдә иҗатыма гашыйк дустым ярдәм итте.
- Клиптагы сюжетта төп герой булып кем уйнады?
- Ильяс Калмыков исемле 21 яшьлек татар егете ул. Чуашиянең Чабаксар шәһәрендә иң яшь депутат та әле. Ул минем күптәнге танышым, татар телендә матур сөйләшә. Ильяс татар эстрадасына мөкиббән, шуңа да аның татар клибында төшү хыялы бар иде. «Ялгыз учак» аның хыялын тормышка ашырды. Клипта Ильяс белән бер-берсен яратучы яшь пар булып уйнадык.
- Клип кайда төшерелде?
- Анда барлыгы өч күренеш тәкъдим ителә. Иң элек клип Казанда әле яңа гына ачылган «Кremlin» ресторанында, аннан соң ачык һавада һәм студиядә төшерелде. Ачык һавада, табигатьтә төшерелгән күренештә без 14-15 яшьлек бала булып уйнап йөргән балачак елларын сурәтләдек. Студиядә исә мин җырчы буларак төштем.
- Клипта сездән кала тагын кемнәр катнаша?
- Иптәш кызым дус егете белән катнашты. Ул егет Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның ярдәмчесе булып эшли.
- Клипның эчтәлеге белән кыскача таныштыр әле.
- Сценарий буенча без Ильяс белән балачактан ук дус булып үсәбез. Ул миңа ярату билгесе итеп йөзек бүләк итә. Мәктәпне тәмамлагач, Ильяс шәһәргә китә. Ә мин соңрак аның янына, аның белән кавышырга дип Казанга киләм. Ләкин ул инде зур дәрәҗәгә ирешкән була, минем якка борылып та карамый. Ахырда мин аңа йөзекне калдырып китәм. Ә ул уйга батып кала.
- Соңыннан сез бергә каласызмы соң?
- Клипның ахыры юк. Халык үзе нәтиҗә ясарга тиеш.
- Клип төшергәндә мөгаен күңелсез яисә кызыклы хәлләргә юлыкмый калмагансыздыр?
- Беренче көнне үк иртәдән кәеф кырылды. Ул көнне клип ресторанда төшерелергә тиеш иде. Ресторан директоры иртәнге сәгать 7гә килергә кушты. Без исә вакыт җитәрлек дип 8гә генә җыелышырга булдык. Ләкин ресторан бикле булып чыкты. Директорга шалтыраттык, тик ул телефонын алмады. Берәрсе чыкмас микән дип, ресторанның тәрәзәләренә шакый башладык. Бервакыт оперативниклар килеп җитте. Алар бертуктаусыз тәрәзә кагып йөрүчене эзләделәр, аны мин дип уйламадылар да. Аннан соң аппаратуралар белән Илназ Сафиуллин һәм клипның төп герое килде. Бер-ике сәгатьтән соң гына ресторан сакчысы ишекләрне ачып чыкты. Без ашыгып бизәнергә, киенергә керештек. Клипны төшерү озак вакыт таләп итә бит. Тамак ачыккач, клипта өстәлгә куелырга тиешле җиләк-җимешләрне ашап бетерә яздык.
- Гашыйк парны уйнау авыр булдымы?
- Кочаклашу, кулга-кул тотышу, маңгайдан үбү күренешләре булды. Читенсендем инде. Озак кына төп геройның күзенә карап җырлый алмыйча азапландым. Җырлый башлауга көләсе килде. Ильяс үз ролен яхшы башкарды, чын күңелдән уйнады.
- Клипта барлыгы ничә күлмәк алыштырдың?
- Өч күлмәк кидем.
- Бу клипны тамашачы кайчан зәңгәр экраннарда күрә алачак?
- Клипны якын арада күрә алырлар дип өметләнәм. Тамашачылар күзәтеп барсын.
- Бу синең ничәнче клибың?
- Монысы өченчесе булды. Аларның барысы да җәй көне төшерелде. Киләсе клибымны кыш көне төшерергә телим. Бәс кунган агачлар арасында җырлап йөрисем килә.
- «Ялгыз учак» җыры синең яңа альбомыңа кердеме?
- Әлбәттә. Альбомга барлыгы 17 җыр керде. Алар арасында дуэтлар да бар. Аннан соң баянга да кушылып җырладым. Тагын «Кайтырмын» җырына караоке да язылды. Минем һәр җырым берәр вакыйга белән бәйләнгән, аларның һәркайсында үзем турында кыска гына вакыйга тасвирлана.
- Альбомны үзең ничек бәялисең?
- Мин аны үзем теләгәнчә ясадым. Җырлар тәртибен дә үземчә урнаштырдым, фотоларны һәм төсләрне дә үзем сайладым.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|