|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2015 Язмыш
Күрешмәгәнгә ничә ел...Бүгенге авылның йөрәге кибет бугай ул. Бөтенесе белән шунда очрашасың, бөтен яңалыкны шунда ишетәсең. Хәер, бәлки авылда яшәмәгән кеше өчен генә шулай тоеладыр. Әле дә кибеттән чыгып ике-өч адым атлавым була, бер машина килеп туктый һәм таныш тавыш ишетелә: – О-о-о, бырат, хәлләр ничек?!. Мин борылам һәм аны күрүгә колачымны җәям: – О-о, син... күрешмәгәнгә ничә ел! Мин авылга ким дигәндә аена бер тапкыр кайтып киләм. Ул авылда яши. Менә дигән йорт салып куйган, алма кебек хатыны, берсеннән-берсе матур балалары бар. Бу минем бала чактан бирле дус булып йөргән кешем, сыйныфташым. Ә күрешкән юк икән. Бары тик таныш-белешләр аша бер-беребезгә сәлам әйтешеп кенә торабыз. Һәм шулай озак күрешмәүнең сәбәбе... Бу сәбәпне ул минем авылда тормавымда күрә. Бераз хаклыдыр да: санаулы вакытка гына кайтасың, билгеләнгән эшләреңне эшлисең. Ә кичләрен кем беләндер очрашып торырга, кунакка йөрергә хәлең дә, дәртең дә калмый. Һәм китеп тә барасың. Минемчә, сирәк күрешүебезнең сәбәбе – аның авылда тормавы. Ул Себердә эшли. Кайтып бераз ял итә дә тагын берәр кыска вакытлы эшкә чыгып китә. Кайвакыт күрше авылга түбә ябарга, кайвакыт мунча салырга. Оста куллы, тынгысыз егеткә эш табылып кына тора. – Карале, ничә ел күрешкән юк икән бит, – дим, шулай шаулашуыбызны акларга теләбрәк. – Синең түгел, үземнең дә күргән юк әле, – дип елмая хатыны, – үтте инде гомер шулай. – Дөньяны алып барырга кирәк бит, – дип аклана дус, – өйдә генә булсаң, рәхәт тә бит... – Бәләкәе генә укып чыксын да туктыйм инде, – ди дус, – Ялыктым. Мин аңа ышанам. Олыгая-олыгая, бик читтә йөрисе килми башлый. Үз табыныңда ашап, үз караватыңа барып егылудан да рәхәте юк сыман тоела. Аның белән очрашканчы уйлаганым юк иде, әллә ничә ел буена күрешмәгән башка авылдашлар да күп икән, ләбаса. Һәм алар, кайдадыр читкә чыгып киткән кешеләр түгел, барысы да авылда яши, гаиләләре шушында. Барысы да уңган, булдыклы егетләр. Корган дөньяларына керсәң – урап чыккысыз, барлык уңайлыклары белән төзелгән. Ә үзләрен күргән юк. Алар йә Себердә, йә башка җирдә акча эшли. Әлбәттә, эш урыннары, заманына ярашлы хезмәт хакы булса, аларның берсе дә читтә йөрмәс иде... Кайтып инәйгә сөйләгәч, ул: Ирле килеш тол сыман яшәгән хатыннарга да җиңел түгелдер. Әмма алар эшенә дә чыга, балаларын да тәрбияли, мал-туарын да карый, коймалары купса, аны да кадаклап куя. Җәен печәнен хәстәрли, язлы-көзле бакчаларын карый. Барсына да өлгереп, сабыр гына гомер итәләр. Азып-тузып йөрмиләр, кеше теленә кермиләр. Югыйсә, ир куенында назланып кына яшәрлек яшьтә бит әле алар. Бары тик кайчагында гына: – Ирне үземнең дә күргән юк әле. Үтте инде гомер шулай, – дип моңсу елмаеп куялар.
Марат КӘБИРОВ |
Иң күп укылган
|