поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.09.2015 Язмыш

Ирек Шәрипов: «Әтиебезнең әманәтен үтәдек»

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов быел җәй әтисенең гомерлек хыялын тормышка ашырган – Курск сугышында һәлак булган бабасының каберен барып күргән.

Ирек әфәнде хис-кичерешләре белән «Шәһри Казан» газетасы белән дә уртаклашты.

– Әти бик яшьли мәрхүм булды, гомерлек хыялы – әтисенең каберен барып күрү иде. Энекәшем белән миңа кечкенә чакта да гел, менә үсәрсез дә, бергәләп Курск сугышы булган урыннарга барып кайтырбыз, дия торган иде. Быел исә әтинең әманәтен үтәдек, шөкер, – ди Ирек Илдус улы.

Ирек әфәнденең бабасы Габделхак Шәрипов Әгерҗе районының Исәнбай авылыннан. Сугыш башлануга ук аны фронтка җибәрәләр. Ире белән дүрт еллап кына яшәгән хатыны 3 яшьлек улы һәм яңа туган ике айлык нарасые белән ялгызы торып кала. Кызганыч, Габделхак абыйга сугыштан исән әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 32 яшендә ул Курск сугышында вафат була.

– Бабабыз җирләнгән урынны «похоронка» кәгазеннән укып белә идек. Элегрәк без ул авылны картадан таба алмадык. Интернет заманы килгәч, кайда икәненә төшендек. Энем белән балаларыбыз­ны алып, юлга куз­галдык. 3 көнлек сәфәр барышында без үзәк Россиянең 7-8 төбәген күрергә өлгердек. Үз илең белән горурлану хисен, аның матурлыгын әнә шундый сәфәрләр вакытында аңлыйсың икән, – ди Ирек әфәнде.

Владимир, Орел, Тула, Курск якларына килүгә үк тыныч, имин тормышта яшәвебез белән бәхетле икән без, дип уйлап куйган бертуган Шәриповлар. Курск Дугасы сугышлары Сталинград өчен барганыннан кала иң канкойгыч бәрелешләрдән санала. Бу якларда сугыш елларын искәртеп торган монументлар, каберлекләр, хәрби техника адым саен. Ватаныбыз өчен көрәшкән солдатларның йөрәк тибеше җир астыннан ишетелә күк. Кайчандыр казылган окопларны яшел чирәм тигезләп китсә дә, атаклы Дуга сугышларын онытмыйлар биредә. Менә Габделхак абый җирләнгән Панская авылы. 100ләп кенә хуҗалыгы булган авыл ул. 1943 елның кышында монда фронт сызыгы узган. Елга ярының бер ягында хуҗалыклар, икенчесендә басу җәйрәп ята. Сугыш чагында немецлар авылны басып алганнар, ә безнекеләр нәкъ менә елганың икенче ярында – басуда торганнар. Апрель аена кадәр барган бәрелешләрдә биредә 800ләп ватандашыбыз һәлак булган.

Бер көндә генә дә, әйтик, 1943 елның 8 мартында 25ләп кешенең гомере өзелгән. Алар арасында Габделхак абый да бар. Болар хакында Шәриповларга Панская авылында озак еллар яшәүче 85 яшьлек карт сөйләгән. Ни хикмәт, авылда чит төбәк номерлы машина килгәнне күрүгә, Туганнар каберлеге янына берничә кеше җыелырга да өлгергән. Авыл халкы кунакларны җылы каршылаган. Панская авылы аксакалы Курск сугышын яхшы хәтерли. Ул чакта аңа ун яшь булган.

– Апрель аенда авылны дошман явыннан азат иткәч тә, шактый хәрби техника калды. Без шул танкларда уйнап үстек. Бары 1950 елларда гына ул техниканы авылдан чыгардылар. Яз көне басу мәетләр белән тулган иде. Авыл халкы аларның сөякләрен башта берничә кабергә җыеп күмде, соңрак авылдан читтәрәк Курск сугышында һәлак булганнар өчен Туганнар каберлеге булдырылды. Барлык корбаннарны берләштереп, шунда җирләделәр, – дип сөйләгән карт.

Шәриповлар үзләре белән дәү әнисе кабереннән бер уч туфрак алып барганнар, аны Туганнар каберлегенә салганнар. Бабайлары күмелгән урыннан да бер уч туфрак алып кайтып, дәү әнисе каберенә илткәннәр. Шул рәвеш­ле, әбисе белән бабасы арасын якынайтырга теләгән оныклары.

Бу тарихны Ирек әфәнде миңа юкка гына сөйләмәде. Нәкъ менә шул сәфәрдән соң, тынычлыкның кадерен белергә кирәклеге турында ныграк уйлана башлаган ул.

– Иң мөһиме: бу хакта киләчәк буынга җиткерергә кирәк. Балаларыбыз, онык­ларыбыз, барыбыз да бүгенге имин тормышыбызга шөкер итсәк иде. Сугыш якында гына икән бит. Афәтләр күрергә язмасын. Мөмкинлеге булган һәр кешегә бабайларының каберләренә зиярәт кылырга кирәк. Нәсел тарихыбызны белү, икмәк кадерен, тыныч тормышның тәмен тою өчен кирәк бу. Юкка гына, исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, димиләр бит. Үткәнебезне барлау күп нәрсәләргә яңача карарга ярдәм итә, – ди Ирек Шәрипов.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 28.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»