поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.09.2015 Әдәбият

"Яшьли вафат булган улымның ХИКӘЯсен тәкъдим итәм"

"Хөрмәтле "Матбугат.ру"! Сезгә моннан биш елга якын элек яшьли генә вафат булган газиз улым Фәритнең хикәясен җибәреп карыйм, бәлки, укучылар хөкеменә тәкъдим итәрсез", - дип хат юллаган безгә Нурания Төхбәтуллина. Хикәяне урнаштырабыз. Фәритнең урыны җәннәттә булсын.

КАРАНТИН

«Борын заман бер карт белән карчык булган,
Тормышлары шактый гына авыр булган.
Асраганнар болар бер кәҗә белән бер сарык, 
Алар булган береннән дә бере арык.” 

дигән әкият юлларын укыганда, инде мәктәп елларыннан бирле, һәрвакыт күршеләребез – бүрәнә аралары кызыл балчык белән сыланган, алты-җиде җирдән терәү куелган, җиргә сеңеп бетә язган өйдә яшәүче Гаптерәҗи карт белән аның карчыгы Сәхипҗамал әбине искә төшерәм. (Дөресен әйткәндә, мин монда аларның чын, мулла кушкан исемнәрен язам, ә болай аларны барлык авыл кешесе Гаптери белән Сәппиха дип кенә йөртте.) Чынлап та, нәкъ шул әкияттәгечә, аларның да бик үткен, без күршеләр өчен бик юньсез, әни әйткәндәй, мур кыргыры ап-ак кәҗәләре,аның ике-өч бәтие, тагын бер кара сарыклары бар иде.
 
Көтүчегә түләсе була диптерме, Гаптери бабай аларны көтүгә йөртми, шунда авыл башыннан үтә торган юл буена гына чыгарып куя. Кәҗәсен казыкка бәйли, сарыгын, кәҗә бәтиләрен бәйләмәсә дә, алары кәҗә тирәсеннән китми, шул тирәдә генә чемченеп йөриләр. Казыкка бәйләнгән килеш тәртипле генә үлән йолыккалап йөрсә, кәҗә буламы соң ул? Төш туры да җитеп өлгерми, кәҗә инде бавыннан ычкынып, бәтиләрен иярткән килеш берәрсенең я урам як бакчасында, я арткы бакчада агачтыр, куактыр кимерергә керешкән була, сарык исә шул бакча тирәсендә әйләнгәли.
 
Кәҗә түтәлләреңне таптаса, алмагачыңны я булмаса чия куагыңны кимерсә, бу хәл кемгә ошый инде? Әле яфракларын гына ашап калса, бер хәл, агачның кабыгын да кимерсә, алмагачың, чияң белән хушлашырга гына кала бит. Шул юньсез кәҗәләре аркасында Гаптери бабай белән Сәппиха әби күршеләр белән елның елында низаглашып бетәләр иде. Гаптери бабай кәҗәсенең ычкынганын белеп алу белән, урамга чыгып, ”Ка-ран-тин!”дип (кәҗәнең кушаматы шундый) бер – ике тапкыр кычкыруы була, теге карак тек-тек басып хуҗасы янына килеп тә җитә. Гаптери бабай исә аны берәр карыш озынлыктагы ике мөгезеннән эләктереп, яңадан да казыгына бәйләп куя да жалу белән килгән күршесенә: “Ышанмасаң, әнә барып кара, кәҗәм урыныннан да кузгалмаган; валлаһи, билләһи, баскан җиремдә җир йотсын, әгәр дөресен әйтмәсәм”,- дип ант суы эчәргә тотына, күршесе исә: ”Ярар, ярар, яңадан да бер тапкыр бакчама керсә, аягын бәреп сындырам мин аның”,- дип яный.
 
Көзләр җиткәч, Гаптери бабай күрше авылдан олы гәүдәле, мөгезләре кәкрәеп килгән кап-кара кәҗә тәкәсе алып кайта. Бу турыда белми дә калыр идек тә бит, тик ул тәкәнең исе аларның абзар –кура, ишек алларын гына түгел, бөтен урамны сасыта. Валлаһи менә, урамга чыккач, борынны каплап йөрергә туры килә. Булса да булыр икән сасыган кәҗә тәкәсе! Ә инде яз җитеп, кояш күренүгә, капка төпләренә, койма буйларына өеп куелган такта-сайгак, бүрәнә ише нәрсәләр өстендә, кара “шомырт”ларын коеп, Карантин белән аның ике-өч бәтие сикергәләп йөри башлый. Күрше-күлән : 
 
- Болар да Күркә Кәрим кебек югарыны яраталар, егылып төшүдән курыкмыйлар, югыйсә биектән егылу куркынычрак та бит инде”,- дип көлешә. Күркә Кәрим дигәннәре авылның теге башында торучы бер абзый.. Аның түрә булырга яратуы турында әллә нинди мәзәкләр сөйлиләр. Имеш, ул амбар каравылы булып торганда, галош табаныннан үзе ясаган печать суккан кәгазьгә шоферларга кул куйдырта торган булган; шунсыз ындыр капкасын ачмаган.
 
Кәҗәнең Карантин дигән кушаматы сәер бит, әйеме? Аның тарихы түбәндәгечә.
 
Гаптери бабайларның бик матур җырлый торган Сәетҗан исемле уллары булган. Кечкенә чагында ул әтисенә ияреп, ат абзарына йөри, анда ат караучылар малайга кәнфит, прәнек ише күчтәнәч биреп җырлаталар. Кайчагында аны колхоз рәисе Сафа абый да җырлата. Кечкенә Сәетҗанны улак башына бастырып куя да:”Яле, улым, берәр матур көйне сузып җибәр”,- ди. Малай җырлый, рәис аңа уч тутырып вак акча бирә. Ә бер тапкыр рәискә җырлый-җырлый кечкенә артистның бөтен репертуары бетә, тик кызмача рәис һаман җыр таләп итә. Шуннан малай ат караучылар өйрәткән такмакны исенә төшерә:
 
- Пәхерниса сирата
Әллә кемне ярата.
Әллә кемне түгел лә,
Сафа абыйны ярата, - дип кычкырып җырлап җибәрә.
 
- Җитте, җитте, - ди Сафа абый, - зинһарлар, бу җырыңны беркайчан да җырлый күрмә!
 
Менә шул Сәетҗан үсеп буйга җиткәч, әтисе кебек үк, аръяктан чибәр генә кыз ияртеп кайта. Биата-биана киленне ни өчендер өнәп бетерми. Сәппихәттәй еш кына: “Килен кеше ким кеше, Алабай белән тиң кеше” дияргә яратса, Гаптерәҗи киленне: “Озак йоклыйсың, иртә тормыйсың”,- дип битәрли. Шулай этле-мәчеле яшәп ятканда бер көнне таң алдыннан карт белән карчык өй эчендәге әллә нинди сәер тавышка уянып китәләр. Торып карасалар, хәйраннарга калалар: киленнәре бүкән алып кергән дә шунда балта белән салам турап маташа. “Бу ни хәл?!”- диләр картлар икесе бер авыздан диярлек. “Ник,- ди килен исе китмичә генә,- эткә башак бирәм”.
 
Гаптерәҗиләрнең чыннан да ишек алдындагы этләре белән тавыкларыннан башка маллары булмый. Менә шуннан соң карт, хәленнән килмәсә дә, сыер юнәтмәкче була. Шул нияттә туган- тумача, күрше-күләннән дә бурычка акча җыештырып, хатынының туган ягына – аръякка – (Каманың, Агыйделнең теге ягын бездә аръяк дип йөртәләр) сыер алырга дип чыгып китә. Озак йөри ул анда, хәтта хатлар да язып салырлык вакытлар үтә. Бер хатында Гаптери, күңелгә ошаган сыер күренми әле дип язса, икенчесендә, сыеры шәп шәбен дә, акча җитеп бетми, дип зарлана; аннан соңгы хатларында сыерны алдым алуын, тик ничекләр генә алып кайтырмын икән дип борчыла. Моннан Сәппиха әби дә инструкцияләрне җибәрә тора: сыерның төсе кара
 
булмасын, безгә- ак чырайлы җирән чәчле кешеләргә - кара төс губчем дә килешми, ди, аннан килеп, мүкләк сыер ала күрмә, көтүдә сөзеп интектерерләр, ди, алганда имчәкләрен карап ал, берүк бик кыска була күрмәсеннәр, аллам сакласын, ничек саварсың; мөгез аралары киң, койрыгы озын сыер алырга тырыш, андыйлар сөтле була диләр, дип яза.
 
Картлар хат алышкан арада Сәетҗан белән эткә башак бирүче килен вербовка белән Молотов якларына чыгып китәләр. Бераздан алардан да хәбәр килеп төшә: Березняки шәһәрендә шахтага эшкә урнашканнар. Алга китеп булса да әйтим, илле сигезенче елның кояшлы җәендә, китүләренә ике-өч ел булганда, Сәетҗан, бөтен авылны шаккаттырып, ун мең сумга әтиләренә Гапсадыйк приказчиктан калган шәп, зур хуҗалыкны алып бирде.
 
Менә бервакыт Гаптери кайтып төшә, тик үзе генә, сыер юк. Аръякта карантин икән, сыерны бу якка алып чыга алмаган. Берәр айлап вакыт үткәч, Сәппихәттәй:”Сыерны алып кайтыр идең инде, карантин беткәндер бит”,- ди. Моңа каршы ире:”Ну бу хатын-кызны, ашыгыпмы ашыга, бер айда гына карантин бетәмени инде ул, өчәр айга сузыла,”-ди. Өч ай да үтә, Гаптери сыерга барырга ашыкмый. Сәппихәттәйнең түземлеге бетеп, өйдә бураннар уйный башлагач кына: “Анда баҗайларны сыйлап, үзем дә чак кына кәгештереп йөри башлагач, акча бетте шул”, - дияргә мәҗбүр була. Җавап итеп Сәппихәттәй ниләр әйткәндер, анысы безгә караңгы, тик ике-өч айдан соң аларның ишек алдында әнә шул ак кәҗә белән кара сарык пәйда булды, кәҗәгә Карантин дигән кушаматны Сәппихәттәй таккан дигән сүзләр йөрде.                         
 
Фәрит Төхбәтуллин
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.09.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»