28.09.2015 Дин
Түбән Новгородта мәчетләр матурая һәм зурая
Ураза гаете көнне мин Сергач районы Печәнең беренче мәчетендә булдым. Әлбәттә, ул Печәдә генә түгел, ә төбәгебездә үзгәртеп кору елларында төзелгән иң беренче мәчетләрнең берсе. Әмма ул кичә генә ишекләрен ачкан яңа бина кебек күренә. Әйтерсең лә, ма¬тур гына җәелеп киткән итәкләрен зәвык белән җыйган бер авыл сылуы, чөнки мәчетнең ишегалды да, тирә-ягы да төзек, чиста, һәр җирдә тәртип күренеп тора.
Болар барысы да хуҗаның булдыклылыгын күрсәтә, Аллаһы йортына аның чын күңелдән хезмәт куюы турында сөйли. Аңлаганыгызча, сүзебез шушы Аллаһы йорты имамы Нуриман хәзрәт Әйзәтуллинтурында. Аның дин юлында куйган игелекле хезмәте Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр Советы тарафыннан да югары бәяләнде, мәчет мәхәлләсе, авылдашлары каршында да аның абруе зур. Ул әле колхозда иң җаваплы урында эшләгәндә дә бөтен җиргә өлгерә иде, һәрнәрсәне урынына җиткереп башкарды. Имамлык вазифасында да тик утырмый. Ун елдан артык инде авыл мулласы булып тора һәм һаман да мәчетне яңарта, анда төрле уңайлыклар тудыра. Зур дини бәйрәмнәребездә халык гыйбадәт залына сыешмый, хатын-кызларга да урын кысынкы, - дип сөйли башлады хөрмәтле Нуриман хәзрәт. – Уку классын да иркен, якты һәм җиһазлы итәсе килә. Бездә бит ел әйләнәсендә дини укулар алып барыла.
Башка мәчетләрдәге кебек мәҗлесләр дә корасыбыз килә. Шул нияттән чыгып, мәчетне тагын бераз зурайтырга исәп бар. Инде кирәкле төзелеш ма¬териаллары да кайгырта башладык. Әлбәттә, һәр башлангыч эшне мәчет картлары белән киңәшләшеп баш-карабыз, ә изге эшкә Ходай ярдәмен бирә. Дөрес, авылдашлар да ярдәм кулы суза, рәхмәт үзләренә. Менә шулай күмәк көч белән һәр ел мәчетебезне матур, зур, иркен һәм бар уңайлыклары булган бина итәр өчен нык тырышабыз. Алла кушса, монысын да бергә-бергә башкарып чыгачакбыз.
Рухи канәгатьлек биргән Аллаһы йортында халык үзен иркен хис итәргә тиеш, ул кешеләрне үзенә тартып торсын иде. Анда бару, на¬мазга басу теләге кешене дингә этәрсен, Аллаһы юлына өндәсен. Иртәме, соңмы – барыбыз да Аллаһы каршына барачакбыз. Раб¬быбыз: “Җир-күкләрне һәм алар арасында булган бөтен нәрсәләрне адәм баласы өчен, ә адәм балаларын бу дөньяга сынар өчен яраттым, аларга акыл бирдем һәм акылның зәкәтен алар намаз белән түләргә тиеш”, - дигән. Кызганычка каршы, моны кайберәүләр аңлап бетерми, намазга басарга ашыкмый, мәчетне үз итми. Ә ягадан акыл биреп торырга остазлар алар үзләре.
Хәзер менә Корбан Гаете – дини бәйрәмнәребезнең иң зурысы бу¬сагада тора. Корбан чалу – Аллаһы Тәгалә тарафыннан без Аңа ел бу¬ена биргән нигъмәтләренә шөкер итәр өчен әмер ителгән гамәл. Бу изге гамәлне кылганда, Корбан чалуның максаты тәкъвалык икәнен истә тотарга кирәк. Бу бәйрәм көннәре туганлык җепләрен ны¬гытуга һәм күршеләр белән җылы мөнәсәбәт урнаштыруга бик яхшы һәм кулай сәбәп. Ни әйтсәгез дә, соңгы вакытта туганнар, күршеләр арасындагы мөгамәләләрне дин кушканча яхшы дип әйтә алмый¬быз, кызганычка каршы.
Форсаттан файдаланып, мин барча дин кардәшләремне якынлашып килгән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгаләгә якын булырга, динебезне хөрмәт итәргә, Ходай кушкан юлга басарга мөмкинлекләр бүген бик зур һәм дә бөтен шарт¬лар тудырылган. Күреп торганыгызча, авылларда мәчетләребез эшләп килә, шәһәрләрдә яңалары ачыла. Мәсәлән, үткән елда Дзер¬жинскта яңа мәчет ачылды, быел – Борда.
Кеше бит гомере буе яңарышка омтылып яши: көнкүрешен яхшырта, йорт-җирен тазарта һ.б. Без дә менә даими рәвештә мәчетебезне яңартып торабыз, заман таләпләре белән бер аяктан атлап барырга тырышабыз.
Корбан чалу – кешеләр өчен Аллаһы тарафыннан билгеләнгән, Пәйгамбәрләр кылган һәм безгә боерып калдырган изге гыйбадәтләрнең берсе. Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһыга бөтенебез дә – фәкыйре дә, бае да, бозыгы да, күркәм кешесе дә бертигез тәүбә итеп, гает намазларында чиста булып, иңгә-иң терәп, бер-беребезне гафу итеп, сәйләм биреп, котлап, пакъләнеп куаныша, дуслаша һәм хәтем-догаларыбыз кабул була торган көннәр. Моны Аллаһы Тәгалә киләчәккә бөтенебезгә дә гореф-гадәт буларак мирас итеп тапшырган, васыять итеп калдырган.
Дөнья буенча ачы давыл булып йөргән фахишәлеккә, наркоманиягә, эчкечелеккә, гаделсезлеккә каршы биш вакыт намазларыбызны торгызыйк, Ураза, Корбан гаете намазларында кебек ныклы саф¬лар белән бер-беребезне барлап, ел әйләнәсендә мәчетләребезгә йөрик, Аллаһыга якын булыйк, - дигән мөрәҗәгать белән тәмамлады сүзен Печәнең беренче мәчете имамы хөрмәтле Нуриман хәзрәт Әйзәтуллин.
Олег ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ --- | 28.09.2015