поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.06.2009 Җәмгыять

ТАТАР МЕРЕСЬЕВЫ

Әфганстан җиреннән соңгы совет солдаты чыгарылганга 20 елдан артык вакыт узды. Бүген ул сугышка төрлечә бәя бирәләр. Мин исә, без туган илдән еракта, якыннарыбыздан читтә, чын ирләр генә булдыра алырдай авыр эшне башкардык, дип уйлыйм. Ил өчен кан койганыбызга ихластан ышанган идек бит без. 149 нчы мотоукчылар полкы гвардиячеләре хәзер дә күз алдына килеп баса. Әле малайлыктан чыгып кына барган егетләр башкалар күтәрә алмастай авыр йөкне тартты.

1986 ел, август. Әфганстан Демократик Республикасында 149 нчы гвардия полкы белән командалык итү вакытым өч ай элек үк чыккан иде, ләкин вакытында өйгә кайтып китәргә язмаган икән. 20 августта 201 нче дивизия штабына чакырып алдылар. Дивизия командиры, 149 нчы мотоукчылар полкын, "Западня" коды астында хәрби операциядә катнашу өчен, Әфганстан–Иран чигендәге Герат провинциясенә күчерү бурычын йөкләде. Герат аэродромына төнгә каршы гына килеп төштек. Кем кая туры килә, шунда йокларга ятты, уңайлыклар турында уйларга вакыт юк. Иртүк десант төшерү бурычы тора, шуңа кадәр аз булса да көч җыярга кирәк. Десант Кокари-Шаршари җирле пунктыннан ерак кына түгел төшерелде. Полкка тирә-юньгә танылган кыр командиры Туран Исмаил-Хан җитәкчелек иткән мөҗәһидләр бандасын юкка чыгару, коралларын кулга төшерү бурычы куелган иде.

 

Иртән вертолетта тиешле пунктка 30 минут эчендә килеп җиттек. Әфганстан–Иран чигенең бер ягында да сакчылар да, постлар да юк. Вертолетлар җиргә төшеп җиткәнче үк минометтан ут ачтылар. Кыска гына вакыт эчендә берничә кеше яраланырга да өлгерде. Төрле яктан яуган снаряд тавышын ишетеп, кая ышыкланырга белмисең. Ату тавышлары көчәйгәннән-көчәйде. Яралыларны җыеп алып китәргә, дошман утыннан ераграк яшеренергә кирәк иде. Икенче батальонга ике төркемгә бүленеп күзәтчелек итү бурычы йөкләнде. Ыгы-зыгы вакытында маскхалат кигән, чандыр гәүдәле бер егетне күреп алдым. Комбат боерыгын үтәп, күзәтчелек өчен төркем туплый иде ул: "Миңа бер сапер, бер элемтәче, ике пулеметчы, ике автоматчы кирәк", – дип кабатлады. Бу сугышчы электән үзенә генә хас шуклыклары белән истә калган. Ә менә хәрби бәрелешләр вакытында аңа тиңнәр юк иде. Ул хәрби хезмәт вакытында тауларда күзәтчелек итте, бер генә операциядән дә калмады. Өлкән сержантны иптәшләре Ильяс Дауди дип йөртәләр иде. Сугышчылар туплап бетергәч, ул тиз генә алга ыргылды. Алар 3 сәгатьтән күрсәтелгән урынга күтәрелеп җитте. Анда җайлап урнашырга да өлгермәстән, дошман һөҗүменә эләктеләр. Каршы яктан бертуктаусыз пулемет, гранатомет, артиллерия коралларыннан ату тавышлары яңгырый. Мин, хәлнең кискенләшүен аңлап, элемтә аша авиация ярдәме сорадым.

 

Рота командирлары солдатларга подразделениеләргә бүленеп, түгәрәкләнеп оборона тотарга боерык бирде. Әмма шунда миналарга эләгеп, 3 солдатыбыз яраланды. Маскхалат кигән таныш солдат кабат күзгә чалынды. Мина кырына эләккәннәрен белгәч, өлкән сержант И.Дауди шәхси составындагыларга: "Урыннарыгызда калыгыз!" – дип әмер бирә һәм дошманга каршы берөзлексез ут ачарга куша. Үзе, сугышчыларны аптырашта калдырып, саперлар капшавычы һәм медикаментлар алып, миналанган мәйданчыкка, ут эченә ташлана. Җәһәт кенә шуышып барып, 3 солдатка да ярдәм күрсәтә, яраларын бәйли һәм аларны берәмләп, миналы кырдан алып чыга.

 

2 тәүлеккә сузылган каты бәрелештә патроннар кимеде, су аз калды. Каршы якның берөзлексез атуы вертолетлардан сугыш кирәк-яракларын бушатырга, яралыларны төяп җибәрергә мөмкинлек бирмәде. 50 градус эсселектә сусаудан интеккән солдатлар, офицерлар бары бер нәрсә өчен генә борчылды: патроннар гына бетмәсен. Сугышу иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Өченче көнгә бер тамчы су калмады. Вертолетлар биектән резина савытларда су ташлый, тик алар җиргә төшүгә челпәрәмә килеп ярыла, су түгелеп бетә иде. Армия командованиесе, батальонның сусыз, коралсыз дошманга каршы тора алмаячагын аңлап, кабат өч вертолет җибәрде. Алар патроннар ташларга өлгерде, әмма су белән тагын уңышсызлык килеп чыкты.

 

 Рота командиры Ильяс Даудига патроннарны сугыш мәйданына ташу өчен 5 солдат җибәрергә кушты. Өлкән сержант, таудагы сукмакны яхшы беләм, мине дә алар белән җибәрегез, дип сорый. Күптән түгел генә хәрби хезмәткә алынган яшь солдатларны мина шартлавыннан саклап калу өчен шундый тәвәккәл адымга бара ул. Ләкин мөҗәһидләр төркеме кичтән бөтен сукмакларга миналар куеп чыккан була. Нәтиҗәдә, 1986 елның 23 августында беренче төркемдә баручы Ильяс Даудиның мина шартлау нәтиҗәсендә сул аягы ботыннан өзелә, уң аягы каты яралана, үзе контузия ала. И.Дауди янына ташланган солдатларга: "Саперсыз килмәскә!" – дип кычкыра. Таудагы яралыларны бары вертолет кына коткара ала иде. Гранатометлардан ату вертолетларга җиргә төшәргә мөмкинлек бирми. Авыр яралы Ильяс сусызлыктан хәлсезләнгән иптәшләренә артык йөк булачагын аңлый. Аны эвакуацияләгәндә башкалар да дошман минасына эләгергә мөмкин икәнлеген дә белә. Шуларны уйлаган хәлдә ул, үзенең сугышчан дустына эндәшә һәм аңа үзенә төбәп атарга куша. Әмма дусты бу адымга бармый. Бары кичкырын гына, ут ачу кими төшкәч, яралыларны вертолетларга урнаштыра алдык. Алар арасында бик күп кан югалткан Ильяс Дауди да бар иде. Ул хәрби бәрелеш вакытында батырлык күрсәтеп, тәҗрибәсе аз булган солдатларның гомерләрен саклап калды. Бу районны 25 августта кулга төшердек, мөҗәһидләр бандасы тар-мар ителде. Исмаил-Хан, исән калган аз санлы сугышчылары белән коралларын ташлап, Иранга качты. Операция шулай тәмамланды.

 

Еллар узды, мин Генераль штаб академиясен тәмамладым, башка сугышларда да катнаштым, генерал-полковник булдым. 20 ел үткәч кенә Ильяс Дауди язмышы турында ишетеп белдем. Өлкән сержант – кыю разведчик – башта Әфганстан, аннары Ташкент һәм башка шәһәрләрдәге госпитальләрдә дәваланган һәм туры мәгънәдә аягына баскан. Тумышы белән Татарстаннан булган, Азнакай егете Ильяс Сафин Мәскәүдә И. Губкин исемендәге нефть һәм газ институтының икътисад факультетын тәмамлый. Ул бүген күп нәрсәләргә ирешкән кеше, Мәскәүдә яши. Менә дигән эше, зур гаиләсе бар, биш бала үстерәләр. Бу сугышчыны – ике "Кызыл Йолдыз" ордены кавалерын – авыр яралану да, гариплек тә, күңел ярасы да сындыра алмаган. Ул – тыныч тормышта да шундый ук көчле көрәшче. Мин Ильяс кебек йөзәрләгән солдатның хәрби командиры булуым белән горурланам. Тормыш андый кешеләрне бернинди сынаулар белән дә сындыра алмый.


Александр СКОРОДУМОВ, генерал-полковник
Ватаным Татарстан
№ 107 | 03.06.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»