поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
25.09.2015 Җәмгыять

Кабан күлендәге аккошларга Таһир, Зөһрә, Сөембикә һәм Мирас исемнәре бирелде

25-нче сентябрь көнне Кабан күле яр буенда Казанның Идел буе районында урнашкан балалар йортында һәм коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашында аккошларга исем бирү тантанасы үтә.

Яшь казанлылар бу елның яз аенда яңартылган Кабан күле буенда махсус эшләнгән ояларга ия булган биш кошка исем бирәчәкләр. Июнь аенда аккошларга исем сайлау буенча бәйге игълан ителгән иде. Җәй дәвамында шәһәр халкы һәм башкала кунаклары социаль челтәрләрдә аккошларга төрле исемнәр тәкъдим иттеләр. Милли һәм дөнья мәдәниятендә мәхәббәт һәм тугрылык символы булып торган кошлар өчен Руслан һәм Людмила, Таһир һәм Зөхрә, Ромео һәм Джульетта, Йосыф һәм Зөләйха, Иван һәм Марья, Жак һәм Жанин кебек исемнәр тәкъдим ителде. Араларында Казан һәм татар халкы белән бәйле булган Сөембикә һәм Мирас исемнәре дә бар иде. Тавыш бирү сентябрь башында тәмамланды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ике пар аккошка Таһир һәм Зөһрә, Сөембикә һәм Мирас исемнәре сайланды. Бишенче аккошка 2015 елның җәй аенда Казанда үткән спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты хөрмәтенә Фина исеме биреләчәк.

Чараның бәйрәм программасында - концерт номерлары, аккошлар ясалган рәсемнәр бәйгесе, кош исемнәре белән корабльләр әзерләү буенча мастер-класслар. Яшь катнашучылар күккә шарлар да очырачаклар. Балалар йорты һәм коррекция мәктәбеннән килгән кунакларны аннан соң бәйрәм табыны көтә.

Исегезгә төшерәбез, аккошлар өчен ясалган ояны ачу тантанасы яңартылган Кабан күле буенда 1-нче май көнне үткән иде. Ул вакытта бәйрәмгә шулай ук Идел буе районының балалар йортында тәрбияләнүчеләр чакырылды. Аккошлар шул мизгелдә үк шәһәрнең үзенчәлекле яңалыгына әйләнде. Иске Татар бистәсендә йөрүче туристлар әлеге гүзәл кошларга карап сокланалар.

Бәйрәм сәгать 14.00 башлана. Чараны оештыручы – проект партнерлары белән берлектә “Иске шәһәр” префектурасы, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми порталы.


---
Матбугат.ру
№ --- | 25.09.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе