поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең җыелма команда, ниһаять, дөнья чемпионатына эләгәчәк! Бишәр “Сникерс” кәгазе җыеп тапшырган кешеләргә шундый мөмкинлек бирелде. 

Бүген кемнәр туган
  • 11 Октябрь
  • • Габделфәт Сафин - җырчы
  • • Венера Шакирова - актриса
  • • Рузилә Хәертдинова - җырчы
  • • Фирдәвес Әһлия - язучы
  • • Дамир Фәттахов - дәүләт эшлеклесе
  • • Рөстәм Гафаров - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
24.09.2015 Җәмгыять

“Такырбаш”лар кая киткән?

Яшь әти-әниләрнең мәшәкатьләре артты. Бүген кечкенә балаларны чәчта­рашханәгә алып бару модага әйләнде. Башкалада гына да нәниләргә хезмәт күрсәтүче дистәдән артык махсус үзәк бар. Биредә гади генә осталар түгел, ә чәч­та­раш-психологлар эшли. Ир баланың чәчен кәттә итеп кистерү уртача 700-800 сумга төшә. Ә кыз тәрбияләү­че әти-әниләргә тагын да кыйм­мәтрәк түләргә туры киләчәк.

Шунысы да бар: балалар чәчтарашханәсенә бер атна-ун көн алдан язылырга кирәк.

Баланың чәчен өйдә генә кистерүчеләр кими  
 
Башкаладагы паркларның бер­сенә баргач, кызыклы сөй­ләшү шаһиты булырга туры килде. Урта яшьтәге шәһәр әбисе оныгы белән үзе йөри торган уенчык машина тирәсендә мәш килә. Сабый “тимер ат”ка бер утыра, бер төшә. Әби аны күзәтеп торып арыды, ахрысы – янәшәдәге эскәмиягә барып “кунаклады”. Озак та үтмәде, бала машинадан җиргә егылып төште. Урындыкта утырган әбисе килеп җит­кәнче, сабыйны узып баручы ха­тын-кыз күтәреп алды. “Кызыгыз бик шук икән”, – дип сүз башлады ул. Тик шунда ук: “Кыз түгел ул, малай”, – дигән җавап ишетте. Чәче ко­лагыннан узган бала, чыннан да, кызга охшаган иде үзе. Таныш түгел хатын гафу үтенде. Әби исә сүзен дәвам итеп: “Бер ай ярымнан бирле, баланың чәчен кистерергә дип, бик зәвыклы гаилә чәчтараш­ха­нәсендә чират җиткәнен көтәбез, бу көннәрдә шалтыратырга ти­ешләр инде”, – диде. Мода артыннан куып, өлкәннәр сабыйның чәче тәмам үсеп беткәнен дә сизми калган, ахры. Баланың чәчен кисәргә тәкъдим итүчеләр төрле­чә кызыктырып карый.
 
Казандагы шундый салоннар­ның берсенә шалтыраттык. Бак­тың исә, баланың чәчен аның йөз-битенә туры китереп кисәргә кирәк икән. Мәсәлән, түгәрәк һәм озынча битле сабыйларның башын төрлечә рәтлиләр. Әти-әни­ләргә баланың чәчен тәртиптә тоту өчен төрле косметик кремнар да тәкъдим итәләр. Монысы да – үзенчәлекле киңәш. Чәч кисте­рергә яңа туган баланы да алып килергә мөмкин. Әлеге хезмәт 350 сумнан башлана. Тәүге чәчне авыл мунчасында гына кырып атудан баш тартучыларга бу йоладан бәйрәм ясарга да вәгъдә итәләр. Оператор эш барышын видеога төшерәчәк. Ә чәчне би­зәкле конвертка салып бирә­чәкләр. Чәчне такыр итеп алдыру 250 сум тора. Тик, әйтүләренә караганда, бүген мондый хез­мәт­тән файдаланучы юк икән.
Бер яше тулмаган баланы чәч­тарашханәгә алып бару очсызрак. Бәяләр 300-350 сум тирәсе. Ә менә бер яшьтән зуррак малайларга гади итеп чәч кистерү 450 сумнан башлана. “Заманча” алдыру 490-500 сум тора. Сабыйның башында чәчен кырып, “яшен” сурәтләргә те­ләсәң, тагын 50-100 сум түлисе. Төр­ле рәсемнәр тө­ше­рү – 200 сум тирәсе. Кызлар чәчен кистерү 100 сумга кыйм­мәтрәк бәяләнә. Озын чәчне үрер­гә өйрәтергә дә тәкъ­дим итәләр чәчтарашханәдә. Ак­чаң гына җитсен! Кайбер салоннарда махсус курслар оештырганнар. Дүрт дәрес бер мең сум тора. Малайларны – айга бер, кызларны исә ике айга бер тапкыр чәчта­раш­ханәгә алып килергә киңәш итте­ләр. Чират бер атна алдан төзелә.
 
Чәчтарашханәдә бер баланың башын рәткә китерү өчен якынча бер сәгать вакыт бүлеп бирелә. Көйсез сабыйларны башта махсус уен мәйданчыгына чакыралар. Бу – чәчтарашка ияләшү өчен эшләнә. Ә чәч кисү өчен гади урындыкка түгел, ә төрле көйләр уйнап торган машина йә булмаса мотоциклга утырталар. Кызларга алсу яки кызыл төстәгесен тәкъдим итәләр. Бала каршында зур телевизор тора. Диварларда да мультфильм каһар­маннары сурәтләнгән. Бала онытылып китеп утырсын гына! Кайбер салоннарда истәлеккә фото да бүләк итәләр. Бишенче тапкыр чәч кистерү бушлай дип кызыктыручылар да бар. Башкалада өч яшьлек ир баланың чәчен кистерү иң кыйммәте ике мең сумга төшәргә мөмкин. Чәчтарашханәгә сабый белән тәүге сәфәр кәефне кырмасын өчен нишләргә?
 
Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:
 
– Баланың чәчен өйдә алда утырткан килеш кистергән очракта да, ул еш кына тик утырмый, кыбырсына. Ә чәчтарашханәдә кайчы, чәч алу машинасы гому­мән чит кеше кулында. Шуңа күрә бала куркырга да мөмкин. Чәч­тарашханәгә барганчы ук, сабыйга кая барачагыгызны, анда кем­нәр эшләвен аңлатырга тырышыгыз. Янәшәдәге гади салонга барганчы, балалар өчен махсус хез­мәт күрсәтүче урынга бару әй­бәтрәк. Чөнки биредә психологик басым азрак. Баланы көзге каршына утыртмагыз. Ул барыбер үзен күзәтеп утырмаячак. Ә менә баш очындагы кайчы куркытырга да ихтимал. Бала үзен тыныч тотсын өчен, аның кулына яраткан уенчыгын тоттырыгыз. Өч яшькә кадәрге баланы, гомумән, чәчта­рашханәгә алып бармасагыз яхшырак.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.09.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы