поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.09.2015 Фаҗига

Багана да юк, бала да

Балык Бистәсе районының Биектау авылында булган фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде. Сабан туеннан калган авыш багана өстеннән егылып төшкән 11 яшьлек Инсафның әти-әнисен юатыр сүз дә табып булмый. Инсафны туганнары бик сагына.

-Бик шук малай иде ул. Ут борчасы булды. Кушкан эшне шалт итеп эшләп куя. Әле бит фаҗига булыр алдыннан бәрәңге алдык. Әтисенә булышып, кап­чык­­лар кү­тәреп йөрде, – дип ис­кә ала әнисе Рәхилә. – Ике кызым, ике улым бар иде. Өчесен үзем планлаштырып алып кайттым. Ә кечесенә авырга узганны сизми дә калдым. Аллаһы Тәгалә миңа ул баланы сиздермичә генә бирде дә, Инсафымны белдерт­мичә алып та китте. Дүрт балам­ның барысы да газиз. Кулдагы бармаклар кебек бит алар. Кайсын киссәң дә, авырта. Инде Инсафсыз ничекләр яшәр­без? Йө­рәгем бу хәсрәтне ничек күтәрер?

Фаҗига буласы көнне Инсаф гомерендә беренче мәртәбә өе­нә иртә кайта. “Гел уенда булды. Уйнап туя алмады. Моңа ка­дәр укудан кайтканда гел соңга кала иде. Ә ул көнне йөгереп кай­тып керде. “Әни, мин бүген иң беренче кайттым. Әле сыйныфташларым кайтмады”, – диде. Моңа игъ­тибар биреп тормадым, – дип искә ала кайгыга баткан ана. – Апасын да, кечкенә энесен дә, сеңлесен дә ярата иде. Күңеле изге иде ул баламның. Апасы өчен нишләргә дә бел­мәде. Тик соңгы арада икебезнең дә башыбыз авыртты. Башының уң ягын күрсәтә торган иде. Егылгач та шул ягына зыян килгән. Ана күңеле сизә, диләр, берни дә белми калдым бит”.
 
Кичке якта Инсаф уйнарга чыгып китә. Аның белән бергә дуслары да була. Сабан туе мәй­да­ны­на барып уйный малайлар. Авыш баганадан барысы да берәр кат йөреп чыга. Инсаф тагын менә, әмма монысында багана сына һәм малай җиргә килеп төшә. Инсаф балалар Сабан туенда шуннан йөреп, беренчелекне алган була. Әле аңа әтәч тә бирә­ләр. “Егылгач, улым торып баса. Нәр­сәдер кычкыра да әле. Аннары тагын егыла. Аны канга баткан килеш күргәч, иптәшләре куркудан читкә йөгерәләр. Бу хәлне ишеткән күршем мине чакырып алды. Мин йөгереп кил­гәндә, улым үлгән иде инде. Баламны уятасым килде, тик ул кабат тормады, – ди ана. – Гаилә­без­гә бик авыр. Ирем Илгиз дә өзгә­ләнә. Кызым да энесен сагына. Кечке­нәләренә кадәр: “Абый китте”, – дип утыра. Ике яктан әби-ба­бала­рыбыз да бар. Оныклары өчен аларның хәс­рәтләнгәнен әйтеп бетерерлек түгел. Баламны төш­ләремә кер­мәсме дип көтәм. Дусларының төшенә керә, без­некенә юк. Калган балаларыма исәнлек телим. Бала хәс­рәтеннән дә авыры юк икән”.
 
Инсафның якыннары да аның үлемен авыр кичерә. “Андый бала бүтән юктыр. Йөзе нур чәчеп тора иде. Күңеле гел изгелектә булды. Кешеләргә булышырга һәрвакыт әзер иде”, – дип искә ала авылдашы Гөлчәчәк Хөс­нул­лина. Ә Айгөл апасы Мөхәм­мәт­җанова Инсафны үз баласыдай яраткан. Әле аңа атап ши­гырьләр дә язган. “Ин­сафның ки­нәт кенә арабыздан китүен бик авыр кичерәбез. Менә-менә кайтып керер төсле”, – ди ул.
 
Инсаф егылган авыш багана черек булган икән. “Өч елдан артык тора иде инде ул. Шуңа че­регән дә инде. Мин беркемне дә гаепләмим. Авыл җирлеге җи­тәкчелеге килеп хәлемне белде, шушы хәл өчен гафу үтен­деләр. Гаеплене эзлисем килми. Аңа карап кына баламны кайтарып булса иде”, – ди Рәхилә. 
 
Ә Инсаф белән бергә булган малайлардан гел сорау алалар икән. “Ул малайлар да кызганыч. Болай да бергә укыган иптәш­ләрен югалттылар, – ди укытучылар. – Инде хәзер гел шул вакыйга турында исләренә тө­шереп торалар. Инсафның үле­ме барыбызны да тет­рәндерде”. Ә багананы юкка чыгарганнар инде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.09.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»