поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.06.2009 Авыл

ГАЛИГӘ БАРАМ ӘЛЕ (ФОТО)

“Галигә барам әле” дип, Хәмдүнә Тимергалиева гына җырламый бүген. Дистәләгән район башлыгы өчен бик популяр җыру бу. Барысы да Гали дип шашкан. Хәмдүнә апа җырлаган Гали турында түгел җырлары, Самарадан төньяк-көнчыгыштарак урнашкан Похвистнево районындагы бер татар авылы хакында. Безнең Чирмешәннән 100 километр көньяктарак. Урысча атамасы – Алькино, барырга уйласагыз, картадан “Гали” эзләп чиләнмәгез тагын.

Татарстан халкы “Галидәгечә” яши, дөресрәге, эшли башласа, эшсезлек проблемасы хәл ителәчәк дип саный безнең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Бу авылга бармаган район башлыгы калмагандыр инде. Апрельдә анда министр Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация дә булды. Галигә өч-дүрт делегация җибәргән районнар бар – башта район башлыгы, аннары урынбасарлар, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары... Эре хуҗалыкларда, җитәкчегә ялынып эшләргә көйләнгән безнең авылларны “Галичә” – үз кесәсенә эшләргә өйрәтмәкчеләр. Сокланмаслык та түгел бит – 2 мең халкы булган авыл бернинди колхозсыз, инвесторсыз сокландырырлык итеп яшәп ята.

 

Пленка астындагы тормыш

 

Гали тау итәгендә урнашкан. Шул тауга боргаланып юл менеп китә. Менә шунда күтәрелеп карасаң, күз алдында шаккатырлык күренеш пәйда була. Төзек, матур йортлар. Зур-зур өч мәчет – андый мәчетләр бездә кайбер район үзәкләрендә дә юк. Йорт янындагы бакчада бәрәңге түгел, теплицалар. Пленкалар кояшта көзге кебек елык-елык ялтырап тора. Әкәмәт күренеш – без ияләнгән Татарстан авыллары түгел инде бу!

 

Авылга төп табыш китергән, аны таныткан үзенчәлеге дә шул теплицалар. Гали халкы яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Төп табыш – теплицада помидор һәм кыяр, өстәмә табыш – чәчүлек суган (севок) һәм кишер. Монда барып чыксагыз, “ничә түтәл суган утырттыгыз?” дип, халыкның ачуын чыгармагыз. Күпчелеге ничә сутый икәнен дә санап мәшәкатьләнми. Үземә кызык тоелган бер генә әйберне язып китим. Авылдагы берәүләрне “эшләргә яратмыйлар, ялкаулар” дип төрткәләбрәк әйтүчеләр булды. Шул гаилә башлыгы берни булмагандай, җиде стакан кишер орлыгы чәчүе турында сөйләп, бакчасын күрсәтте. Теплицасы юк кеше җиде стакан “гына” кишер орлыгы чәчә икән, димәк – ялкау. Ялкаулары дистәләгән сутый кишер үстергән авылда тырышлары нәрсә майтарганын үзегез чамалагыз.

 

700 йортлык авылга 1 мең машина. Аракыны бары тик бер генә кибеттән алырга мөмкин. Бездә чат саен булса, монда алар нибары өчәү.

 

 Гали кырмыска күче кебек. Авыл урамнары буйлап тыз-быз машиналар чабыша, урамда тырма-китмән күтәргән хатын-кызлар кызу-кызу йөрешә, бер башына барып җитәргә өлгермисең, алар инде сине узып киткән, авыл читендә җир эшкәртеп яталар. Хәтта кечкенә баласы булган ханымнар да коляскаларын бакчага алып чыкканнар, чүп утыйлар... Авыл тулы эреле-ваклы йөк машиналары, ике йортның берсенә кереп кара – сарай тулы капчык-капчык байлык, анда хуҗалар әллә кемнәр белән сатулашып ята. Базар диярсең. Бер дә мондый күренешкә юлыкмаган кешегә бик сәер тоела. Шуңадырмы, бу авылныкылар турында бер Самара сайтында “анда халык сәер, сөйләшергә яратмый” дип өнәмичә язган хәбәрләр укыган идем. Галигә баргач кына сәбәбен аңладым – монда кешеләрнең сөйләшеп торырга вакыты юк. Язның бер көне ел туйдыра, ә Галидә елына 11 ай – яз. Бары бер айда – октябрьдә генә бераз ялга охшаган көннәр була икән, анысы да теплицаларны чистартып, яңа пленка җәеп үтә. Аннары ноябрьдән помидорга тотыналар...

 

Якты җәйдә урамда, кышкы карда буранда

 

Барам шулай авыл урамы буйлап – капка төбендә берәү чәчүлек суган (севок) чистартып ята. 75 яшьлек Минҗәүһәр әби булып чыкты. Үзе генә яши икән. Әйтүенә караганда, пенсиясе дә җитәрлек. Нигә азапланасың, дип сорагач, болай ди:

 

– Гайбәт чәчеп йөрергә вакытым калмасын дип утырттым, улым. Эшең булмагач, кешегә йөрисең, сөйләшә башлагач, гайбәт сөйләшәсең. Алла сакласын, гөнаһ җыясым килми. Яшьләр бик тырышып эшли, аларга күп кирәк, балалар үстерәселәре бар. Хәерчелек матур түгел бит, ике кулың эшләсен, авызың ашасын. Бәндәләр уңай бездә. Якты җәйдә урамда, кышкы карда буранда...

 

Авылда казылык цехы да бар. Анда дистәләгән төрдәге товар җитештерелә. Галидә ясалган ат казылыгы Самара өлкәсендә генә түгел, башка регионнарда да дан казанып өлгергән.

 

Халыкның яшелчә белән шөгыльләнүе 1934 елдан, авылга Фатих Тарзиев атлы “егерме биш меңче”, ягъни күмәк хуҗалыкка рәис итеп җибәрелгән шәһәр кешесе килгәч башланган. Яшелчәчелек белән шөгыльләнеп, ике ел эчендә колхоздан “миллионер” ясый Тарзиев. Халык та моның табыш китерүен аңлап, ачык грунтта кыяр үстереп сата башлый. 2000 елда Мингани Сафиуллин авылда беренче буларак теплица ясый. Шуннан китә...

 

– Ничек әйтергә инде, безнең халык көнчерәк, – ди авыл башлыгы Идрис Муллабаев. – Алар эшли, без булдырмыйбызмыни дип, калганнар да тотынды. Икенче елда ук егермеләп теплица иде, бүген 714 йортка – 468. Бик күп хезмәт сорый торган эш, ләкин халык эшли. Акчасын иркен тота, тамагы тук, кияргә киеме, машинасы бар. Кредит алыгыз дип, безне дә кысалар, ләкин халык алмый, чөнки тотарга акчасы бар. 5-6 яшьлек бала да эшли, ә эш ул тәрбияли, урамда йөрергә вакыт калмый. Авылдагы бер генә укучы да милиция бүлегендә исәптә тормый.

 

Районда колхоз тарату экспериментын беренче бездә – татар авылында ясадылар. Болар яши алыр микән дигәннәрдер инде. 2000 елда колхоз бетте, ләкин аны сизмәдек – әллә колхоз булган бездә, әллә юк. Халык колхоз таралуга ун ел алдан әзер иде. Бар кеше җир белән шөгыльләнә, һәрберсендә 30-40-50 сутый җир. Ул вакытларда әйтәләр иде, сез – спекулянтлар, үзегезгә генә эшлисез... Ачу чыга иде, менә килегез дә, безнең кебек эшләп карагыз, дип әйтә идем. Ә хәзер, Гали авылыннан үрнәк алыгыз, диләр. Район башлыгы бер авылга баргач, Галидәге кебек теплица ясарга үгетләгән, шуны ясаучыга 100 мең сум бирергә вәгъдә иткән. Бушлай, кире кайтарырга кирәкми! Шул акчаны алучы булмады. Әйтәм бит, эше бик авыр. Ә ул авыл халкы эшләргә яратмый, ничек акча табарга да эчәргә дип уйлап йөри... Галидә 14 фермер, бөтен җирләр дә эшкәртелә, инде җир җитми, совет вакытында сөрелмәгән тау башларын да эшкәртә башладылар. Күрше авылларны эш белән тәэмин итәбез, көненә 250-300 сум эшлиләр.

 

– Татарстан халкы да булдырыр микән моны, ничек уйлыйсыз?

 

– Халыкны бераз төрткәләргә кирәк, колхозга гына ышанып ятмасыннар. Товарны сатуда бернинди проблема юк. Чит илдән кертелгән, тартмада ятып пешкән помидор урынына, якынча 30 %ка кыйбатрак булса да, безнекен, сабакта пешкәнен ала халык.

 

– Теплица дөрестән дә шулай яхшы табыш китерәме?

 

– Бер төптән 3 кг помидор алырга кирәк дибез. Башта аны кыйбаткарак сатасың, аннары җәй азагына егерме сумга кадәр төшә. Бер куактан 100 сум алырга була. Менә биш сутыйлык теплицада 1 мең төп помидор икән, 100-120 мең сум табыш керә дип әйтергә мөмкин. Ә бездә 50 сутыйлы теплицалар да бар. Дөрес, чыгымнары да күп. Шуңа да бер теплицага гына карап тормыйлар. Уртача 15-20 сутый суган орлыгы, шулкадәр үк кишер үстерәләр. Берүзе торучы әби-бабайлар да пенсияләрен генә көтеп ятмыйлар. Үземнең дә 5 сутый помидорым бар. Беренче елда ук файда китерде. 40-45 мең сумлык чыгым булгандыр, 120 мең тирәсе табыш керде.

 

Теплица бала карау белән бер...

 

Идрис әфәндедән теплица күрсәтүен сорагач, үзе белән ияртте: “Минем дә ул кешеләргә барасым бар”. Бер бик шәп кенә йортка килеп керде дә, хуҗа белән кызып-кызып сөйләшә башлады. Миңа күрсәтер өчен шулай борчыладыр дип уйлап уңайсызланган идем, үзенең дә мәшәкатьләрен хәл итеп йөреше икән, помидор сатасы бар... Монда аны инде 1 майдан сата башлыйлар. Авылда беренче теплица ясаган Мингани Сафиуллин булып чыкты хуҗа дигәнем.

 

– Туймазыда кыяр-помидор сатып йөреп, шуннан өйрәндем. Чыгым бар, ләкин табыш алырга була. Менә минем 12 сутый, газ өчен сезонына 50 мең сум түләдем, пленкасы 18 меңгә төшә, каркасына агачны кем ничек юнәтә инде. Эшләвең бушка, бер төп помидор 100 тәңкә бирә, һава торышы шәп икән, күбрәк тә була. Эше авыр түгел аның, ләкин тынгы юк. Бала караган кебек, төнлә дә әллә ничә тапкыр чыгып керергә кирәк. Җил икән, форточкаларны ябасы. Мичне сүндереп, газ чыгып утырса – уңышсыз каласың. Кыздырса – ачарга кирәк.

 

Мин әле ярты авылны үсенте белән дә тәэмин итәм. Бу эшкә теләсә кем тотына ала, ләкин берәр теплицада эшләп, өйрәнергә кирәк. Чөнки бик четерекле эш, монда килеп карап кына булмый. Үземнән үсенте алучыларны әле дә өйрәтеп йөрим. Помидорга төтен ярамый, хәтта тәмәкенеке дә. Кыяр тиз өлгерә, шуңа да файдалырак, ләкин температура режимын саклау бик авыр – төнлә +16-18 градус кирәк, көндез 25 Со. Чирләсә, агу сиптерәсең. Ашлама кертмибез, тирес кенә. Берәр кешедән эшләп карап өйрәнергә мөмкинлегең булмаса, бер-ике сутыйлык кына кечкенә теплица ясап карарга киңәш итәм. Икегә бүләсең дә – яртысына кыяр, калганына помидор утыртасың. Башта авылдагы берәр үткенрәк малайның тотынып, башкарып чыгуы һәм башкалар миңа конкурент булырлар дип курыкмыйча, калганнарны да өйрәтүе кирәк...

 

Эссе һәм юеш теплица эчендә басып торганда гыйбрәтле хәлне искә алдылар – бездән килгән бер район башлыгы, җылыту мичләрен күргәч, “газовиклар моңа рөхсәт бирмәячәк”, дигән икән. Казылык җитештерү цехына кергәч, санитарларның рөхсәт бирмәячәген әйткән. Районыңда шушындый шартлар икән, әллә кайдагы авыллардан тәҗрибә өйрәнеп йөрүнең кирәге бармы? Бәлки, башта райондагы тәртипләрне үзгәртергәдер?

 

– Авыл бай булгач, эшләү дә җиңел, – ди Идрис Муллабаев. – Бөтен чаралар эшмәкәрләр акчасына уза. Мин дә аларга булышам. Теләсәң, һәркемгә аяк чалып була инде ул. Менә болай дөрес түгел, закон буенча, шартын китереп яса, дисең. Бөтен әйбернең дә җаен табып була. Санэпидстанция белән дә, газовиклар белән дә сөйләшеп, килешеп була. “Газовиклар рөхсәт бирми”, диләр. Сөйләшсәң, була. Дөрес, монда район җитәкчелегенең катышуы кирәк. Алар инициатива белән чыгарга тиеш. Район юл күрсәтә алса, бизнес китә. Башта бераз җае килеп бетми инде аның. Бөтен әйбер килешле, законлы булсын өчен акча кирәк. Ә бераз “скосить” итеп эшли башласаң, акча кереп тора, эшмәкәр бераздан үзе тәртипкә кертә барысын да. Эшли башламас борын законча булсын дип кысалар, ә бер бит кәгазь алыр өчен дә акча кирәк. Кәгазь эшләнә торсын, акча эшли башларга кирәк.

 

Гали районда балалар туу буенча икенче урында – 2008 дә 27 нарасый дөньяга килгән. Райондагы калган татар авыллары да җитеш яши икән, ләкин Гали кебек булдыра алучылар юк.

 

Гали – совет елларында мәчетләрен саклап калган аз санлы татар авылларының берсе. Дөрес, 60 нчы елларда өч мәчетнең берсе ябыла, ләкин калганнарын халык саклап кала. “Сәнәкләр белән урамнарга чыкканнар”, – дип сөйләде Идрис әфәнде. Искеләре урынына яңа мәчетләр салганнар. 

 

 – Безнең халык урыс арасында булса да, татарча гына сөйләшә. Үз телебездән оялмыйбыз. Тугызынчы класска кадәр атнасына ике сәгать татар теле керә. Минем Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт әйтәсем килә. Аларның идеясен – дөньядагы татар халкын бердәм итүне хуплыйм. Без бердәм булсак, телне дә, динебезне дә югалтмабыз, – ди башлык.

 

“70 центнер чыкмый”

 

Авылның бер мәчетенә кергән идем, бер абзый тузан суыргыч белән җыештырынып йөри. Фермер Рөстәм Баһаветдинов булып чыкты ул. Әлегә мөәзин вазыйфаларын башкара икән. Үзенең басуларын күрсәтергә алып китте. Рөстәмнең 250 гектар җире бар, абыйсы Наил исә Галинең иң эре фермеры – 1200 гектарда эшли. Болар башлыча көнбагыш игеп, шуның маен сыгып саталар икән. 11 туган, шуларның сигезе – ир туганнар – Галидә. Наил былтыр Татарстанга 500 тонна май саткан. Уңышлары белән мактанырга яратмый, мыек астыннан гына каһкаһәле елмаеп: “Сездәге кебек гектарыннан 70-80 центнер ашлык җыя алмыйбыз инде, 20 була. Җитә”, – ди. Рөстәм яңа гына май сыга торган машина сатып алган. Шуны күрсәтеп мактанып та алды.

 

– Намаз укыганда барысы да җиңел. Аллаһы Тәгалә бөтенесенә юлны үзе ача. Тегендә-монда йөрергә вакыт калмый, намазыңны укыйсың да, аек башка эшеңне эшлисең.

 

Рөстәмнең теплицасы юк икән, ачык һавада эшләүне хуп күрә. “Би-ик уңган, сәләтле кеше генә эшли ала”. Әйтүенчә, аның зыяны да күп икән. Дөрестән дә, ябык теплица эчендә еллар буе эшләү саулык китерми торгандыр, Гали халкы да яхшы тормыштан керешеп китмәгән бит аңа... Рөстәмнең бер абыйсы балаларын укытып бетергәнче генә теплица тоткан да, укытып бетерүгә үк сүтеп аткан. “Туюы җиткән иде”.

 

– Татарстанда авыллар көчле түгел шул. Анда эшмәкәрлек ягыннан арткарак калган халык. Бездә иртән тегеннән алалар да, кич монда саталар. Шулай да, Татарстанның спорт уңышларына сөенәбез, “Ак Барс”, “Зенит” өчен “авырып” яттык телевизордан карап. Дин ягыннан да күтәрелеш бик яхшы булыр иде. Рөстәм Миңнехановлар татарча сөйләп җибәрсә телевизордан, сөенәбез инде, татар күтәрелә дип.

 

Авылда яшьләр кала. Менә үзем бер ай элек кенә кызымны кияүгә бирдем. Чиста мөселман туе булды. Җырлау да, хатын-кызга сүз бирү дә юк. Вәгазь, муллалар сөйләде. 200-500 мең сум чыкты, диләр, безнең 60-70 кенә, әлхәмделиллаһ, бөтен кеше риза калды.

 

– Кризис бит, акча табу кыен түгелме?

 

– 300 мең сум кредит алган идем, мөселман кешесенә ярамый, диделәр дә, икенче айда ук 326 итеп кайтарып бирдем. Дуслар, туганнар булыша. Шөкер итсәң, тырышып эшләсәң, җитә. Халыкның күңелен күрергә кирәк. Менә минем Наил абый урак беткәч, һәр җир пае өчен икешәр центнер бодай, унар литр май бирә. Печәне, саламы. Уңыш булса, күбрәк тә эләгә, иген аз елларда да буш итмәде. Шуңа да бер генә кеше дә үз паен аңардан алып, башкага бирмәде.

 

Рөстәм чәчүлек суган (севок, “Галичә” әйткәндә – чәмчүк) да чәчә икән. Монысы да бик авыр, вак эш. Бер җәйгә өч тапкыр чүбен генә утыйлар. Авылдагы кайбер оста куллар суган орлыгы чәчә торган җайланма ясагач кына эшләр бераз җиңеләйгән. Сорагач, Рөстәм әфәнде табыш буенча да бераз мәгълүмат бирде. 8 сутыйдан якынча 40 мең сум тирәсе акча керә, чәчүчеләргә һәм суганны җыючыларга, орлык сатып алуга 5 мең тирәсе чыгым китә. Эссе җәйдә башыңны күтәрми эшләсәң, 8 сутыйдан 35 мең сум алып була дигән сүз. Күп тә түгел кебек, 12 айга бүлсәң, ай саен 3 мең сум  дигән сүз. Ләкин бит беркемгә дә буйсынмыйсың, үзең өчен генә эшлисең! Безнең колхозчылар бит шундый ук акча өчен хуҗалык җитәкчесенең күзенә карап тора, тегесе шуны да вакытында түләми интектерә...

 

“Галичә яшибез!”

 

“Галичә яшәү” рәвешен кайбер түрәләр үз районнарында актив пропагандалый да башлады. Ләкин кайчак, уңны-сулны карап тормыйча, авылның менталитеты белән исәпләшмичә эшлиләр моны. Мәсәлән, күп кенә районнарда һәр авыл башлыгыннан теплица ясауны таләп иткәннәр. Аңардан күреп, башкалар өйрәнәчәк, янәсе. Теплицада помидор җитештерергә әле безнең халыкның өйрәнәсе бар, ә менә бәрәңге үстерә һәм сыер асрый беләләр. Бәрәңгегә һәм сөткә рәтле бәя булса, безнекеләр теплицасыз да җиңел сулап куя алыр иде. Бакчасындагы бәрәңгесен бушлай диярлек биреп җибәргән авыл агае помидорын “дөрес”рәк сата башлар микәнни? Дөрес, “Гали тәҗрибәсен” дә өйрәнергә кирәктер. Белгән әйбернең комачаулаганы юк әле. Ләкин безнең авылларның эшләргә күнеккән шөгыльләрен “галичә яши башлыйбыз” дип сызып ташларга кирәкми. Ни генә дисәң дә, Самара өлкәсенә кояш юмартрак карый. Ә без “мәңге яшел помидорлар иле” Удмуртия белән чиктәш яшибез.

 

P.S. Галидә кунаклардан болай да шактый арганнар инде, шулай да түзәләр. Бу әле баласы гына, киләсе елда монда федераль Сабан туе уздыру планлаштырыла, 500 ләп делегат көтелә... Помидор үстерәсе, сатасы бар бит, безнең кайбер түрәләр генә инде еллар буе тәҗрибә өйрәнеп йөрүдән армагач та... Идрис әфәнде белән саубуллашам. Телефон шалтырый. Галигә тәҗрибә уртаклашырга тагын ике районнан делегация килмәкче... Кайдан икәнен ишетмичәрәк калган:

 

– Тукмарадан киләбез, диделәр бугай, сездә шундый район бармы? – ди.

 

ТУКмара булса, килмәсләр иде, Идрис әфәнде, мин әйтәм. АЧмара районыдыр ул!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор фотолары.


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ --- | 29.05.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»