поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.09.2015 Язмыш

Сорап алган ялгызлык

Фаҗигале үлем белән китте Таңчулпанның ире. Кырык сигез яшь кенә иде әле үзенә. Хатын турында халык төрлесен сөйләде.

Берәүләрнең күзе ирдән калган байлыкка кызыкты. Ике катлы иркен таш йорт, аның янында терәлеп торган зур гараж, берсеннән-берсе затлы ике машина. Икенче берәүләр, киресенчә, Зәвир кебек уңган, тырыш, булдыклы ирне югалтып, кырык дүрт яшендә тол калган хатынны кызганды. Өченчеләрне ире белән егерме елдан артык бергә гомер иткән Таңчулпанның каты бәгырьлеге гаҗәпләндерде. Кинәт кенә ире үлү хәбәрен ишеткәч тә, аны җир куенына биргәндә дә, күмеп кайткач та, ник бер тамчы күз яшен төшерсен! Ә менә әтиләре кайгысыннан кызы Әлфинурның керфекләре кипмәде аның каравы. Хәтта улы Фаилнең дә күзләре кызарган иде. Зиратта Зәвирне озатырга килгән бик күпләр аның хакында җылы сүзләр әйттеләр. Ә Таңчулпан, тирә-яктагы таш сыннар кебек, өнсез-сүзсез катып тора бирде. Күзләренә эләктергән кара күзлек аша хатынның ни кичергәнен беркем дә белмәде. Зәвирне җирләп кайткач, халыкны ашханәгә җыеп, тиешле догасын укыттылар. Таңчулпан авыр чакта терәк булган туганнарына, дусларына зур рәхмәт әйтте. Болай да басынкы, тыныч тавышы гына урыны-урыны белән өзелеп куйды. Халык таралды. Таңчулпан якыннары белән генә калды.

Буш, караңгы өйгә алар кичкырын гына дүртәүләп кайтып керделәр. Әлфинур бу авыр минутларда әнисе яныннан китмәскә тырышты. Фаил, әтисен эзләгәндәй, гаражга чыгып китте. Таңчулпанның сеңлесе Рәхилә, диванда тын гына хәрәкәтсез утырган апасын юатыр өчен, кирәкле сүзләр таба алмыйча изаланды. Хәер, Таңчулпан аны ишетерлек хәлдә түгел. Ул бүген үзе генә белгән дөньяда, әллә кайда иде. Күзләре генә бер ноктага карап текәлеп тора да, җанын каезлаган сорауларына җавап эзләгәндәй, Зәвирнең тирә-­яктагы киеменә, әйберләренә төбәлеп карый... Әйе, бүген барысының да миләрен бер авыр уй әрнетә – ничек болай килеп чыкты бу? Гөрләтеп яшәр урында нигә ул салкын гүрдә ята? Авыр тынлыкны бозар өчен, Әлфинур телевизорны кабызып куйган булды. Күзләрен кая төбәргә белмәгәнлектән, карашларын экраннан алмыйлар, ә күңелләре әллә кайда...

Йончыган, арыган әнисен Әлфинур икенче катка йокы бүлмәсенә менгереп яткырды. Өстенә җайлап йомшак җәймә япкан кызының кулларын әнисе бер мизгелгә тотып алды да әкрен генә кысып куйды. Сеңлесе килеп, бала сөйгәндәй, башыннан сыйпап китте. «Ятыйммы яныңа?» – дип үзен генә калдырмаска тырышкан кызы белән сеңлесен Таңчулпан бүлмәдән чыгарып җибәрде. Шулай да, йөрәгеңне кайгы суырган бу мизгелдә мондый якыннарың булу ничек яхшы... Алар булмаса, ни кылыр иде Таңчулпан ялгызы?

Аны бүген йокы алмады. Көне буе тыеп килгән яшьләре, йомылган керфекләре аша бәреп, иреккә чыктылар. Менә шулай, эчендәген кешегә күрсәтмичә, гомере буена тыелып, басылып яшәде Таңчулпан. Зәвир кунарга кайтмаганда, аны көтеп, капкадан күзен алмыйча, тәрәзә янында таңга хәтле басып торган чаклары булды. Ул өйдә чакта да ун кеше сыярлык киң караватның читендә яткан ире белән үзенең арасындагы салкынлыктан өшеде Таңчулпан. Күңеле туңды. Хатынына аркасын борып йоклап киткән иренең тын гына сулыш алуын тыңлый-тыңлый, Таңчулпан кавышкач та бианасы биргән тар гына сиртмәле караватны, икесенә дә җитә торган уртак юрганны сагыш белән искә алды. Тар караватта иренең үпкәләве озакка бармый. Ул, хатынына терәлеп бераз яту белән, борылып, назлы кулларын йөртә башлый иде. Нигә алдылар алар икесенә ике аерым җәймәне, араны ерагайткан бу киң караватны? Хәер, карават кына гаеплеме икән?.. Җиргә сеңеп беткән иске өйләрендә алар нинди бәхетле иде! Кешедән калган җимерек йорт булса да, үзләренең җылы куышларына сөенделәр. Шул бәп-бәләкәй өйдә ике балалары туды. Сиртмәле өч тимер карават, зур гына мич, ике өстәл торган өй аларга бер дә кысан күренмәде.

Башта бәхетеннән очып йөргән хатынны бу ике катлы яңа йортлары соңгы елларда сөендерми дә башлады. Әллә ничә бүлмәле йортта ир белән хатын бер-берсен күрмәделәр дә диярлек. Башта гаражында кешегә машина көйләп, соңрак машина төзәтү буенча үз эшен ачкан Зәвир, шушы биек йортны салам, дип, көне-төне эшләде. Кешедә хәзер машина күп. Район үзәге булгач, клиентлар җитәрлек. Зәвирнең эше җай гына барды. Өстәвенә Таңчулпан, чирканып-иренеп тормады, мал үстереп сатты.

Икәүләп тырыша торгач, тормышлары алга китте. Балаларын үстереп, укырга керттеләр. Ике катлы зур өйнең ишегалдына таштан мунча, гараж салдылар. Икесенә дә затлы машина алдылар. Зәвир, элекке кебек мазут-майга батып, машина астында ятмады, кеше яллап эшләтте. Соңрак машина кирәк-яраклары сатыла торган кибет тә ачып җибәрде. Тик өйдә байлык арткан саен, аралары суына барды. Зәвирнең моңа хәтле Таңчулпан белмәгән «текә» дуслары барлыкка килде. Эше яхшы барсын өчен, Зәвир урында эшләгән кирәкле кешеләр белән танышты. Соңгы арада гаиләсеннән читләшә башлаган ир күп кенә вакытын яңа дуслары, файдалы танышлары арасында үткәрә башлады. Бай ирләр янында җиңел акча яратучы җилбәзәк хатын-кызлар чуалырга ярата. Зәвир дә хатынына бирә алмаган назларын башка яшь, дәртле хатыннарга бирде. Өенә кунарга кайтмый калган чаклары да күп булды. Нинди сабыр холыклы Таңчулпанның да түземлеге төкәнде. Тормыш ямен тавыш-гауга бозды.

Хатын яратып тормышка чыккан ирен танымас булды. Әйе, байлык кешене үзгәртә икән шул. Кызганычка, бар кешене да яхшы якка түгел... Зәвирнең төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы, сөйләшүенә хәтле үзгәрде. Яшь чакларында Таңчулпанны сокландырган, бүрек кебек күпереп торган чәчләрен пәке белән заманча кырып, бармакларына калын ялтыравык балдаклар кигән ир түгәрәк корсак үстереп җибәрде. Кайчандыр бергә машина астын чокыган иптәшләре белән Зәвир текәләнеп, бармак тырпайтып кына аралашты. Байлык ягыннан үзенә иш булмаган күрше-күлән, артта калган дуслар онытылды. Башта бер-­ике тапкыр хатынын алып, соңрак акча яраткан яшь туташларны ияртеп, Зәвир еракка ял итәргә йөрде. Иренең шулай ачыктан-ачык үзен мыскыллавына сабырлыгы бетеп, Таңчулпан үзен санга сукмаган Зәвирдән аерылырга булды. Тик байлыгын, акчасын бүләсе килмәгән ире үзенчә, үзенә ошаганча яши бирде.

...Таңчулпан торып, тәрәзә янына килеп басты. Тышта ­си­бәләп яуган җәйге яңгыр хатынга кушылып елый кебек... Иренең кайтканын көтә-көтә, күпме төннәр үткәрде Таңчулпан бу тәрәзә янында. Хыянәтләренә түзә алмыйча ачынып, Зәвирне каргаган чаклары да булды. Хатынның йөрәген яндырып гаеп тойгысы телгәләде: «И Ходаем, каргышым төштеме әллә?..» Гаилә учаклары менә шулай аянычлы сүнгән өчен... Өмет-хыяллары киселгән өчен... Ялтыравык байлык дөньясында күзе чагылган ирен югалткан өчен...

Икенче яктан, Таңчулпан үзе дә, иреннән калышмыйча, көн дими, төн дими, дөнья йөген тартты. Булмаганны булдырырга, җитмәгәнне җиткерергә тырышты. Менә хәзер барысы да бар, үзләре генә юк шул алар. Зәвир җир куенында. Таңчулпан да кайчан тернәкләнер әле, кайчан тормыш ямен яңадан тоя башлар? Ул да әле юк санында... Ходайның аларны муллык белән сынавы шушы булдымы икән? Күтәрә алмады сыман Зәвир бу сынауны... Иренә ялынып, ялварып, көйләп-үтенеп тә тормыш­лары бармагач, Таңчулпан Ходайдан ялгызлык бирүен сорады. Парлы булса да, мондый тормышның яме калмады Таңчулпан өчен. Балкып торган дөньялары сөендермәде. Нечкәрә барган мәхәббәт җепләре тартыла-тартыла өзелде. Арага тирән упкын керде. Күзен байлык, гөнаһ элпәсе томалаган Зәвир шул чоңгылга төшеп юк булды. Машина газына агуланып үлгән Зәвирне мәктәпне яңа бетергән бер кыз белән бергә эчке яктан ябык бер гаражда киемсез-нисез килеш таптылар. Һәрбер катлаулы вакыйгадан чыга белгән, һәрчак уяу күренгән ир кеше җилбәзәк хатын-кыздан шулай башын югалтты. Ә бәлки, бу аның сизгерлеген югалту түгел, ә кылган гамәлләре өчен җаваптыр. Кем белә... Бер нәрсәне дә үзе белән алып китә алмады Зәвир. Барысы да өелеп калды.

Менә...Таңчулпан сора­ган ялгызлык та килде. Тик бәхет кенә юк... Ничек яшәргә?.. Ничек онытырга барысын да? Кайдан, кемнән дәва эзләргә? Балаларга тагын элеккечә ничек терәк була алырга? Ничек бөгелмәскә? Балалар тиздән тагын китәрләр. Берсе укый, берсе эшли. Аларның үз тормышы. Бу зур буш йортта ничек яшәргә? Теләп алган ялгызлыкка ничек түзәргә? «...Эх, әнкәй исән булса!..» Юк шул! Таңчулпанның дөньяда иң газиз кешесе моннан өч ел элек китте. Өе авылда буш тора.

Сеңлесе Рәхилә гаиләсе белән аръякта гына яши. Таңчулпан шкафтан әнисенең төсе итеп саклаган җиңсез яшел бәрхет камзулын эзләп тапты да өстенә киеп куйды. Йомшак бәрхеткә борынын төртте. «...Әни исе килә...» Хатынның йончыган, өшегән гәүдәсенә җылы булып китте, әйтерсең лә иңнәрендә әнисенең кытыршы кулларын тойды. Бик авыр чакларында бер генә кайтып егылмады Таңчулпан әнисенең бусагасына. Күңеленә әнисенең сүзләре килде: «Балам, тормышыңда ни генә булмасын, туган йортың барлыгын онытма. Монда яралы йөрәккә туфрак сипсәң, туфрак та дәва...» Үз йортын, дөньясын, тормышын Таңчулпан ташлавын ташламас. Өеңне ташлап чыгып китеп кенә, барысы да җиңел генә онытылмас. Шулай да, кайтып килергә кирәк әни йортына... Әнкәй үзе булмаса да, анда әниле һава бар... Ул һавада эленеп калган әнкәй тавышы бар... Идәндә ул баскан эзләр бар... Әнкәй эчкән чишмә суы бар... Әнкәй әйткән дәвалы туган туфрак бар...


Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»