поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.09.2015 Җәмгыять

Кануннар кем файдасына языла?

Хөкүмәт 2012 елда күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясау чыгымнарын халык өстенә аударды. Моңа кадәр өйләребезнең гомуммилкен төзекләндереп тору эше башлыча федераль бюджет карамагында булса, Торак кодексына төзәтмәләр кертелгәннән соң, ремонт эшләре тулысынча анда яшәүчеләр җилкәсенә төште.

 Ремонт өчен халыктан акча җыю программасын язу буенча Самара өлкәсе барысын да узып алга чыкты һәм беренчеләрдән булып тормышка ашыра башлады. 2013 елның 21 июнендә кабул ителгән 60 санлы “Самара өлкәсендә урнашкан күпкатлы йортларның гомуммилкенә капиталь ремонт ясау” дип аталган канунда хуҗа белән хөкүмәт арасында булачак мөнәсәбәт бик оста яктыртылган: Сталин, Хрущев заманында төзелгән һәм биш каттан тәбәнәгрәк йортларда яшәүче хуҗалар квадрат метр өчен 5,07 сум, күпкатлы йортларда яшәүчеләр 5.84 сум түләп торырга тиеш, дип язылган. Дөрес, авария хәленә җитеп тузган һәм бульдозер астына керәчәк йорт хуҗалары бу түләүдән азат ителә.
Түләүләр “Капиталь ремонт фонды” дип аталган операторның гомумхисабында яисә шул ук операторда, ләкин һәр йорт өчен аерым ачылган счетта тупланып барырга тиеш. Түләүләрне йорт хуҗалары үзләре сайлап алган коммерция банкына да ышандыра алалар, диелгән иде канунда.

Ашыгыч рәвештә кабул ителгән бу документның нечкә¬лекләрен халык үз вакытында аңлап бетерергә өлгермәде. Шуңа күрә бүген йортларның 99 проценты акчаларын “Капиталь ремонт фонды”ның гомумхисабына салып бара. “Утыз ел эчендә безнең фондта җыелган акчага бөтен йортларга да капиталь ремонт ясалачак”, - дип вәгъдә итәләр фондны оештыручылар. “Утыз ел яшәп булырмы әле, ай-һай”, - дип хафалана пенсионерлар. Чыннан да, 70 - 80 яшьтәге карт яисә карчык даими рәвештә акча түләп, утыз ел буе капиталь ремонт вакыты җиткәнне көтеп ята алмый инде. Андыйлар капиталь ремонт өчен килгән квитанцияләрне чүплеккә генә аталар.

Ә канунны укып, нечкә¬лекләренә төшенгәннән соң, акчаларын коммерция банкында җыя башлаган йорт хуҗалары ак сакаллы карт булдылар. Үз счетларына җыелган акчадан кайберәүләр акрынлап ремонт ясый да башлаган инде. Бер елны түбә алмаштыралар, икенче елны – лифт... Аларга утыз ел көтәргә кирәкми шул.

Акылга кайтып, коммерция банкына күчәргә теләүчеләр өчен канунда киртәләр куелганлыгы ачыкланды. Моны никтер ике ел буе көтәргә һәм үти алмаслык шартлар үтәргә кирәк икән! Ә менә йорт хуҗаларының коммерция банкында җыелган акчаларын (теләкләре булса инде) гомумфонд хисабына күчерү өчен бер ай вакыт та җитә. Канунның нечкәлекләренә төшенә башлагач, аның халык өчен түгел, ә файда эзләүчеләр өчен язылганын аңлый башлыйсың.

Җитмәсә, капиталь ремонт фондының эшчәнлеген беркем дә тикшерми икән әле. Ул гына да түгел, квитанция буенча түләгән акчаларыбыз фонд казнасына эләгү белән хәйрия садакасына әверелә һәм оешманың хосусый милке булып санала башлый. Чөнки Россия Федерациясе кануны буенча Самара өлкәсендәге капиталь ремонт фонды коммерция белән шөгыльләнми торган оешма (НКО) буларак теркәлгән. Ә НКО кануны буенча фондны оештыручылар оешма йөкләмәләрен үтәргә, ә фонд оештыручыларның бурычларын түләргә тиеш түгел.
Кайбер юристларның акыллы фикеренчә, фатир хуҗаларына ЖКХ, ТСЖ кебек оешмалар белән килешү төзегән кебек, фонд белән дә килешү төзергә кирәк иде. Шуның нигезендә халыкка хезмәт күрсәтелергә, ә булмаса, түләгән акчаларны судлашып алырга да була. Ә бу фонд белән беркем дә килешү төземәде бит. Нәрсәгә нигезләнеп акчаларыбызны кайтарырбыз икән? Берзаман фонд юкка чыкса да, очын таба алмабыз ахыры. Ярый ла ул оешмада вөҗданлы кешеләр эшләп, ремонтка дип җыйган акчаларыбызны кире кайтара башласа. Ләкин, тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, зур акча тупланган урыннарны “вөҗ¬дан” сүзе әлегә кадәр урап уза торды.

Ләкин өстә язылган сүз¬ләрне капиталь ремонт өчен килгән квитанцияләрне инкарь итеп, түләмәскә өндәү дип кабул итмәгез. Юридик белеме булган татар хәрәкәте активис¬ты Ригил Курмаев фикеренчә, хөкүмәт капиталь ремонт фондына акча җыю турында канун язган икән, Россия гражданнары аны тайпылышсыз үтәргә тиеш. Үтәмәсәк, суд, фатирдан куып чыгару, суга бөке кую кебек ысуллар белән булса да, түләргә мәҗбүр итәчәкләр. Шуңа күрә үз йортыгызда яшәүче халык белән берләшеп, акчаларыгызны коммерция банкына күчерү эшен башлап җибәрү – иң дөрес юл.

Ә күчерү өчен күп кенә шартлар үтәлергә тиеш. Шуларның беренчесе һәм иң мөһиме – йортта яшәүче бөтен кешенең дә квитанцияләре түләнгән булу шарты. Моның өчен һәр подъездда актив булдырып, халык арасында агарту эше алып барырга һәм, ике елдан соң булса да, акчаларыгызны үз йортыгызны ремонтлау өчен коммерция банкында (аның да ышанычлырагын сайларга, әлбәттә) җыя башларга кирәк.
Ашыгыч рәвештә кабул ителгән канунны үз файдабызга эшләтү юлы әлегә тик шул гына.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 21.09.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»