поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.09.2015 Язмыш

“Сине рәнҗеткән өчен бу”

Мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга килгәндә, алда нинди тормыш көтәсе күз алдына да килми иде әле. Яшьли әтисез калып, әни белән генә үстем. Шуңа күрә үземә тиң яр эзләгәндә, гел әти кебек кешене күзли идем. Тик бәхетем булмады минем. Этле-мәчеле тормышта, кешегә сиздермичә, дусларга сер бирмичә яшәп ятабыз.

Рамил белән институтта таныштык. Минем ятим кыз икәнне белгәч, ул әтиләрчә кайгырта башлады. Бераз акча эшләп алса, өс-башымны карый иде. Кирәк чакта акча да биргәләде. Дүр­тенче курска барганда, әнием авырып китте. Табиблар сөен­дермәде – 6 ай гына гомере калган, диделәр. Әни тиз бетеренде, бер ай да яшәмәде, үлеп китте.

Бу вакытларда миңа Рамил­нең әнисе терәк булды. Яшь чак, байлык-мөлкәт турында да уйламадым. Тизрәк укуымны тәмам­лап, үз гаиләмне корсам иде дип тели башладым. Рамил түгел, әнисе: “Әйдә, балалар, өйләне­шегез”, – диде. Шулай итеп, без гаилә корырга булдык. Әллә Рамилне ярата идем, әллә юк – инде белмим дә. Тик ниндидер ияләнү, “Кеше көлдермәскә!” дигән уй башымны биләп алган иде. Шулай итеп ир хатыны булып куйдым.

Туйлар үтте. Рамил әни малае булып чыкты. Сүз саен гел әнисен сөйләп тора, атна ахыры җитүгә, авылына алып кайтып китә. Ә мин каршы әйтмәдем, кая барса шунда ияреп йөрдем. Тик балага узгач, гел юлда йөрү авырлаша башлады. Рамил исә мине ишетергә дә теләмәде. Балабыз җитлекмичә туды. Менә шул вакытта иремнең чын йөзе ачылды да инде. Ул мине кыйный ук башлады. Каршы әйтеп булмый, китерә дә суга. Кайтып егылыр җирем юк. Авылдагы йортны әнинең бертуган апасы үз исеменә яздыртып өлгергән иде инде. Елап булса да түздем. Ирем бераз үзгәрер дип көттем. Тик еллар узган саен, ул кырыслана гына барды. Җитмәсә, әнисе дә кинәт үлеп китте. Инде киңәш бирердәй бер кешебез дә калмады. Рамил бөтенләй үзгәрде. Без бер-беребезне аңлый алмас хәлгә җиттек. Бер тапкыр аерылышырга дип талпынып карадым, барып чыкмады. Без яши торган фатир ипотекага алынган. Аерылыша калсак, мин иремә аның өлешен бирергә тиеш булып чыгам. Бирмим икән, бергә түзеп торырга кирәк булачак. Бар кыенлыкларны да, шатлыкларны да уртага салып уйлагач, аерылышмаска булдым. Ул арада икенче балабыз туды. Тик бу да иремне үзгәртмәде. Үз җаен гына карап, кирәк икән – авылына кайтып китеп, тели икән дуслары белән ял итеп яши бирде. Ә минем барыр җирем юк. Әнием­нең туганнары минем белән араны бөтенләй өзде. Әтинекеләр мине күптән оныткан иде инде.

Бу хәлләр мине тәмам туйдырды. Ничек булса да эшкә чыгарга кирәк, дигән максат белән бер балалар бакчасы ишеген шакыдым. Мөдир хәлемне аңлады. Ике сабыемны ияртеп, бакчага эшкә урнаштым. Билгеле, иремә бу ошамады. Аптырагач, ул көнләшә башлады. Юкса, балалар бакчасында бер генә ир заты да эшләми. Улларымны ияртеп эшкә барам, эштән кайта идем. Кайтып керүгә, ул кара тавыш чыгара. Аңлатып торуның мәгъ­нәсе юк. Эндәшсәң дә суга, дәш­ми торсаң да кул күтәрә. Төн буе елап чыгам. Йөрәгем белән рәнҗергә теләмәсәм дә, күңе­лемдәге авырлык бетми әле.

Шулай итеп 15 ел түздем. Ә быел ирем, юл фаҗигасенә эләгеп, кулсыз калды. “Сине рәнҗеткән өчен инде бу”, – ди ул. Аякларына да зыян килде. Дүрт айдан артык эндәшми генә аны тәрбиялим. Мин ашарына ки­тергәндә, юындырганда, ирем ирексездән елап җибәрә. Ә минем аңа карата бер генә хисем дә калмады. Кайчандыр төн урталарында куып чыгарып, чит кеше ишеген шакырга мәҗбүр иткән Рамилем хәзер күзләремә карап утыра. Юкса, аңа бернинди начар теләк тә теләмә­дем. Каргамадым да. Уйламаганда-көтмә­гәндә, дөньяның асты-өскә килде. Иремә карата кызгану да, ярату да калмады. Сабыйларым инде буй җитеп килсә дә, “әти” дип өзелеп тора. Балалар хакына аңа ярдәм итәм. Күпмегә кадәр шулай яшәп булыр, билгесез.

Гөлназ. Казан


---
Ватаным Татарстан
№ 138 | 18.09.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»