поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.09.2015 Язмыш

Улымның әнисен табасым килә

Кукмара районында яшәүче Сәвия апа улының әнисен эзли. Ун көнлек сабыйны балалар йортыннан алганга да шактый гомер – 34 ел вакыт үтеп киткән. Ул малай инде үзе гаилә корган, әти булырга өлгергән. Тик куркыныч фаҗига булып, Рөстәм хатыны һәм баласы белән бергә янып үлә. Хәзер Сәвия апа кадерләп үстергән, яратып тәрбияләгән улы турында аның чын әнисенә сөйләргә тели.

Менә шуңа да баласын калдырып чыккан хатынны эзли ул. Бер караганда, Сәвия апаның борчылуына аптырап та каласың. Әмма газиз баласын өзелеп яраткан ананың да хәлен аңлап була. Хәсрәтне икәүләп күтәрсәк, җиңелрәк булмасмы, дип уйлавы аның.

– Ә ул гомере буе улын эзләгән булса... Бәлки ул бала аңа кирәк тә булмагандыр. Кабат-кабат сорадым бит. Яшь кыз калдырып чыкты, зур урында укый диделәр, – дип сөйли Сәвия апа, өзгәләнеп. – Безнең озак еллар балабыз булмады. Бервакыт “Азат хатын” журналында балалар йорты, анда калдырылган балалар турында язма чыккан иде. Шуны укыгач, редакциягә хат язып җибәрдем. Җавап килде. Анда 3-4 бала тудыру йор­тының адресын күрсәткәннәр. Ярдәм кирәк булса, редакциягә килергә кушканнар. Без ки­ңәштек тә редакциягә бардык. Анда безгә бер юристның телефонын бирделәр. Шалтыраткач, ул өенә чакырды. Бик тә кыз бала аласыбыз килә иде. Роддомнарга шалтыратып белештек, кыз бала юк, диделәр. Ә Зур Кызыл урамындагы бала табу йортында ун көнлек җит­лекми туган ир бала бар икән. Без шул баланы барып карарга булдык. Баланы күрүгә еларга тотындым, и сабыем, бигрәк кечкенә (авырлыгы да нибары ике генә кило иде). Санитарка да миңа карап тора. Шулкадәр күңелемә якын булды. Баланы беренче көнне үк калдырасым килмәде. Икенче көнне иртән сәгать унга килергә куштылар. Алып кайтырга бернәр­сәбез юк. Казандагы абыйлардан юрган, чүпрәк-чапрак алып, иртәнге 8дә үк бала табу йортының ишек төбенә килеп утырдык. Бала 1981нең 19 гыйнварында туган, без аны 30 гыйнвар көнне алып кайтып киттек инде. Миңа, кайтып киткәнче үк, бала тапканнан соңгы декрет ялларын да рәсмиләштереп бир­деләр. Әнә шулай итеп уллы булдык.

Шул кайтып китүдән Рөс­тәмне бик яратып үстерә алар. Бала үсә, ныгый. Шатлык арты шатлык китерә гаиләгә. Борчулар да булмый тормый, әлбәттә. Рөстәмгә биш яшь чагында, күрше әбисе аңа, болар синең әти-әниең түгел, дип әйтеп кертә. Аннан кинодан күреп, мине дә чүп савытына салганнар идеме, дип сорый. Бик озак тынычландырырга туры килә күңеле кителгән сабыйны. Улларына сүз ишеттермәсеннәр дип, алар торган җирләрен дә алыштырырга мәҗбүр булалар. Соңрак, 7 сыйныфта укыган чагында Сәвия апа Рөстәм улыннан үз әниеңне эзлисең килмиме дип сорый. “Ул мине калдырып чыккан, мин бит аңа кирәк булмаганмын”, – дип җавап бирә улы. Әле былтыр, үләренә 15-20 көн кала да, Сәвия апа никтер янә бу хакта сүз кузгата. “Әни, без бер сөйләштек бит инде. Минем әни бар, ул берәү генә”, – дип кырт кисә Рөстәм.

“Аның турында бөтен фотоларын чын әнисенә күрсәтеп сөй­лисем килә. Менә 1 сыйныфка укырга кергән чагы, монысы – җиденчегә кергәч... – дип сөйли Сәвия апа. – Рөстәм үзе исән чагында әнисен табарга теләмәде. Улым булмагач, бик читен, хәзер аны тудырган әнисен эзләп табасым килә”. Сәвия апа инде “Жди меня” тапшыруына да мөрәҗә­гать итте.


Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ 138 | 18.09.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»