|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2015 Дин
Республика буенча корбан чалу урыннары (АДРЕСЛАР)Быел Корбан гаете 24 сентябрьгә туры килә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итәчәк. Корбан чалу Татарстан шәһәрләрендә махсус урыннарда башкарыла. Мәсәлән, Чаллы шәһәрендә инде бишенче ел корбан чалу Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты белән янәшәдәге үзәкләштерелгән мәйданчыкта уза. Биредә корбан чалу өчен барлык шартлар тудырыла: корбан чалу хезмәте күрсәтелә, бу йоланы башкаручылар җылы, салкын су белән тәэмин ителә. Шулай ук намаз уку өчен палатка куела, кайнар чәй эчү мөмкинлеге тудырыла. Бөгелмә мөселманнары 5 еллап инде Кызыл бистә урамында урнашкан махсус җирдә корбан чалалар. Быел да бирегә килергә мөмкин. Корбан чалуга кагылышлы сораулар белән Рафис хәзрәткә мөрәҗәгать итәргә кирәк (т. 89375773724). Рафис хәзрәт әйтүенчә, корбан чалыр өчен барлык шартлар тудырылган. Узган ел 160лап корбан чалганнар. Әлмәттә махсус урын шәһәр читендә көйләнгән. Әлмәтлеләр корбан чалу буенча имам-мөхтәсиб урынбасары Җәмил хәзрәт Хәлилрахмановка мөрәҗәгать итә ала (т. 89179115410). Лениногорскийда исә корбан чалу өчен махсус бүленеп бирелгән урынны гыйбадәт башкару өчен әзерлиләр. Район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт: “Корбан чалырга теләүчеләр үзәк мәчеткә мөрәҗәгать итә алалар, без аларга бөтен ярдәмне дә күрсәтәбез”, - диде. Республикабызда былтыр корбан чалу комплексы Лаеш районының Сокура авылындагы “Юлчы” мәчете янында ачылды. 24 сентябрь көнне узачак Корбан гаетенә биредә барлыгы 1200-1300ләп сарык әзерләячәкләр. Аларга теләсә кем заказ бирергә мөмкин. Моның өчен 89172214350, 225-10-65 яки (843) 299-79-97 номерлары буенча алданрак яки бәйрәм көнендә үк шалтыратырга кирәк. Казан шәһәрендә корбан чалырга түбәндәге мәчетләрдә заказлар кабул ителә
--- |
Иң күп укылган
|