поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.09.2015 Язмыш

Онытырга телим - мөмкин түгел, яралары калган йөрәктә

- Мин Бөек Җиңүдән соң туган бала. Ләкин ачы язмыш мине һәм минем әниемне, абыемны бик каты сынаган. Тормыш авырлыгын без күтәреп тә, өстерәп тә тарттык, ләкин сыгылмадык, шартлап сынмадык. Әле дә булса минем үткәннәрем төшләремә кереп йөдәтә.

Менә шундый йөрәк өзгеч истәлекләр белән башлады әңгәмәбезне Иске Ярмәк авылында гомер итүче Миннур Мисбах кызы Йосыпова.
Сугыш чоры балалары. Алар мылтык тотып дошманга каршы һөҗүмгә күтәрелмәгәннәр, ут эчендә үлем белән йөзгә-йөз очрашмаганнар. Әмма каһәр суккан ул сугыш алар язмышына да үтеп кергән, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен ай-һай нык татыганнар: көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылганнар, ятимлек ачысын белгәннәр, ачы үлем белән күзгә-күз очрашканнар.

- Безнең буын язмышына тирән эзен салды ул сугыш. Ачлык, ятимлек чыныктырды, ныгытты. Бөтен гомеребезгә җитәрлек күркәм сыйфатлар әнә шул елларда ук бөреләнгәндер. Тормышта һәрнәрсәгә үз көчең, үз хезмәтең һәм тырышлыгың белән ирешергә өйрәнгән, егылсаң да еламаска, тешен кысып түзәргә, сер бирмәскә күнеккән бит без, - дип дәвам итте сүзен Миннур апа.

Миннур апаның әтисе Мисбах Нуретдин улы Субеев Мәчәләй авылында туып үскән. 1938 елның мартында ул Минсылу Хәләфетдин кызы белән гаилә кора. Ләкин яшь гаиләгә куанып яшәргә насыйп булмый, Бөек Ватан сугышы башлана. Ул хәсрәтле көн яшь Минсылуның күңелендә нык уелып кала.

“Иртән яңгыр явып узган, болытлабрак тора. Сугыш хәбәрен ишеткән авыл халкының да күңелен болыт сарды, киеренкелек, гаҗизлек биләп алды бугай. Алга таба ни булыр? Моны әле беркем дә белми. Әмма хәвеф, югалтулар буласын сизенәләр... Шул көннән башлап авылда хәрби чор тәртибе урнашты. Фронтка повесткалар килә башлады. Ир-егетләрнең иң беренче төркеме 25 июньдә китте сугышка. Алар арасында әтиегез дә бар иде”, - дип, еллар үткәч искә алып, Миннур кызына сөйли ул.

Ирләрне авыл башына кадәр бөтен авыл халкы озатырга бара. Минсылу иренең муенына сарылып елый. Аның кулында сукыр кайнанасы, иренең вафат булган беренче хатыныннан ике яшьлек кызы Фәһимә кала. Өстәвенә хатын үзе дә бәби көтә. Ничек яшәрләр алар? Мисбахы гына исән-имин әйләнеп кайтсын иде. Калганына ничек тә чыдар ул. Шушы уйлар белән ул елый-елый ирен сугышка озата һәм хәлсезләнеп ятагына кайтып ава. Ә инде 15 август көнендә ул тупылдап торган ир бала тудыра.

Ләкин бәби таптым дип өйдә утыра торган заман түгел. Бронь белән калдырылган 6 - 7 тракторчы, комбайнчыны санамаганда, хезмәткә яраклы бөтен ир-атлар да фронтка китеп беткән. Барлык эш хатын-кыз, бала-чага, карт-коры җилкәсендә калган.

Авылда хезмәтнең ниндие бар - Минсылу көн-төн белән исәпләшми барын да башкара. “Ул чакларда ике сөйләшеп тору юк, нинди эш кушыла, ул-закон. Көлтә ташу, печән чабу, аны тартып ташу. Урман кисәргә бару, кышкы, язгы вакытларда дистәләгән чак¬рымнардан ат, үгез җигеп чәчүлек орлык ташу - барысы да безнең әниләр аша үткән. Тик ачлы-туклы килеш авыр хезмәттә булсалар да, зарланмаганнар, фашистлар тизрәк җиңелсен, сугыш бетсен дип тырышып эшләгәннәр”, - дип яшьле күзләрен сөртә Миннур Мисбах кызы.

Әле бит колхоз эшеннән тыш, фронт өчен җылы киемнәр җыю, оекбаш, бияләйләр бәйләү кебек башка эшләр дә бар. Фронтка җибәрү өчен йомырка, сөт, май, бәрәңге тап¬шырганнар әниләр. Җиңү дә шулай олысы-кечесенең тырышлыгы, фидакарьлеге, аяусыз хезмәте бәрабәренә яу¬ланган. Хатын-кыз, бала-чага кулына калып та, колхозлар таралмаган, терлекләре ачка тилмермәгән, басулардан уңыш җыелмый калмаган, җирләр дә сөрелгән. Авыл халкына да, азатлык өчен көрәшүче солдат белән беррәттән, һәйкәл куярлык!

Сугышның беренче айларыннан ук авылга кайгылы хәбәрләр килә башлый. Батырларча һәлак булды... Хәбәрсез югалды...Мондый кайгылы җил¬ләр күп кенә капкаларны ша¬кый, күпме әниләрне тол, бик күп балаларны атасыз-ятим калдыра.

1944 елны Мисбах Нуретдин улы бик каты яраланып госпитальдә дәвалана, аннан берничә айга туган авылына кайтырга насыйп була. Ул улы Әхмәтзыяны туйганчы сөя, әнисен, хатынын, кызы Фәһимәне күрә ала.

“Көтегез, исән-сау кайтырмын”, - дип кабат фронтка киткән солдатның үлем хәбәре генә гаиләсенә килеп ирешә: “Ручной пулеметчик первой стрелковой роты, красноармеец Субеев Мисбах Нуретдинович героически погиб 7 мая 1945 года, похоронен в селе Бергсдорф, Германия” дип язылган була кара мөһерле ул кәгазьдә.

Җиңү көненә ике көн калгач, батырларча һәлак була Мисбах Нуретдин улы. Гаиләсе ни кичергәнен язып кына бетерерлек түгел. Җитмәсә, Минсылу икенчегә бәби дә көтә. Бу кайгылы хәбәрдән соң бала табу үлем белән бердер инде. Тик нишли аласың, туачак җан булгандыр, 1945 елның октябрендә дөньяга кыз бала туа. Аңа Миннур дип исем бирәләр.

"Әни мине табасы кил¬мәгән, авыр әйберләр дә күтәреп караган. Ничек ашатырмын, дип уйлагандыр. Безнең буын балаларын әти назыннан, бүтән берни белән дә алыштыргысыз атаның терәк-таянычыннан, як-ла¬вын¬нан, әтиле булу бәхетеннән мәхрүм итте сугыш. Әтиле балаларга кызыгып карадым, алар ит ашаганда да без икмәккә тилмердек. Иң тәмле ризык миңа кабартма белән катык иде. Ипине дә әни сугыштан соң ничә еллар үткәч кенә пешерә башлады. Абый һәм апай белән тавыкларга пешергән вак бәрәңгене ашап үстек. Әти кайтып киткәндә шинелен калдырган булган. Әни аны бишмәт ясатып тектерде. Абыйның мәктәптән кайтканын көтеп тора, кайту белән тизрәк бишмәтен киеп, мәктәпкә чаба идем. Шулай укыдык без, тырыштык, әнинең йөзенә кызыллык китермәдек.

Әтинең атасы - бабабыз, су¬гышка кадәр чыккан янгыннан соң зур өй салып калдырган булган. Бу өй безгә бик тә зур хәсрәтләр китерде. Чөнки кышын җылыта алмыйча интегә идек. "Уф Алла" арбасын без күп тарттык абый белән. Чыбык-чабык, сыерыбызга печән шуның белән ташый идек. Әни бит гел колхоз эшендә, йортта эшли алмый. Шушы ачлык аркасында абый да имгәнде. Узып баручы машинага көнбагыш төбе алырга менгән җиреннән егылып төште. Шушы кыенлыкларны еш уйлыйм, "онытырга телим - мөмкин түгел, яралары калган йөрәктә”.
Тормышның төрле авырлыкларын күрергә туры килә Миннур апага. Ач йөргән көннәре дә булгалый. Ләкин вакыт үтә, тормыш әкрен генә уңай якка үзгәрә башлый. Абыйсы тракторчы һөнәрен үзләштереп, механизатор булып эшкә урнаша. Әниләренең шатлыгын күрсәгез иде! Ни дисәң дә гаиләдә хәзер ир кеше бар. Шулай итеп, аларга утын, печән әзерләү, кайтару җиңелләшә төшә.

“Нинди авыр чакларда да сыерсыз калмадык без. Инде картаеп беткән сыерыбызны, мин мәктәпне тәмамлап укырга китәргә булгач кына, суярга туры килде. Акчасына әни миңа пальто алып бирде. Шуны инс¬титутны укып бетергәнче киеп йөрдем”, - дип сүзен дәвам итә Миннур ханым.

Әтисез, тормыш мих¬нәт¬ләрен күп татыса да, Миннур бик чая, укуга һәвәс кыз булып үсә. Бар теләге - югары уку йортында белем алып, укымышлы кеше булу. 1965 елда ул Кинел бистәсендә урнашкан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлагач, Похвистнево районының Карл Маркс исемендәге колхозына баш зоотехник итеп эшкә җибәрелә. Шул ук елны уку чорында дуслашып йөргән, бергә һөнәр үзләштергән Мәҗит исемле егеткә кияүгә чыга ул, ә Иске Ярмәк авылы халкы яшь киленне үз кешеседәй кабул итеп ала.
Яшьләр авылга кайтып төпләнгәч, эше дә табыла. Миннур - зоотехник ярдәмчесе, Мәҗит - партком секретаре, аннан соң колхоз рәисе булып эшли башлый.

Гаилә коруларына бер ел дигәндә, бәхетләре аякларына уралып уллары Марс туа. Гаилә тагы да ишәя. Бер-бер артлы карлыгачтай аларның ике кызлары туа.

Миннур Мисбах кызы яхшы хуҗабикә, сөекле ана, тәүфыйклы килен, түземле хатын, авыл өстендә дә хөрмәтле кеше булып гомер юлын үтә. Тормыш иптәше Мәҗит абый белән бергәләп балаларын үстереп, укытып, зур тормышка озаттылар алар. Балалар тәрбияләгән елларда матур итеп өйләрен дә җиткерделәр. Хәзер шул куышларында балаларын, оныкларын каршы алып, кунак итеп гомер кичерәләр.
Миннур апа кайнанасы белән 27 ел татулыкта яшәп, аны да соңгы юлга кадерләп озатты. Абыйсы вафат булгач, үзенең 92 яшьлек анасын да өенә алып кайтты.

Миннур Мисбах кызының халык алдында да йөзе якты. Ул 15 ел колхозда зоотехник ярдәмчесе булып эшләде һәм озак вакыт авыл советында секретарь вазифаларын башкарды. Төрле елларда яхшы хезмәте өчен Мактау кәгазьләре һәм медальләр белән дә бүләкләнгән ул.
Тормышларына күз генә тия күрмәсен, бүгенге көндә дә Миннур апа белән Мәҗит ага Йосыповлар авылда үрнәк гаилә булып саналалар.
Менә шундый матур фикерләр, күңел тулы киче¬реш¬ләр белән кайттым мин Йосыповлар гаиләсе белән очрашудан. Алар белән сөйләшеп сүзләрең бетәрлек түгел, ке¬шеләргә үгет-нәсыйхәтләрен дә бирә беләләр. Аллаһы Тәгалә үзләрен исәнлектән аермасын, балаларын, оныкларын куандырып, бергәләп озак гомер итәргә насыйп булсын иде. 


Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 18.09.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»