поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
17.09.2015 Язмыш

Нәкъ безнең авылча әйткән (Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү» романыннан)

Фәләхетдин әтисе белән йә хуҗалык көтүен көтте, йә җәй буе колхоз басуын мал-туардан, каз-үрдәктән саклады. Инде дә борчак кузакланган чорда... Көннәрдән бер көнне авылда хәбәр тарала: Хөлләбетдин абзый үзенең малае Фәләхетдин белән борчак басуына шалаш корганнар икән. Димәк, колхоз идарәсе аларга борчак саклауны йөкләгән. Шалаш сүзен безнең авылда үзебезчә әйтәләр: чалаш. Мин уйлыйм ки, безнең авылныкы дөресрәктер: агачларны туры итеп түгел, чалыш итеп утырткач ясала ул...

Безнең авыл басуы шул көннәрдә шигъри, өметле бер нурга чума иде. Яшел борчак басуы зәңгәр күккә кояш нурлары аша тоташа да, басу өстендә баш әйләндергеч яшькелт-зәңгәр һава катламы ясый. Шундый көннәрдә борчак басуы җирдән һәм кояштан куәт алып туена, калыная, киерелә. Менә көннәрдән бер көнне Хөлләбетдин абзыйның шалашы янында сыек кына төтен күренә, ул төтен, җир өстендәге яшькелт нурдан оялган сыман, нәзек ефәк шарф булып, кәкрәя-бөкрәя өскә күтәрелә – без белеп торабыз инде – Фәләхетдин йомшак борчак җыйган да, әтисе шуның боткасын пешерә, димәк, аларның бүген тамагы туя. Бәс, шулай икән, димәк, безнең тамак та, шәт иншалла, туя башлар, бүген төнгә борчак басуына кайсы тыкрыктан, кайсы межадан шуышып сәяхәт ясарга икәнлеге турында көндездән үк планнар корыла, киңәш-табыш ителә.
Фәләхетдин үсеп буй җиткәнче, әнә шунда булды. Ел саен кояш астында – йә шалаш янында, йә басуда.

Ундүрт яшемдә мин авылдан чыгып киттем, озак вакытлардан соң картайган егет булып авылга кайттым. Яшьтәшләр турында сораштым. Дөнья безне кырган: сабакташлардан ике егет колхоз ашлыгын урлауда гаепләнеп төрмәгә озатылган, берсе шунда үлгән. Тагы берсе йөрәк чире белән инвалидлыкка чыккан, берсе, товар поездына утырганда аска эләгеп, ике аягын өздергән, берсе, нахак бәлагә тарып, үзенең гөнаһсызлыгын исбат итәр өчен формалин ашап үлгән... Ә берсе күп еллардан бирле инде Казан психиатрия шифаханәсендә икән. Тагын берсен үпкә авыруы бәреп еккан...

Фәләхетдин турында сораштым. Армия хезмәтенә алынгач, Фәләхетдин Мәскәү гарнизонына эләккән. Шунда өч ел хезмәт иткән. Менә бәхет! Берәүләр өч ел сопкалар арасында, җансыз чүлдә, тарлавыкта, калын тайга эчендә, бозлы утрауда хезмәт итә, ә Фәләхетдин Мәскәүнең үзендә. Ничектер командировкага эләгеп, Ленинградны да, Риганы да күргән. Менә бәхет!

Ләкин... борчак басуыннан зур шәһәргә кисәк сикереш аның баш миенә авырга туры килгән һәм Фәләхетдин, хезмәт срогы тәмамланганда, әти-әнисен дә, туган авылын да оныткан: Мәскәү тирәсендәге бер шәһәрчектә ашханәдә эшли торган бер кыз – Валентина белән танышкан. Ә тегесе әйткән:

– Ул фәкыйрь авылыңа кайтып нишләрсең, әйдә, минем абзый сине экскаваторчылар курсына урнаштыра, укып чыккач, акчаны көрәп алырсың, безнең квартирабыз иркен, телевизорыбыз бар, – дигән.

Фәләхетдин «телевизор» дигәнне аңламаган, әмма беркөнне «увольнение» алып боларга килгәч, өй эчендәге тере киноны күреп, телсез калган.

Валентина һәм аның тол әнисе моңарчы Фәләхетдин күрмәгән, ишетмәгән «окрошка» дигән аш «пешергәннәр», ни хикмәт, суытып алдына куйганнар. Аш алдыннан дип, кара пыялалы шешә белән эчемлек биргәннәр, «Мартовское пиво» дип язылган, ди. Егет төп мәсьәләгә ризалыгын белдергән.

Һәм Фәләхетдин үзенең бу карарын хәбәр итәр өчен авылга – картлар янына кайткан. Кайтса – тегеләрнең икесе дә авыру, ди. Ягарга утын исәпле, абзар-кура тузган, капка җимерелгән. Өй дә авышкан, почмаклары черегән, матча башларыннан яңгыр үтә, ди.

Фәләхетдин картларга бүләкләрен биргән: ирләр күлмәге шыгырдап тора, төрелгән, ди. Галстук (Валентина оештырган бүләкләр), яхшы хром перчаткалар, карчыкка һәйбәт йон фуфайка һәм... яхшы ислемай.

Хөлләбетдин абзый да, карчыгы да бер мәлгә тынсыз калалар. Шуның өстенә малай бер авыз сүз эндәшми, икенче көн үткәндә нибары бер җөмлә әйтә:

– Я ваш язык забыл, – ди. – Я женился, – ди, – скоро уеду от вас, – ди.

Карт белән карчык телсез калалар.

Малай авылына хатыны кушуы буенча кайткан икән.

Хөлләбетдин абзый иртәгесен, таягына таянып, күрше Масра авылына чыгып киткән. Анда аның апасының улы, гаярь егет, ил-җир күргән Фәтхулла яши икән. Ташлытауда финагент булып эшли, торуы – гаиләсе белән Масрада икән.

...Фәтхулла, атка утырып, шул көнне кичке якта ук килеп җитә. Атын җимерек капканың Ходай ярдәме белән исән калган баганасындагы күгәргән боҗрага йөгән тезгененнән бәйли дә, йортка керә. Какшау агач өстәл кырында ата белән малай утыра. Хәмденисаттәй, ыңгырашып, ян сәкедә ята.

Дүрт ел авиация частьларында хезмәт итеп, Германияләрне күреп кайткан Фәтхулла «обстановканы» шундук чамалап ала.

– Нука, чыгып сөйләшик әле, – ди ул кырыс тавыш белән. – Ә син, дәү абый, җиңгине борчымыйча гына самавыр куя тор.

Чоланга чыгып, тәмәке кабызалар. Тынлык. Фәтхулла «Метро» сигаретын ешеш суыра. Аннан риза булмыйча, кесәсендә капшанып, ачырагын чыгара: «Аврора». Ул вакытта әле фильтрлы сигаретлар юк. Анысын кабыза. Фәләхетдин дәшми. Бер-ике минут шулай төтен чигәләр. Ләкин гел болай торып булмый бит инде. Фәтхулла кинәт кенә сигаретының очына төкереп табан астына баса да таза кулы белән Фәләхетдиннең күлмәк якасыннан чытырдатып умырып-җыеп ала, битен биткә терәп ырылдый:

– Син нәрсә... (боларын язып булмый), син нәрсә, ә? Син нәрсә? Атаң-анаң телен оныттыңмы? Нигезеңне оныттыңмы? Каян чыкканыңны оныттыңмы? Мин сине... Майть! Изәм мин сине! Сопляк! Үз телеңдә сөйләшергә хурланасыңмы?.. Майть! Үтерәм! Бетерәм мин сине, татар халкы моның өчен мине судка бирмәс! Ата-анаңны оныткан син падланы бетергән өчен миңа чуртым да булмас...

Фәтхулла дер-дер килә, Фәләхетдин агарына. Ләкин дәшми.

Шул вакыт чоланга, ың-гырашып, Хәмдениса түти чыга, җыерылып, сыкранып Фәтхуллага ачулана.

– Ай-й-й... Син килеп кергәч тә, йөрәгем сикергән иде аны. Ник бәйләнәсең малайга? Бөтен нәселегез шулай булды. Безнең якка кара дошман булдыгыз. Ник кул күтәрәсең син аңа? Бала бит әле ул. Ачылыр, теле дә ачылыр. Бик кара эчле нәсел шул сез. Гомер буе безнең якка дошман булдыгыз...

Фәтхулла, өйгә кереп тормыйча, төкеренеп чыгып киткән һәм Масрага җиткәнче атны күбеккә батырган, ди.

...И, гомер! Хөлләбетдин абзый белән Хәмдениса җиңгинең каберен дә белүче юк инде хәзер. Аларның нигезе аркылы кышын бүрәнә төягән трактор узган да соңгы истәлек булган карт шомыртны изеп киткән. Җәен инде тигәнәкле, чокырлы бу урынга бозау да арканламыйлар икән. Кемдер каядыр – санаторийгамы барганда, әллә шул ук Масра Фәтхулламы – имеш, белешмәләр бюросыннан эзләтеп, Фәләхетдинне тапкан. Сүнеп, Хөлләбетдин абзыйның исемен дә онытып барган авылга хәбәр кайткан. Хәбәр – шаккатырлык.

Имеш, Фәләхетдин экскаваторда эшләп бик күп акча туплаган, Мәскәүнең «Юго-Запад» дигән районында өч бүлмәле яхшы кооператив фатир алган. Ни хикмәт – ике баланың икесе дә укуга хирыс булып чыкканнар. Беренче улы Мәскәү университетының биология факультетын кызыл диплом белән тәмамлаган да Фәннәр академиясендә эшли ди, торналар буенча инде Союз күләмендә танылып килүче яшь галим, ди.

Кызлары исә артык чибәр һәм тыйнак, әхлаклы булуы аркасында, курслар тәмамлап, халыкара авиалиниядә стюардесса булып эшли, ди. Фәләхетдин белән әнисе Валентинага бер кайтканда ананас, кокос чикләвеге сөте, икенче кайтканда эченә тере елан тыгып ясалган файдалы эчемлек, өченче кайтканда Цейлонның үзендә үстерелгән, үз фабрикасында эшкәртелгән чын чәйне килолы яшел калай тартмада алып кайтып тоттыра, ди.

Фәләхетдин чын мәсквич ди, ял көннәрендә стадионга йөри ди, футбол караганда ЦСКА өчен гомер буе «авырган», ди. Адрес бер ачылгач, Мәскәү аркылы узганда ярты еллардан соң Фәләхетдиннәргә тагын кемдер кереп чыккан.

Бичара Фәләхетдин... Терелмәслек авыру эләктергән дә кинәт кенә урынга егылган, ди. Авылдашына мөлдерәтеп карап, саф татарча әйткән, ди:

– И туганым... Безнең авылның урман юлындагы басуда үскән бер генә учма яшел борчак җибәрә алмыйсыңмы, саламы-билчәне белән, – дигән. – Шуны ашасам, терелермен кебек. Төшләремдә гел шуны ашыйм, иртән торгач утырып елыйм.

Туганы моны эшли алмаган: карлы көз икән. Фәләхетдин салкын декабрь көнендә үз өендә, хатыны һәм балалары янында утырганда җан биргән.

– Бәхил булыгыз, – дип саф татарча әйткән, ди. Хәер, аның хатыны Валентина, эшләгән җирендә мишәр хатыны белән дуслашып, татарчага өйрәнгән булган, ә балалары инглизчә укыганда, беррәттән татарчаны да өйрәнгәннәр икән.

Фәләхетдин әйткән:

– Бәхил булыгыз, – дигән. Нәкъ безнең авылча әйткән.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.09.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе