|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2015 Җәмгыять
Әбиләр чуагының кайчан бетәчәге билгеле булдыМин кечкенә чакта бәрәңгене сентябрь ахыры-октябрь башларында гына ала идек. Хәзер бәрәңгеләрен август уртасында ук казып алучылар бар. Әбиләр чуагы белән дә шул ук хәл. Октябрь башындагы җылы, матур көннәрне генә әбиләр чуагы дип сөйли идек бит. Әллә үзебез үзгәрдек шунда, әллә табигать холыксызланамы, вакытны ашыктырабызмы икән, сентябрь башындагы матур аяз көннәрне дә әбиләр чуагы дип атыйбыз. Хезмәттәшләрем белән дә шул хакта сөйләшеп алдык. Кемдер урамда әбиләр чуагы дисә, кемдер аңа әле иртәрәк ди. Икенчеләр арасында мин дә бар идем. Төшке аш вакытында урамга чыккан идем, ике адым да атламадым, битемә пәрәвез килеп сарылды. Юкка бәхәсләшкәнмен мин әйтәм, чынлап та пәрәвез оча икән бит. Соңгы вакытта әбиләр чуагын беренчесе, икенчесе дип тә сөйли башладылар. Бу, бәлкем, “яшь әбинең чүәгедер”, октябрьдә безне нинди һава торышы көтә икән дип, Арча районының Кәче авылыннан табигать күренешләрен күзәтеп, алдагы айның, елның ничек киләчәген белеп торучы Рәсим Солтановка шалтыраттым. Ул исә, нинди сәбәп белән шалтыратуымны әйтеп бетергәнемне дә көтмичә, сөйләп китте.
--- |
Иң күп укылган
|