17.09.2015 Спорт
Камышлылар ат үрчетүгә тартыла
Август азагында Камышлыда район администрациясе кубогына “Зур җәйге приз-2015” ат чабышлары ярышы узды. Чараның оештыручылары һәм партнерлары район администрациясе һәм “Газпромтрансгаз Самара” оешмасы булды.
Ярышта катнашучыларны, спонсорларны, килгән кунакларны иң элек район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов сәламләде.
- Районыбызның төп юнәлеше - авыл хуҗалыгы. Ат үрчетү дә озак еллар ка¬мышлылыларның традицион шөгыле булып тора. Бүгенге чара да Камышлы районында һәм, гомумән, өлкәбездә ат асраучылыкны үстерү, ат спортын популярлаштыру максатыннан үткәрелә, - диде ул. Район башлыгы йортларында атлар үрчеткән Фәрит Гайфуллин һәм Ринат Рәфәгытдиновка акчалата бүләк тә тапшырды.
Чараның мөхтәрәм кунаклары губерна Думасы депутаты “Газпромтрансгаз Самара” оешмасының генераль директоры Владимир Субботин, Самара өлкәсе спорт министрының беренче урынбасары, районның кураторы Андрей Харин һәм баш судья Александр Гарюхин да чыгыш ясап, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Камышлы ипподромына Самара, Оренбург өлкәләреннән, Татарстаннан барлыгы 40тан артык чабышкы җыелган иде. Юртаклар, гарәп һәм ярымтокымлы атлар 14 заездда ярышты. Җирле чабышкылар өчен аерым заездлар оештырылган иде.
Ярымфинал бәйгеләре бик җанлы узды. Ипподромга җыелган халык, гөр килеп, ярыш¬¬ларны күзәтте.
Беренче ярымфиналда биш юртак ярышып, беренче урынны Капризында Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районыннан Сергей Ершов алды. Ә менә икенче ярымфиналда катнашкан дүрт инглиз токымлы чабышкылардан финишка беренче булып Рамил Сәлаховның Фрики кушаматлы аты (Татарстанның Аксубай районы) килде.
Татарстан кунак¬лары беренче урыннарны яулый барды: аксубайлы Александр Айдов - өченче ярымфинал заездда (Румянецта), ә дүртенче заездда Яңа Чишмә районыннан Дамир Хәсәнов ( Танцорда) беренче килделәр.
Аннан соң ике тәгәрмәчле тарантаска җигелгән өч яшьтән олы булган юртаклар ярышты. Биредә беренче урынга Запрос кушаматлы аты белән Петр Трофимов (Челно-Вершины авы¬лы) чыкты.
Алтынчы заездда катнашкан өч гарәп чабышкысына һәм аларның хуҗаларына 2400 метр араны үтәргә кирәк иде. Татарстанның Яңа Чишмә районыннан Сармат (хуҗасы Н.Шәйдуллин) финишка беренче килде.
Ә ике яшьлек юртаклар ярышында (1600 метр арага) Владимир Абаньков (Челно-Вершины районы) Зажигалкасы белән алдынгы булды.
Өч яшьлек юртаклар бәй¬гесендә барлыгы дүрт ат катнашты. 2400 метр араны үтеп, бу ярышта Р. Нуретдинов Прометеенда беренче килде.
Җирле атлар ярышында бары тик ике ат кына катнашса да, халык аны аеруча дулкынланып көтте. Биредә искеярмәкле Илнур Гайфуллин Мечтасында - беренче, ә Кошки авылыннан килгән Геннадий Никитин Флорасында икенче урыннарны алдылар.
Ниһаять, финал заездлары башланды. 9 чабышкының да хуҗасы Камышлы районы призын яуларга тели иде. Шулай да бәхет Аксубай районыннан килгән Рамил Сәлаховка елмайды. Ул үзенең Фрикиенда Иске Ярмәк егете Илнур Гайфуллинны (Резьбада) берничә секундка гына узып, беренче урынны алды.
Ә юртакларның финал ярышында финишка Капризында беренче булып килгән Сергей Ершов Камышлы районы кубогына лаек булды.
Камышлыда өченче мәр¬тәбә үткәрелгән ат чабышларында быел яңалык та кертелгән иде. Бригадир заездлары дип аталган заездларда берәр центнер ком салган арбага җигелгән атлар ярышты. Бу бәйгедә ике ярымфинал булып, аның һәркайсында дүртәр җирле ат катнашты. Беренче заездда искеярмәкле Марат Хәйруллинның Наташасы иң алдан килсә, икенчесендә беренче урынны Голубкасында Марат Мусин (Камышлы авылы) алды. Ул бригадир заездлары финалында да иң җитезе булып, нәтиҗәдә Камышлы районы кубогына лаек булды.
Бригадир заездларын үткә¬рергә Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы рәисе Расих Латыйпов тәкъдим иткән икән. “Үзебезнең Гали авылында мондый ярышны без Сабан туенда үткәргән идек һәм ул халыкта зур кызыксыну уятты”, - дип, Расих әфәнде үз тәҗрибәсе белән бүлеште. Чынлап та, Камышлыда да бәйге бик җанлы, кызу үтте.
- Бригадир заездларын алдагы елларда да программага кертергә уйлыйбыз, - диде Камышлы район администрациясе башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов.
Җиңүчеләргә кубокларны һәм бүләкләрне мөхтәрәм кунаклар белән бергә район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов үзе тапшырды.
Бәйрәм, гомумән, бик күңелле булды. Үзешчән сәнгать коллективлары музыкаль чыгышлары белән аңа тагын да ямь өстәде.
- Үткән еллардагы ат чабышларына караганда быелгы бәйге күпкә кызыклырак үтте. Күрше районнардан да, Татарстаннан да, Оренбург якларыннан да атлар килеп, ярышларда катнашулары куандыра, тамашачылар да байтак җыелган иде.
Камышлыда атлар чабышы уздыруның төп максаты - ат асраучылыкны үстерү. Чынлап та, соңгы елларда районыбызда халык ат үрчетүгә тартыла башлады, дип әйтер идем. Мәсәлән, быелгы ярышта җирле атлар беренче еллардагыга караганда күбрәк катнашты. Ә киләчәктә андыйларның саны тагын да артыр дигән өмет туа, - дип үз кичерешләре белән бүлеште Камышлы районы администрациясенең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Марат Шәвәлиев.