поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.09.2015 Мәдәният

“Җырлыйк әле!” ник ябылган?

Бу көннәрдә газета укучыларыбыз арасында: “ТНВ” каналында һәр шимбә “Җырлыйк әле!” тапшыруын түземсезлек белән көтеп алабыз. Әмма соңгы араларда эфирда күренми. Вакыты үзгәрмәгәндер бит?” — дип шалтыратучылар шактый булды. Юк икән шул!

Вакыты үзгәрү түгел, 15 ел буе эфирда барган бу тапшыруны бөтенләйгә япканнар. 12 ел дәвамында “Җырлыйк әле!”не Айдар Фәйзрахманов алып барды. Аннан соң ул ел саен диярлек төрле алып баручыларга тапшырылды һәм менә... ябылып та куйды.

Миләүшә АЙТУГАНОВА, “ТНВ” каналының генераль директор урынбасары:

— Әйе, августтан башлап “Җырлыйк әле!” эфир¬га чыгудан туктады. Чөнки үзгә¬решләр кертергә булдык. Әлеге тапшыру урынына яңа музыкаль проект әзерлибез.

Газинур ФӘЙЗУЛЛИН, алып баручы:

— Тапшырудан китү, аны башка алып бармавым шәхсән үзем өчен күңелдә әллә ни авыр хис-тойгы тудырмый. Чөнки эшем җитәрлек. Тик утырганым юк. Анысы өчен борчылмыйм. Ә менә эфирдан бө¬тенләй алынуы өчен эч поша.

Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА, җырчы, тапшыруның соңгы алып баручыларының берсе:

— “Җырлыйк әле!”не алып барырга мине үткән ел 4 сентябрьдә, туган көнемдә чакырдылар. Якынча бер ел эшләдек. Башка һөнәрем булса да, алып баручы эше бик ошады. Үземне яңа яктан ачарга гына түгел, ә шул юнәлештә сынап карарга этәргеч бирде. Сөйләм теле буенча да күп эшләдем, тапшыру матур булсын дип, костюмнар да тектердем. Коллектив та бик тату иде. Бу эшчәнлегем тормышымның матур истәлекле бер мизгеле булды, дияр идем. Бер¬нәрсә дә мәңгелек түгел. Телевидение¬гә дә яңалык кертеп торырга кирәк. Ди¬мәк, монысы урынына яңа тапшыру чыгар.

Айдар ФӘЙЗРАХМАНОВ, җырчы, ТРның фольклор музыкасы дәүләт ансам¬бле җитәкчесе, “Җырлыйк әле!”нең беренче алып баручысы:

— “Җырлыйк әле!”дә эш¬лә¬гән вакытларымны телевидениенең һәм бу тапшыруның ямьле чагы булды, дип кабул итәм. Аны алып бармый башлаганыма өч елдан артык вакыт узды. Әмма әле дә мине күргән саен тамашачым: “Нишләп киттегез инде? Ник сез алып бармыйсыз?” — ди. Бер нәрсәне ачыктан-ачык әйтәсем килә. 12 ел матур гына эшләгәч, тапшыруның мөхәррире Нәҗип Бәдретдинов яныма килеп, алып баручылар алыштырыла икән, дигәч, кемнән чыкты бу сүз, дип сорадым. “Миләүшә Ләбибовна әйтте”, — дигән җавапны ишеткәч: “Бу аның хатасы!” — дидем. Бәлки, фикерем дөрес булгандыр. Чөнки вакыт шулайрак күр¬сәтте. Тапшыру матур гына бара иде. Яңалык кирәк дигән булдылар ул чакта. Урыс телле кайбер тапшырулар бар, озак еллар буе дәвам итә һәм аларны бер үк кешеләр алып бара. “Могҗизалар кы¬ры”, “Хайваннар дөньясында” һәм башкалар. Кыйбласы, йөзе һаман шул, аның каравы берәүне дә туйдырмый. Алып баручыларын халык яратып кабул иткән икән, нигә алышты¬рыр¬га?! Менә “Җырлыйк әле!”нең алып баручысы буларак, мактанып әйтмим, халык мине кабул ит¬кән иде. Тапшыру минем исемне тү¬гел, мин аның дәрәҗәсен кү¬тәрдем, үстердем. Айдар Фәйзрахмановны алып аткач, тапшыруга зур зыян кил¬де. Югыйсә аны алып ба¬ру өчен холкым да туры килә, әзерлегем дә, музыкаль белемем, тәҗрибәм дә җи¬тә, моңа хакым да бар иде. Профессиональ җырчылар уенга килсә — профессиональ җырчы, гармунчылар икән — гармунчылар телендә, авылдан гади тамашачы килсә, мин бит авылда туып-үскән егет, үзебез¬чә, авылча аралашып, уенны җанлы итеп алып бара идем. Халык белән эшли белергә кирәк. Шуңа мине алып атуларын халык кабул итә алмады да.

Телевидениегә үпкәләмим, 12 ел буе тапшыруны алып барырга мөмкинлек биргән өчен, рәхмәтлемен! Киңәшем шундый: “ТНВ”да башка тапшырулар да күп. Әмма алар бер-берсен кабатламасын, үз юнәлешләре, стильләре булсын! Соңгы вакытларда, мәсәлән, “Җырлыйк әле!” белән “Аулак өй” арасында бернинди аерма калмады диярлек. Шул да хилафлык китергәндер. “Җырлыйк әле!” кебек тапшыруларның ябылуы милләтебезне саклауга уйнамый. Әйе, монысына алмашка яңалары килер. Әмма алар “Җырлыйк әле!” дәрә¬җәсе¬нә ка¬дәр күтәрелерме, анысын ва¬кыт күрсәтер.

Миләүшә Ләбиб кызының эше җиңел түгел. Килешәм, бөтен авырлык аңа төшә. Тамашачының төрле зәвыгына туры килә торган тапшырулар эзләргә, һәрчак яңалык табарга, рейтингларны саклап калырга бер дә ансат түгел. Аның эшен аңлыйм. Дөрес карарлар кабул ителсен, Аллаһы Тәгалә ярдәм генә бирсен, дип телим. Читтән карап, кеше бакчасына таш ыргыту җиңел анысы. Ул яңалык эзлидер. Үземне дә күп өйрәтәләр. Эшләп карарга кирәк.
“Җырлыйк әле!”дә эшләгән чорымнан күп җылы хисләр калды. Татарстан гына түгел, чит илдәге тамашачыларга хәтле рәхмәт әйтә. Менә бу — минем өчен зур бәхет.

Нәҗип БӘДРЕТДИНОВ, “Җырлыйк әле!”нең идея авторы, мөхәр¬рире, гармунчысы:

— Миннән бигрәк, тапшыру ябылу — милләтебез өчен зур югалту. Сәбәпне миннән сорыйлар. Бу көннәрдә шул хакта гына шалтыратулар кабул итәм. Чит төбәкләрдән дә күп чыгалар, милли оешмалар аеруча борчыла. “Нинди хәл ул? Берәр чарасын күрик”, — диләр. Мин ярар инде, хәзер пенсия яшендәмен. Китсәм дә була. Әмма тапшыру эшләргә тиеш! Телевидениедә халык булырга тиеш! Анда “Җырлыйк әле!”дән кала гади халыкның үз осталыгын күрсәтердәй башка тапшырулар юк та диярлек бит. Милли оешмалар, үзеш¬чән җырчылар килеп, эшчәнлекләре белән уртаклашып, фикерләрен җиткереп, рухый күтәренкелек алып кайтып китә ала иде әле.

Тапшыруга ноябрьдә 15 ел тулыр иде. Җитәкчелек “ТНВ”ны милли канал дип әйтә инде. Нинди милли тапшыру бар соң монда? Музыкаль тапшыруларга килсәк, алар әзер клипларны әйләндерүгә генә корылган диярлек. Аның өчен телевидение көч куймый. Түләүләре начар булса да, бирелеп эшли идек әле, хезмәт хакы аз дип соранып йөрмәдек. Дөрес, Айдардан соң, соң¬гы елларда, тө¬шен¬келек булып, берничә тапкыр ташлап китәргә дә исәбем булмады түгел. Барган һәр җирдә халкым: “Бу тапшыру кирәк. Эшлә!” — дип илһам биреп торганга гына эшне дәвам иттем. Айдардан соң бик осталар килмәде шул. Гафу итсеннәр, аерып әйтмим, тик алып баручыларның кайберләре язып биргәнне дә тиешенчә чыгып әйтә алмый иде бит. Кызыклы, яхшырак алып баручыларны гади халык арасыннан да табып булыр иде. Җитәкчелек кемне тели, шуны куя. Югыйсә төрле тамада, “йолдыз”ларга караганда, гади кеше сүз¬ләрен тамашачыга ихласрак җиткерер иде.

Ябылу сәбәбенә килгәндә, җитәкчелек моны акча юк, кризис, дип аңлата. Урынын нәрсә белән капларлар, белмим. Халыкның анда чыгып талантын күрсәтергә хокукы бар! Читтә яшәүчеләр өчен аеруча мөһим иде ул. Без дә булмагач, эшчәнлекләрен күрсәтергә аларга тагын кем мөмкинлек бирер? Барысы да канал җитәкчелегеннән тора. Теләсәләр, саклап калып булыр иде.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 03.09.2015
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»