|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2015 Фаҗига
![]() Казан юлында һәлакәт: шаһитлар эзләнәЮХИДИ хезмәткәрләре ике юл-транспорт вакыйгасы шаһитларыннан элемтәгә чыгуларын сорый. Бу хакта Казан буенча ЮХИДИ идарәсе хәбәренә таянып, шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы җиткерә. 2015 елның 8 июлендә 15:15 сәгатьләр тирәсендә “Lada-2114056” автомобиленең 56 яшьлек йөртүчесе, ТЭЦ урамы буенча Белинский урамы ягыннан Икмәк заводы юнәлешенә таба хәрәкәт итеп, ТЭЦ урамы буенча урнашкан 25а номерлы йорт каршында 30 яшьлек ханымны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында җәяүленең сәламәтлегенә каты зыян китерелгән. 2015 елның сентябрендә 19:10 сәгать тирәсендә “Лада Приора” автомобиле йөртүчесе, Вишневский урамы буенча Шмидт ягыннан Калинин юнәлешендә хәрәкәт итеп, Достоевский урамы буенча урнашкан 44/6 номерлы йорт каршысында бер ир-атны бәрдерә, җәяүле тән җәрәхәтләреннән урында ук җан бирә. Казан буенча ЮХИДИ идарәсе юл-транспорт һәлакәтенең шаһитларының 533-38-66 телефон номеры буенча элемтәгә чыгуларын сорый.
--- |
Иң күп укылган
|