поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.09.2015 Язмыш

Исерек аналар... мескен балалар...

Безнең мәктәптә бер кыз бар иде. Ул беркем белән дә аралашмады. Йөз-кыяфәткә башкалардан әллә ни аермасы булмаса да, аның бер койты җире бар – әнисе исерек.

Шуңа да мәктәптәге ачы телле малайлар кызның авырткан җиренә тияргә, әнисен искә төшерергә ярата иде.

Ш унысы истә калган, ел саен Әниләр көне җитүгә, ул үкереп елый иде. Башкаларның әниләре, матур күлмәкләрен киеп, сабыйларының чыгышын карарга дип мәктәпкә килгәндә, аның әнисе дөньяда шундый көн барлыгын да белмәгәндер. Шигырь сөйләргә чират җитүгә, кыз, сәхнә артына посып:

– Сөйләмим, үзегез сөйләгез! Анда минем әни юк! – дип кабат үксергә тотына иде.

Мәктәпне бетергәч, үзе дә, әнисе дә югалды. Авылда гына, кызы да анасы юлыннан киткән икән, дигән шомлы хәбәр таралды.

Ата-аналы ятимнәр

Соңгы вакытта балалар йортында ата-аналары исән килеш ятим калган балаларны еш очратырга туры килә.

Татарстанда 12 мең ата-­анасыз бала бар. Шуларның бары тик 23-25 процентының гына ата‑анасы үлгән. Ә калганнарының иң якын кешеләре – эчкече. Бездә бер гаепсезгә ата‑ана хокукыннан мәхрүм итмиләр. Йә алар наркоман, йә эчкече булып чыга, – ди Татарстан Республикасы балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.

Гүзәл Удачина белдергәнчә, бүген Татарстанда 16 меңгә якын бала авыр хәлле гаиләләрдә яши. Димәк, аларның сәламәтлеге, рухи-әхлакый кыйммәтләре куркыныч астында.

Гомумән, эчкечелек – котылгысыз бер бәла. 2015 елның соңгы алты ае эчендә 29 020 кеше алкоголизм чире белән авырый дип белдерәләр. Бу әле үзен «алкоголик» дип таныган кешеләр саны гына. Ә авыллар буйлап карасаң, беркайда да теркәлмәгән, үзләрен нормаль кеше дип санаучы эчкечеләр күпме? Чутсыз! Шуларның 1992се алкоголь психозы белән интегә. Республикада 7252 эчкече хатын‑кыз теркәлгән. Статистиканың соңгы еллардагы күрсәткече шатландыра – эчкече хатыннарның саны 23,5 процентка кимегән. Ләкин менә шул 7 меңнән артык ананың меңләгән баланы рухи яктан гарип, китек күңелле буып үстерүен дә онытмаска кирәк.

Исерекләрне дәүләт айныта

Бу саннарны бераз булса да киметү максатыннан, дәүләт эчкече ата-аналарны тәрбияләүне үз канаты астына алган. Дөрес, моңа кадәр дә исерек ата-аналарны «айныту» дәүләт карамагында иде. Ләкин 1 октябрьдән «Точка трезвости» дигән бөтенләй яңа юнәлештәге проект эшли башлаячак.

Проект инде 2011 елдан бирле эшләп, Россиянең 17 субъектында уңышлы гына нәтиҗәләр күрсәткән. Мәсәлән, Свердловск өлкәсендә, алты ай дәвалану нәтиҗәсендә, эчкечеләрнең яртысы алкоголь кулланудан тулысынча баш тарткан, ә 90 проценты ата‑ана хокукын саклап кала алган. Программада 6 мең кеше катнашкан. Нәтиҗәләргә күз салсак: дәваланган аналарның 51 проценты үзләренә эш тапкан, 60 проценты яшәү шартларын яхшырткан, 75 проценты тулысынча айнып, аракыдан баш тарткан. Проектны Татарстан җирлегендә куллану идеясе белән Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов чыкты.

«Точка трезвости» проектында Казан, Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләреннән һәм Бөгелмә районыннан 45 хатын‑кыз катнашачак. Азнакайдан кала сайлап алган һәр шәһәрдә наркологик үзәк бар. Авырулар дәвалануларын шунда узачак. Хәзерге вакытта дәваланырга әзер булган хатын-кызларны сайлыйлар. Анда да күпбалалы, спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга теләге булган кешеләргә өстенлек бирелә.

Дәвалану алты ай бара. Эчкече хатынга һәр ай саен кодлаштыру өчен «Налтрек­сон пролонг» дигән укол кадыйлар. Бу дару кешедә спиртлы эчемлекләргә тартылу көчен киметә. Алкоголь кулланган очракта да эчкече элеккеге сыман ләззәтләнү хисләрен тоймаячак. Программа физик яктан гына түгел, ә рухи сәламәтләндерүгә дә юнәлдерелгән.

Дөрес, эчүдән бернин­ди ләззәт тә алмаган сәр­хушләр спиртлы эчемлекләрнең күләмен арттыра башлый. Кемдер кызыксынып, препарат эшлиме, юкмы дип шулай тикшерә икән. Ләкин табиблар пациентларны үз өстендә төрле экспериментлар эшләүдән тыеп калырга тырышачак. Дәвалану дәвамында авырулар белән психологлар даими эшләп тора.

Ир эчсә – ярты өй яна, хатын эчсә – бөтен өй яна дип, тикмәгә генә әйтмиләр инде. Ата кеше эчеп «запойга» китсә, баланың якларлык кешесе бар әле, ә менә анасы эчә башласа, аны яклаучы һәм саклаучы кеше бөтенләй булмаячак. Бу очракта иң беренче чиратта без аңа анасын кайтарырга тиеш, – ди Сергей Осипов.

Һәр сәрхушкә – 120 меңлек дару

Кайберәүләр, кич бе­лән өйгә кайткач, бер-­ике рюмка эчеп җибәрүне гадәти күренеш дип кабул итә. Янәсе, көндәлек мәшәкатьләрдән ял итә. Ә чынлыкта исә бу алкоголизмның беренче баскычы буларак бәяләнә.
Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары белдергәнчә, илдә барган икътисади тотрыксызлык та эчкечелек артуның бер сәбәбе.

Аңа карамастан, Россия­нең башка субъектлары бе­лән чагыштырганда, Татарстанда хәлләр яхшы. Бездә соңгы 2014‑2015 елларда алкоголь психозлары арту очраклары күзәтелми. Бу – республикада икътисади киеренкелек җиңел бара дигән сүз, – ди Сергей Осипов.

Алты ай дәваланганнан соң, 55‑60 процент кешеләрдә авыруның тынычланган чоры, ягъни ремиссия башлана. Ел әйләнәсендә авызына бер тапкыр да алкоголь кабул итмәгән кеше инде беркайчан да эчкечелеккә әйләнеп кайтмаячак. Ә баш тартмаган пациентларны табиблар барыбер ташламаячак. Алар һәрдаим Республика наркологик диспансерында күзәтү астында торачак. Әгәр дә программа нәтиҗәләрен күрсәтсә, табиблар кеше санын арттырырга уйлый, тора‑бара дәвалауга ир‑атлар да җәлеп ителергә мөмкин.

Дәүләт проектны тормышка ашыру өчен 5 млн сумнан артык акча бүлеп биргән. Ә бер инъекциянең бәясе – 120 мең. Препарат чит илдән кайтартылган. Шуны әйтергә кирәк, Татарстан сәрхушләрен иң яхшы Мәскәү табиблары «айнытачак».

Мондый гаиләләрнең эчкечелек бердәнбер проблемасы түгел. Кемдер шул ук эчкечелек аркасында эшкә урнаша алмый, балалары мәктәпкә, бакчага йөрми, яшәү шартлары да начар. Шуңа да алкоголизм белән көрәшкәндә, гаиләнең башка проблемаларын да чишәргә тырыша проект җитәкчеләре. Хатыны айныган вакытта ир белән дә төрле әңгәмәләр алып барылачак. Гаилә хәлләрен, балалар белән ата‑­ана мөнәсәбәләрен җайга салырга тырышачаклар.

– Табиблар дәвалау белән генә шөгыльләнсә, район үзәкләрендә социаль хезмәткәрләр хатын‑кызны эшкә урнаштыру кебек мәсьәләләрне дә чишәргә ярдәм итәчәкләр. Аналарны балаларга кайтарсак, безнең иң зур җиңүебез булыр иде, – дип белдерде Татарстан Республикасы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина.

Инде Петр I заманыннан ук без россиялеләрне бөтен дөнья эчкече халык дип саный. Халыкны эчмәскә өндәсәк тә, кибеттәге аракы киштәләренә күз салсак, аның бәясе хәзер «закуска»дан да түбәнрәк. 2015 елның 1 февраленнән Росалкогольрегулирования карары белән аракы өчен минималь сату бәясе 220 сумнан 185 сумга кадәр төште.

Бала һәрчак анасын яклый

Ун елдан артык Казанның «Промышленный» полиция бүлегендә эшләгән балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Бариева да андый аналарны һәм балаларны күп күргән.

– Хәзер безнең участокта 53 гаилә исәптә тора. Нигездә, барысының да ата‑­анасы эчкече. Балаларын берничә көнгә өйдә ач-ялангач килеш калдырып та китәләр, алар янында спиртлы эчемлекләр дә кулланалар, – ди Светлана. – Мондый гаиләләрне балигъ булмаганнар эше буенча инспекторлар күзәтеп тора. Ай саен рейдлар үткәрелә, ата-­ана, балалар хәле белән танышалар. Полиция хезмәткәрләренең вазифаларына кермәсә дә, исәптә торган гаиләләргә һәр яктан ярдәм итеп торалар икән. Ата-аналарны эш белән дә тәэмин итәләр, балаларын мәктәп, бакчаларга урнаштырырга булышалар, хәтта исерек ата‑ананы җитәкләп диярлек кодлаштырырга да алып баралар.

Анасы нинди булуга карамастан, бала өчен барыбер ул иң газиз кеше булып кала. Ничә ел эшләп, бер тапкыр да анасын гаепләгән баланы күргәнем юк – һәрберсе яклый. Күп аналар инде балаларын тартып алгач кына акылга килә. Ләкин ата‑­ана хокукын кире кайтару җиңел эш түгел. Без аналарга һәрвакыт ялгышларын төзәтергә мөмкинлек бирәбез, – ди Светлана Бариева.


Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»