поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.06.2009 Ир белән хатын

ЛӘЗЗӘТ АЛУ ӨЧЕН 10 МИНУТ ТА ҖИТӘ

Гаиләдә балалар тугач, кайбер чакта ир белән хатын арасында аңлашылмаучылыклар барлыкка килә. Ир-атка игътибар, наз азрак эләгә башлый - бала мәнфәгатьләре аныкына караганда өстенрәк күрелә, интим мөнәсәбәтләр дә еш кына икенче планга күчә. Һәм бу, гадәттә, ир белән хатын арасында киртә барлыкка китерә. Нәтиҗәдә, гаилә җимерелүе ихтимал. Моны булдырмас өчен сөйгәнегезгә игътибарны жәлләмәгез. 10 минут яки 2 көн - буш вакытыгыз күпме генә булмасын, сез һәрчак теләгәнегезгә ирешә аласыз.

 

 

 

 

 

 

10 минут

Сезнең сөйгәнегез командировкага китә, чакырткан такси 10 минуттан килергә тиеш. Тиз секс та чын ләззәт китерергә мөмкин. Әмма хатын-кызның күбесе 20 минут назлардан соң гына тәэсирләнеп китә. Димәк, тиз секс вакытында да, бу өлешне һич кенә дә бөтенләй  төшереп калдырырга ярамый.

 

1 сәгать

Улыгыз урамда футбол уйный, кызыгыз биюгә китте. Мәхәббәт белән шөгыльләнү өчен сезнең 60 минутыгыз бар. Бер сәгать бик озак кебек тоелса да, бер генә минутны да югалтырга ярамый. Хисләр уяту өчен вакыт табыгыз. Бу очракта афродизиаклар сезгә ярдәмгә килә ала. Әйтик, лаванда яки ваниль сайларга була – алар хатын-кызның да, ир-атның сексуаль тәэсирләнүенә  яхшы йогынты ясый. Исле шәмнәр яндырыгыз яки мендәрләргә берничә тамчы ислемай тамызыгыз. Төс шулай ук шарм өсти ала. Куе кызыл, куе зәңгәр һәм шәмәһә төсләр бүлмәгә сексуаль энергия белән баетыр. Лампага төсле шарф каплагыз, яки утны караватка таба юнәлтегез. Аннары 20 минутыгызны үбешүгә багышлагыз. Алар секска романтика өстәр һәм сездә назлы хисләр һәм кабатланмас эмоцияләр уятыр.

 

5 сәгать

Балалар мәктәптә. Ә ирегез эшен өйгә алган. Тиз арада йокы бүлмәсенә күчәргә ашыкмагыз. Башта анда тылсымлы һәм кызыктыргыч дөнья тудырыгыз. Пәрдәләрне ябыгыз, идәнгә мендәрләр куегыз, бүлмәне шәмнәр белән бизәгез. Эмоция һәм хисләргә ирек бирегез, шәраб ачыгыз. Бер-берегезнең күзен томалап бәйләгез – бу сезнең ишетү, сизү һәм тактиль тоемлауларыгызны үстерәчәк. Экспериментларга омтылмагыз – партнерыгызга секс алдыннан мөмкин кадәр күбрәк назлар бүләк итегез.

 

24 сәгать

Сезнең буш көнегез килеп чыкты.  Балалар өйдә юк. Бу вакыт аралыгын онытылмаслык итегез. Сексуаль киеренке атмосфера тудыру өчен мендәрләп алып сугышудан башлагыз. Бу шаярту түгел – уйнагыз, бер-берегезне кытыклап алыгыз, шул ук вакытта үбешергә дә онытмагыз – бу бик тә тәэсирләндерә. Мондый уеннар тестестерон дәрәҗәсен үстерә, кан йөрешен яхшырта. Кайнарлангач һәм аргач озак иркәләүләргә күчегез.Түземлегегез соңгы чигенә җиткәч, яңа позаны сынап карагыз. Аны гамәлдә дөрес башкаруга ирешү өчен вакытыгыз җитәрлек.

 

48 сәгать

Ял көннәре җитте. Балалар әби-бабайларына китте. Бер-берегезгә игътибар юнәлтергә вакыт.   Бераз иркәләнеп алырга да була. Яраткан романтик фильм геройлары булып кыланыгыз һәм интим сценаларны уйнагыз. Яки үзегез бу геройларны уйлап табыгыз, аларга исемнәр кушыгыз. Бу рольләрне үзегез башкарыгыз.

 

5 көн

Балалар мәктәп белән экскурсиягә юнәлде. Ниһаять беркая да ашыкмаска була. Балаларының кайтуыннан куркучы ата-ана булудан котылырга тырышыгыз, дәртле сөяркәләргә әверелегез. Бөренче 4 төндә балалар өйдә булганда башкарырга базмаганнарны эшләргә өлгерергә тырышыгыз. Бер-берегезгә теләкләрегезне ачып салыгыз. Ә бишенче төнне феерик шоу оештырыгыз. Ул онытылмаслык булырга тиеш.

 

 


---
Интертат.ру
№ --- | 29.05.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»