|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2015 Язмыш
Тол хатынның бер көнеӘнфисә чәйнектән куе итеп сөтле чәй ясады да өстәл артына барып утырды. Шунда гына күзләре өстәлнең каршы ягына үзе әле генә ясап куйган икенче пар чәшкәгә төште. Менә бит күңел дигәнең... Иренең үлгәненә өченче ел китте, ә куллары бер өйрәнгән гадәт буенча, акылына буйсынмыйча, һаман да парлы чәшкегә чәй ясый... Әнфисә үзенә-үзе көрсенеп куйды. Туфаны белән, менә шулай кара-каршы утырып, чәй эчәргә яраталар иде алар. Кичләрен, ашыкмыйча гына, Әнфисә өлгерткән коймак яки кыстыбый белән чәйләп, көн тудырган яңалыкларны сөйли-сөйли, төнгә хәтле диярлек утыралар иде. Туфаны бер чәшке эчкәннән соң, маңгаендагы тирләрен сөртә-сөртә, яле, әнисе, салып бир әле тагын берне, димәсә, Әнфисәгә әзерләгән ризыгын ире ошатмаган сыман күренә иде. Мактау сүзләренә артык юмарт булмаган Туфан шулай тагын бер-ике чәшке чәй ясатып эчсә, хатын өчен бу барлык татлы сүзләрдән дә өстен иде. Каршыдагы тулы чәшкегә карап уйга калган Әнфисә чәен эчсә эчте, эчмәсә юк. Кызы шәһәрдән күчтәнәчкә алып кайткан нинди генә матур каплы, затлы чәйләрне салмасын, нинди генә кыр үләннәре өстәмәсен, чәйнең тәме югалган иде. Туфаны белән бер авылда туып, сугыша-уйный бергә үскән дустының һәр көн диярлек шулай, хатыны Рузиләне ияртеп йә үзе генә кереп чыгуына Әнфисә өйрәнгән иде инде. Илгизнең хәтта үз урыны да бар иде. Бүрәнә өеменең очына диярлек менеп утырып, алар Туфан белән ни турында гына сөйләшмәделәр, нәрсәне генә уртага салып киңәшләшмәделәр, кызып китеп, нинди генә бәхәсләрнең очына чыкмадылар... Әйе, моңа хәтле алар бер-берсе белән ышанычлы, аерылмаслык дуслар булдылар. Йорт-җирләрен, ихаталарын бергә төзеделәр. Авыр эшне бергә эшләделәр. Кырык яше яңа тулган Туфанны вакыт бу якты дөньядан бик тиз аерып алды шул... Илгиз, тәмәкесен суырып бераз утырды да, Әнфисәгә әлегә ярдәм-мазар кирәкмәгәнлеген белгәч, чыгып китте. Ә Әнфисә, күңеленнән ташкан татлы да, сагышлы да хатирәләреннән аерыласы килмичә, бүрәнәләр өстендә утыра бирде. ...Егерме яшьлек сылу кыз Әнфисә кыр батыры Туфан белән кырда пешекче булып эшләгәндә танышты. Колхоз рәисе җир сөрүче, ашлык чәчүче механизаторлар өчен яз көне үк ерак басуның бер кырыенда тактадан алачык әмәлләтте. Көне буена трактордан төшмәгән ир-егетләр өчен шунда ашарга әзерләтер иде. Ә бер язны Әнфисә шунда пешерүче булып урнашты. Кырык-илле кешене көненә өч мәртәбә туйдыру җиңел түгел, шулай да кыз зарланмады. Бригадир еш кына сарык, башмак суеп китерде. Башка азык-төлеген ташып торды. Савыт-саба юарга, бәрәңге, яшелчә чистартырга ярдәмгә мәктәпне яңа бетергән Зөлфияне биргәч, эше җиңеләеп киткәндәй булды. Берәр атна вакыт үткәч, Туфан эштән соң Әнфисәне, тракторына утыртып, авыл башына хәтле илтеп куйды. Өй каршына егет белән килеп туктарга Әнфисәнең кыюлыгы җитмәде, әнисеннән оялды. Ә кызның күңеле моннан җиде чакрым ераклыктагы авылда яшәгән егеткә ияреп китте... Ияртерлек тә иде шул егет! Тыйнак, эшчән, аз сүзле... Егетне ошатып йөргән Зөлфия алдында Әнфисә ниндидер гаебен тойса да, йөрәгендә дөрләп кабынган ярату хисе ул тойгыдан күпкә көчлерәк иде. Зөлфия дә Туфанның үзен түгел, ә Әнфисәне ошатканын аңлады булса кирәк, үпкәләде, Әнфисә белән сөйләшми башлады, дәшкәндә дә кырт-мырт кына килде. Ә беркөнне, көндезге аш вакытында, Туфан, гадәттәгечә, Әнфисәдән күзләрен алмыйча, өстәл артына килеп утырды да алдында торган ашка үрелде. Тик бер-ике кабу белән, бите-күзе кызарып чыккан егет, авызын ачып, ашаудан туктап калды. Аш ашап булмаслык тозлы-борычлы иде. Туфан бер сүз дә дәшмәде, ашын тотылган савыт-саба торган өстәлгә китереп куйды да: «Рәхмәт, кызлар, ашыгыз бик тәмле булды!» – дип, тракторы янына юнәлде. Әнфисә аптырап ашны кабып карады һәм сораулы карашын Зөлфиягә юнәлтте. Зөлфия, кызарынып башын иде дә, якындагы инеш буена йөгерде. Егетне үзенә карата алмаган яшь кызый әнә шулай итеп үч алды. Шул көннән башлап Әнфисә Туфанга ашны үзе сала, чәйне үзе ясый торган булды. ...«Кикерииикүүүүк...!» Кара әле, бар дөньясын онытып, бүрәнә өстендә уйланып утыра торгач, Әнфисә тавык-чебешләренә җим салырга да онытып тора бит бүген! Әй хәтер дигәнең... Мәктәптә пешекче булып эшләгән Әнфисә җәйләрен мәктәп ремонтлауда. Йорт эшләрен бераз караштыргач, Әнфисә, елга аша салган күпердән чыгып, тау башында торган мәктәпкә юнәлде. Бераз эшләп, тын алырга мәктәп ишегалдына чыгып утыргач, җыештыручы булып эшләүче Хариса, үзалдына гына әйткәндәй итеп: «Кара, бу Илгизгә исем китә! Туфан юк, ә ул һаман Әнфисә янына йөри!» – дип куйды. Хариса әйткән сүзләрнең мәгънәсе зиһененә барып җиткәнче, Әнфисә бер мизгел сүзсез генә торды да, бар хатыннар да ишетерлек итеп әйтеп салды: «Йөри шул! Кеше белән кеше йөрешмимени?! Синең янга гына бер кереп хәл белүче дә юк, барлык дөньяны дошман күреп яшәгәч!» Хатыннар дәшмәделәр. Бу җәнҗаллы, тавыш-ызгыш яратучы Хариса тудырган ямьсез киеренкелек ашханәгә кереп эшне дәвам иткәч кимегән кебек күренсә дә, Әнфисә күңеленә утырган ташны тиз генә алып ташлый алмады. Әйе, ире үлгәннән соң толлык ачысыннан башка, аның күңелен кешеләрнең аңлапмы-аңламыйчамы хаксыз рәнҗетүе дә кыя иде. Башкага ябышмаган бар пычрак ялгыз хатынга ябышырга гына тора. Шушы ике ел эчендә Әнфисә үзенең толлыгы аша кемнең кем икәнлеген аңлап өлгерде. Тырнак астыннан кер эзләүчеләр ялгыз хатынга шикләнеп карадылар. Әнфисә бүген эштән соң өенә түгел, ә авылның теге очында яшәгән Илгиз йортына таба атлады. Хуҗа кеше әле эштән кайтмаган, ә хатыны Рузилә мунча ягып йөри иде. Хуҗабикә өйгә йөгереп чәй куярга кереп китте. Әнфисә, бакчагызны карыйм, дип тышта калды. Рузилә ачык тәрәзә аша Әнфисәне чәй эчәргә чакырып алды. Йорт эченең чисталыгына, пөхтәлегенә соклана-соклана, хатын эчкә узды. Эчен тырнап торган, тынычлыгын алган сүзне кинәт кенә башлап китү аңа кыен иде. Рәхмәт төшкере, Рузилә үзе Илгиз турында сүз башлады. Бүген кердеме, хәлеңне белдеме, янәсе. Шуны гына көткәндәй, үзе дә аңламастан, Әнфисәнең моңа хәтле тыеп килгән, тулышкан күңеле язгы ташкындай кинәт кенә ерылды да китте. Ул, үкси-үкси, иңнәреннән кочып алган Рузиләгә көне буена күңеленә җыелган рәнҗүләрен, Харисадан хаксыз кимсетелүен ачты. Үзенең дә күзләре дымланган Рузилә, Әнфисәне кочып, чү, чү, бетте, бетте, диюдән башка сүз таба алмады. Әнфисә, күзләрен тутырып, Рузиләгә карады: «Син хет аны-моны уйламыйсыңмы?» Рузилә көрсенеп кенә куйды: «Ни сөйлисең соң, Әнфисәкәем! Акылыңнан яздыңмы әллә?» Кичкырын гына өенә кайткан Әнфисә капка төбендә мал көтүен каршылады. Кызы, берүзеңә карарга авыр бит, дип әйткәләп караса да, Әнфисәнең Туфаны белән бозаудан үстергән Кашканы суясы килми иде әле. Сөте дә тәмле, куе. Сарыкларын Әнфисә киметсә дә бетермәде. аның Туфаны сарык итен ярата... Малын карап, яшелчәләргә су сибеп бетергәнче, авыл өстенә кичке эңгер-меңгер үрләгән иде инде. Әнфисә чәй куйды да, гадәттәгечә, үзе дә белешмәстән, ике парлы йомрыга чәй ясады. Ул шулай үзе генә белгән Туфанлы дөньяда, һаман сөекле иренең хатыны булып яши иде. Аңа шулай җиңелрәк иде.
Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА |
Иң күп укылган
|