|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2015 Мәгариф
![]() Дин һәм җәмгыять: татулыкка ни җитәБыел Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләгенә дәгъва кылучылар арасында Татарстан Республикасында дәүләт һәм конфессияләр арасындагы үсеш проблемаларына багышланган фәнни хезмәтләр циклы да бар. Инде егерме елга якын җөмһүриятебездә алып барыла торган бу масштаблы проектны Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Ринат Нәбиев җитәкли. Ринат әфәнденең исеме төрле дин тарафдарларына яхшы таныш. Узган гасырның туксанынчы елларында халкыбызның милли һәм дини үзаңы уяна башлады, төрле дини юнәлешләр өчен яңа мөмкинлекләр ачылды, мәчет һәм чиркәүләр торгызылды, яңалары төзелде. Моның белән бәйле рәвештә узган гасыр азагы – дәүләт һәм диннең үзара мөнәсәбәтләрендә гади генә чор түгел, барлык дини оешмаларның гаять активлашкан, җәмгыятебездә үз урынарын эзләгән чоры иде. Әлеге мөнәсәбәтләрне җайга салу, кирәк булган очракта гыйльми яктан тикшерү һәм нигезләү өчен илбашыбыз Минтимер Шәймиев гаять урынлы бер карар кабул итте: Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре советын җитәкләүне Казан дәүләт университеты профессоры, дин һәм җәмгыятнең үзара мөнәсәбәтләрен фәнни яктан күптәннән өйрәнеп килүче галим Ринат Нәбиевка йөкләде. Ринат Әхмәтгали улы бу вазыйфаны гаять зур җаваплылык тоеп башкарды. Төрле дини конфессияләрнең эшчәнлеген җайга салуда, дәүләт, җәмгыять оешмалары белән багланышларын булдыруда нәкъ менә Ринат әфәнде җитәкләгән совет нәтиҗәле эш башкарды. Ул чордагы катлаулы дини вәзгыять дәүләт тарафыннан тиешле игътибарга алынды, конфессияләр арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләрнең ныклы нигезе салынды.
Дини оешмалар белән турыдан-туры гамәли эшчәнлек алып бару белән беррәттән бу актуаль мәсьәләне фәнни яссылыкта өйрәнү эшләре дә башлап җибәрелде. Дини оешмалар өчен төрле ярдәмлекләр, белешмәләр, сүзлекләр бастырып чыгарылды, фәнни-гамәли конференцияләр оештырылды. Әйтик, туксанынчы еллар азагында Казанда узган “Хәзерге җәмгыятьтә дин: тарих, проблемалар, тенденцияләр” дип аталган халыкара конференция җәмәгатьчелектә зур кызысыну уяткан иде. Конференция материалары китап рәвешендә бастырып чыгарылды һәм популярлык казанды. Әлеге чара барышында беренче тапкыр буларак бер үк фәнни мәйданчыкта галимнәр, дин белгечләре, дәүләт оешмалары һәм дини оешмалар вәкилләре очрашты, диннәрнең алга таба яшәеше белән бәйле көнүзәк фикерләр әйтелде, Татарстан Республикасының “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы” Законын булдыру юнәлешендә эшлекле тәкъдимнәр әйтелде. Республикабызның гына түгел, бөтен Россиянең киң җәмәгатьчелеге дә бу фикер алышуларда актив катнашты. Нәтиҗә буларак мөһим хөкүмәт карарлары кабул ителде. Әйтик, христиан диненең 2000 еллыгын, Россиягә ислам дине керә башлауның 1400 еллык юбилейларын билгеләп үтү буенча карарлар кабул ителде, мөселман мәгариф системасы концепциясе эшләнде һәм илдә беренче тәҗрибә буларак Россия ислам университеты булдырылды.
![]() Бүген Казан (Идел буе) университетының тарих институтына кафедра мөдире буларак әйләнеп кайткан Ринат Нәбиев һәм аның фикердәшләре әнә шул зур вакыйгалар чорында башлаган фәнни тикшеренүләрен диннәр яшәешенең заманча үзенчәлекләренә бәйле рәвештә алып баралар. Фикердәшләр дигәннән, Татарстанда диннәрнең үзара багланышын тирәннән өйрәнгән галимнәр В.М. Бохараев, Ә.А. Гафаров, Г.П. Мягков, А.Ю. Хәбетдинов шушы фәнни төркемнең умыртка баганасын тәшкил итә. Алар тарафыннан иҗат ителгән «Европа Көнчыгышында Ислам» дигән зур күләмле энциклопедик сүзлек бөтен дөнья җәмәгатьчелегндә зур кызыксыну уятты. Яңарак кына табадан төшкән фәнни хезмәтләр арасында исә «XIX–XXI гасырдагы этноконфессиональ процессларда Россия мөселманнары» (2010 ел), «Цивилизацияле аралашу проблемасы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» (2011 ел), «Кичәгенең бүгенгесе: СССРда “милли тарих” ничек язылды һәм хәзер ничек языла» (2011 ел), «Этноконфессиональ аралашуда традиция һәм новацияләр» (2012 ел) кебек фундаменталь хезмәтләр бар. Ә инде шундый рухтагы барлык фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән танышу, үзара тәҗрибә уртаклашу йөзеннән узган ел Татарстанның башкаласында “Көнчыгыш Европаның полиэтник кырында конфессияләр диалогының социомәдәни мөмкинлекләре” дигән исем астында халыкара гыйльми конференция шулай ук зур уңыш белән узды.
![]() Әлеге фәнни проектның иң зур әһәмияте шунда, бүгенге җәмгыятьтә кайбер көчләр диннәргә, бигрәк тә ислам диненә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга омтылган шартларда, диннең җимерүче түгел, киресенчә, бүгенге тормышыбызны тотрыкландыручы, сафландыручы зур бер көч икәнлеген фәнни яктан нигезләп бирү мөһим. Татарстаныбызда төрле диннәрнең бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсенә куәт биреп торуын башкаларга да күрсәтергә, мондый уникаль күренешне бөтен дөньяның гадәти яшәеш халәтенә әйләндерү кирәк. Университет галимнәренең бүгенге эшчәнлеге әнә шуңа юнәлдерелгән дә инде.
Җөмүһриятебездә дәүләт һәм конфессияләр арасындагы үсеш проблемаларына багышланган фәнни хезмәтләр циклы, һичшиксез, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләгенә лаеклы мөһим проект.
Индус Таһиров,
Татарстан Фәннәр Академиясе академигы,
Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
--- |
Иң күп укылган
|