поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.09.2015 Шоу-бизнес

Венера Шәмиева: “Ирем үз куллары белән улыбызның кендеген кисте” (ФОТО)

Венера Шәмиева. Күпләргә таныш исем. Соңгы елларда җырчының сәхнәдән югалып торуы өченче мәртәбә әни булуы белән бәйле иде. Бүген ул ире Рөстәм белән Зөләйха, Дәүләт, Җәлил исемле уртак мәхәббәт җимешләрен үстерә.

 – Венера, балаларыңа ничә тулды инде?

– Гомернең узуын сизмисең икән. Инде кызыбыз Зөләйхага – 10, олы улыбыз Дәүләткә 5 яшь, кече улыбыз Җәлиленең 10 аен тутырдык. Балалар белән мәш килеп ятабыз. Аларны ташлап сәхнәгә чыгуыма ирем Рөстәм дә каршы булды.

– Иреңне намазда дип беләм. Ә син иҗат кешесе. Сәхнәгә чыгып, җырлап йөрүеңә ул каршы түгелме?

– Түгел. Аның бары төп таләплә¬ре генә бар: артык ачык кием кимәс¬кә, хәләл булмаган мәҗлесләрдә чыгыш ясамаска. Ул “звёздный” кеше. Моны ничек аңлатырга... Әгәр дә аның хатыны өйдә балалар белән генә утыра икән, Рөстәмнең үзенә дә кызык булмаячак. Аңа андый хатын кирәкми. Аңа үзеннән узмаган, ләкин үз өлкәсендә тырышучы хатын кирәк. Сәхнәгә чыгып җырлаганымны күргәч, бик сөенә инде. Шундый тормыш иптәше сайлавына сөенә.

– Үзе кайсы яктан?

– Казан егете.

– Өченче балаңны табарга да ул ярдәм иткән, диләр.

– Әйе, моны Рөстәм үзе теләде. Кызыбыз Зөләйханы тапканда, иремнең янымда булуын теләмәдем. Чөнки беренче бала. Нәрсә икәнен дә аңламыйм. Шуңа беренче баланы ирләре белән табарга киңәш итмәс идем, алар стресс кичерергә мөмкин. Олы улыбыз Дәүләтне тапканда без теләгән бала тудыру йорты ябылган иде. Башкасында табарга туры килде. Ә анда ирләре белән бергә табу мөмкинлеге тудырылмаган. Балалар күп булган саен, җиңелрәк туа алар. Икенче баланы тапканда тулгак вакыты ике тапкырга кыскарды. Инде өченчесен, ягъни Җәлилебезне шәхси бала тудыру йортында таптым. Менә анысында Рөстәм белән бергә! Ирем үз куллары белән улыбызның кендеген кисте. Ничек туганын күрде. Андагы эмоцияләр! Сөйләп бетерерлек түгел!

– Шәхси клиникада бала табу күпмегә төште?

– 150 мең сумга (елмая). Бу – табар алдыннан даими күренергә йөргәннәре белән бергә. Анда барып, ял итеп кенә кайттым мин. Әни булырга җыенган хатын-кызлар өчен бөтен шартлар да тудырылган. Берәр әйбер кирәксә, махсус төймәгә генә басасың. Шунда ук кереп җитәләр. Җәлил тугач, Рөстәм тиз генә фотога да төшереп алган иде.

– Фотога төшәргә яратасыңмы?

– Яратуын яратабыз. Әмма балаларның фотоларын матбугатка бирүгә, интернетка куюга Рөстәм бик каршы.

– Ни өчен?

– Күз тиюдән куркабыз.

– Кайбер артистлар фигура бозыла дип балага күкрәк сөте дә ашатмый...

– Беренче чиратта фигура түгел, баланың исәнлеге кадерле! Кызым белән олы улымны да имездем. Җәлилгә дә яшь ярымга кадәр күкрәк сөте ашатачакмын.

– Әти-әниең исән-саулармы?

– Аллага шөкер, исән-саулар. Балык Бистәсендә гомер кичерәләр. Атна саен кайтырга тырышабыз.

– Рөстәм ниләр белән шөгыль¬ләнә?

– Аның үз бизнесы. Гадәттән тыш хәлләрдән коткару эшчәнлеген алып бара. Үзенең бригадасы бар. Холкына килгәндә, ул бик күңелле, җиңел кеше. Моңаерга ирек бирми. Бик бала җанлы. Гаилә өчен өзелеп тора. Аллага шөкер, ул яктан бәхетлемен. Аннары шул ягыбыз бар: гаиләдә мин – тормоз, ул – газ. Берәр белешмә өчен хастаханәгә барырга туры килгәндә дә әнием: “Үзең барма, Рөстәмне җибәр, син барсаң кичкә кадәр утырачаксың”, – ди. Мин бераз тартынам шул. Рөстәм дә миңа: “Син җебегән инде”, – ди. “Мин шундый булганга, син шундый инде”, – дим аңа.

Ире Рөстәм белән

Ире белән бала табыр алдыннан

Остазы белән

Остазы белән

Бертуган апасы Алсу белән


Эльза ГАЗИЗОВА
Акчарлак
№ --- | 16.09.2015
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»