поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.09.2015 Мәдәният

Георгий Ибушев: “Чын сәнгать дәүләт кулында булырга тиеш”

“Ерактан, бик ерактан акрын гына бер җыр агыла. Аһ, бу нинди үзәк өзгеч моң?! Кайда ишеткәнем бар соң әле минем бу җырны? Нишләп әле ул минем җанымны шулай өтеп ала? Ул каядыр чакыра, дәшә, ымлый. “Безнең ил – сандугач сайрар җир...” Күңелем сихерләнеп, моң агылган тарафка йөгерәм. Ул – якында...

Бәгырьләрне телгәли, елыйсыны китерә... Елыйм, рәхәтләнеп, үксеп-үксеп елыйм. Һәр күзәнәгемне сихри наз иркәли, йөрәккә җылы нур коя. Әй, язмыш, рәхмәт сиңа бу төнең өчен! Рәхмәт сиңа дүрт тәрәзәле, җилкапкалы, салам түбәле өең, шул өйнең әтинең иске тунына күмеп йоклаткан өйалдысы өчен! Рәхмәт сиңа! Шыгырдап торган нык бүрәнәләрдән салынган зиннәтле өй эчендә, мамык юрганнарга чумып ятсам, миңа бу сихри аһәң кагыла алган булыр идемени? Мин аны ишетеп, төшләнеп, үксеп уяныр идемме? Юк, җыр, төнге тынлык аша болын-тугайларга китеп таралып эрер яки кемнедер, башканы сайлап кагылып, назлап үтәр иде”.

Әлеге юллар җырчы, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның “Рәхмәт сиңа, җыр” дигән шигырь китабыннан алынды. Әйе, җаннарны айкап, әле елатып, әле күңелне җилкендереп, “Әй, канатым ла”, “Юллар”, “Сандугач”, “Безнең ил”, “Яшьлегебез чәчәк атканда”, “Тәрәзә төпкәйләрең”, “Ышанасы килми”, “Чын-чын әйтәмен”, “Күрешербез әле” кебек һәм башка бик күп җырлар, ария-романслар башкаручы керәшен җырчыбыз искиткеч шагыйрь дә икән!

– Мин елына 15-20 генә шигырь, аларны да күбесенчә көз ахырыннан апрельгә кадәр язам, – диде Георгий абый, шигырь язуын белеп, гаҗәпләнүемне әйткәч. – Шигырьләремдә тормышның төрле яклары чагыла: кешелек язмышы, мәхәббәт, тугрылык, хыянәт, гомер турында уйлану... Шулай да төп иҗади кыйблам – табигатькә соклану. Кешеләргә тирә-яктагы (әле без юк итәргә өлгермәгән) матурлыкның гаҗәеп серлелеге, чисталыгы турында сөйлисем, аларга ул тере табигый матурлыкны тоярга, аңларга ярдәм итәсем килә. Шигырьләремнең шактые – авыл турында. Авыл – ул миңа көч, илһам биреп торучы тере чишмә. Гомеремнең күп өлеше Казанда үтсә дә, монда үземне гел вакытлыча дип хис итәм, эшләремне бетерермен дә, хәзер үк яраткан авылыма кайтып китәрмен кебек. Җәй көне туган авылымда – Мамадыш районындагы Владимирда торам, Казанга килеп-китеп кенә йөрим. Ике абый да гаиләләре белән авылыбызда яши. Биш сутый җиремдә бәрәңге үстерәм. Быел ул бик мулдан булырга охшаган, казып караган идем, бер төптән 13әр чыга, вагы юк та. Яңгыр яумый торганда инештән су ташып сипкән идем, шуның файдасы булды ахрысы. Бакчада алмагач, карлыган, крыжовник, виктория, алма – барысы да бар. Узган елны, коелып бетә дип, кешеләргә чиләк-чиләк карлыган, крыжовник җыеп бирдек. Алма коточкыч күп иде, аны тарата-тарата арып беттек, узган-барган кешеләргә: “Чиләге белән алып кит әле”, – дип, биреп кенә җибәрдек. Быел карлыган да, алма да алай ук күп түгел, шөкер – мәшәкате азрак.

Әле авылдан ике атна элек кенә килдем. Су буенда көз исе килә башлаган иде инде. Көзнең иң чиста вакыты, яңгырлар сирәгрәк ява. Тоташ яңгыр яуганда да рәхәт миңа авылда. Мичкә ягып җибәрәм – җылы, мичкә бәрәңге тәгәрәтәм, өйгә яшәү исе чыга, тормыш исе тарала...

– Өегез газ белән җылытылмыймыни?

– Юк, газ керүен-кергән ул, тоташтырасы гына бар, әмма йортның элекке хуҗалары аның документларын югалтканнар, ә минем аны юллап йөрисем килми, кыш көне анда тормагач, кирәген дә тапмыйм. Өйдә җыйнак кына мич, ул бик тиз җылына. – Хатыныгыз, балаларыгыз да җәйләрен авылда яшиме?

– Юк, алар – шәһәрдә, кайткалап-киткәләп кенә йөриләр. Хатыным Әдилә Татарстан дәүләт симфоник оркестрында эшли, скрипкачы (сүз уңаеннан, аның әти-әнисе Сарман районыннан, әнисе Рәмзия Шәйгардан кызы 27 ел РКБ поликлиникасында мөдир булып эшләде, чирлеләрдән акча яки күчтәнәч алуга җаны-йөрәге белән каршы, мондый күренешкә нәфрәтләнүче бик гадел, чиста намуслы кеше, алтын куллы хирург-гинеколог иде).

Улларыбыз да скрипкага укыдылар, әмма бу эш белән тамак туйдырып булмый дип, бүтән юлдан киттеләр. Шулай да сәнгатьне нечкә тоемлыйлар, төпле, акыллылар, Аллага шөкер. Берсе өйләнде инде, оныгыбыз бар. Ир бала. Гомумән, бездә ир балалар күп, өч абыемныкын кушкач – тугыз, минекеләр белән унбер егет үстердек.

– Сезнең турыда “теле җырлап ачылган” дип укыган идем...

– Әйе, искиткеч өйҗанлы, урамга чыгып гайбәт тыңлау-сөйләүне белмәгән, балалар дип, йорт дип өзелеп яшәгән, нәрсә ишетсә дә: “Кит аннан!” – дип, бот чабып гаҗәпләнүче әнием (аның ул гадәте миңа да күчте): “Сөйләшкәнеңне аерып булмый, ә җырлаганда сүзләреңне аңлый идек”, – дия иде. Җырлаганда сузык авазларны ачыграк әйткәнмен, күрәсең. Бала чакта җыр эзләп азапланмадым, нәрсә күрсәм, шуны көйгә салып, рифмалаштырып, бертуктаусыз җырлап йөри идем. “Башны авырттырып бетердең инде!” – дип, әрлиләр дә иде кайчак. Аннан соң, безнең керәшен халкында бәйрәмнәр бик күп, һәр бәйрәмнең үз җыркеләүләре, аш-су җырлары бар, гомумән, бездә җыр искиткеч күп, өстәвенә әти гармунда оста уйный иде – шундый мохиттә җырламый түзеп кара!

5-6 классларда шигырьләр яза башладым, көненә унар шигырь язып, кайберләрен “Яшь ленинчы” газетасына җибәрәм, ә аннан шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов: “Энем, әле бу шигырьләрне бастырып чыгарып булмый, шулай да син яз, туктама”, – дип, җавап хатлары юллый. Шулай да 7 класста укыганда “Әтиләр” дигән шигыремне бастырды ул минем. Тагын берничә шигырем басылып чыккач, “Яшь ленинчы” үзенең 50 еллык юбилеена чакырды. 1974 ел иде. Галәмәт зур вакыйга булды минем өчен, танылган шагыйрьләрне, язучыларны күрдем, хәзер аларның күбесе дөньяда юк инде, ә миңа язган автографлары саклана әле...

Ә 1975 елда, мәктәп тәмамлаган елны, Казанда үткән “Комсомол җыры – 75” республика конкурсында иң яшь башкаручы буларак катнашып, “Туган җирем – Татарстан”, “Комсомолка, партизанка”ны җырладым. Ул вакытта ансамбльләр барлыкка килгән иде инде, ә мин, авылдан килгән малай, баянга җырларга дип сәхнәгә чыккач, зал “ихи-хи-хи” килеп куйды. Җырлый башлагач тындылар, соңыннан исә бик озаклап алкышладылар. Миңгол абый Галиев шунда мине күреп: “Сиңа музыкаль белем алырга кирәк, быел консерваториягә килеп кара әле”, – диде.

– Шуннан укырга килдегезме?

– Укырга дип, мин каян белим анда имтиханнар тапшырасын? Тавышың булса, җырлый белсәң, җырчылыкка уку өчен шул җитә дип уйлыйм бит! Печәннәр-утыннар әзерләп, бөтен эшләр беткәч, 15 августларда Миңгол абый янына килдем. Ул шаккатты һәм мине консерваториягә, Нәҗип абый Җиһанов янына алып китте, ә ул 2 сентябрьдә килергә кушкан. Килдем, җырладым, ошаттылар, укырга алырга булдылар. Әмма тулай торакта урын юклыгы ачыкланды. Мин шунда: әй, белмәгән урысчам белән ничек итеп торырга урын эзләп йөрим дидем дә, авылга кайтып киттем. Шуннан армиягә алдылар, анда да җырлап йөрдем. Кайткач, Түбән Камага заводка кердем, җиде-сигез ай эшләгәч, консерваториядән телеграмма килеп төште: “Тиз килеп җит!” Барсам, Нәҗип абый, мине танып: “Без сине укырга бер алдык бит инде, качкын керәшен, кайда йөрисең син?” – диде. Укый башлагач та бик авыр булды: урысчам чамалы, көнкүреш өчен җитәрлек кенә, ноталарны өйрәнүе кыен. Катлаулы терминнардан торган фәнни коммунизмны укыган еллар. Барысын да аңлыйм, беләм, әмма фикерне урыс телендә әйтү өчен җөмләне җыеп бетереп булмый. Бу телдә иркенләп сөйләргә өйрәнү өчен өч-дүрт ел кирәк булды. “Нинди ахмаклар соң болар, үз телләрендә рәхәтләнеп сөйли алмыйлар!” – дип, урысларга шакката идем. Укытучыларга рәхмәт, тырышлыгымны, белемемне бәяләделәр. Җиде ел укыдым: ике ел – әзерләнү курсларында, биш ел – кичке укуда (көндезгедә урын беткән иде). Көндезге бүлек белән кичкесенең бернинди аермасы юк, студентлар бергә, көндез укый, укытучылар шул ук. Бары тик көндезге бүлектәгеләрне ел әйләнәсе тегендә-монда эшләтеп йөртәләр, ә без ирекле, безгә бары стипендия генә түләмиләр. Мине анда-монда талкымаулары бик яхшы булды, Совет районындагы балалар бакчасына сак хезмәтенә урнашып, атнага ике тәүлек эшләп йөрдем. Айга 90 сум түлиләр, эчү-тартуны белмәгәч, ул акча миңа ашарга, киенергә рәхәтләнеп җитә, өстәвенә авылга күчтәнәч ташый идем. Иртән кеше килгәнче бөтен эшне ялт иттереп торганга, бакча хезмәткәрләре: “Мондый охранникны гомердә күргәнебез булмады”, – дип, яраттылар, тәмле әйберләр белән сыйлыйлар, якын-үз итәләр иде. Мин анда алты ел эшләдем. Хәзер ул бакча урынында Совет районы суды урнашкан. Безнең йорт шуңа терәлеп диярлек тора. Җаныма якын шул тирәләр, бакчада эшләгән чакларымны сагынып, әле дә ул бинаның тәрәзәләренә карап үтәм. Бакчада элек эшләгән тәрбияче апалар урамда, базарда очрашсак, хәзер дә кочаклап алалар.

– Георгий абый, “Рәхмәт сиңа, җыр” китабын бастыру нияте ничегрәк туды?

– Гомер буе язылган, ярыйсы дип сайлап алынган шигырьләр җыентыгы ул. Мин аларның бер өлешен газеталарга да биреп барган идем. Бервакыт, илле яшем якынлаша башлагач, ул чакта безнең районны җитәкләгән Рөстәм Кәлимуллин янына кердем дә: “Миңа илле тулып килә икән, күп кенә шигырьләр дә җыелды, шуларны китап итеп чыгарырга булыша алмассызмы?” – дидем. “Булышабыз!” – диде. Шуннан безнең районга Рөстәм Миңнеханов килгәч, Кәлимуллин бу хакта аңа сүз кузгаткан. Ә Рөстәм Нургалиевич минем китапны чыгару эшен үз өстенә алачагын әйткән. Бервакыт мин авылда бакчада кайнашып йөрим, район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе килеп керде. “Георгий абый, син нишләп акчаңны килеп алмыйсың?” – диде. “Нинди акча?” – мин әйтәм. Мин районга кайтып җырлаштыргалап китәм бит инде, шуның өчен бераз акча язганнардыр дип уйлап: “Күпме соң ул?” – дип сорадым. “200 мең сум”, – ди. Шаяртадыр дип, кычкырып көлеп җибәрдем. “Сезгә китап чыгару өчен Рөстәм Миңнеханов шулкадәр акча җибәргән”, – дигәч, тагын гаҗәпләндем. Шулай итеп, 2007 елда “Рәхмәт сиңа, җыр” китабым дөнья күрде. Рөстәм Нургалиевич моннан тыш та күп ярдәм итте, бик рәхмәтле мин аңа. Төрле кичәләргә чакыргач, мин аңа җырларга ярата идем, чөнки ул чын җырны бәяли, нечкә тоеп тыңлый белә. Хәзер дә, читтән күрсә дә, кычкырып исәнләшеп китә. Минтимер Шәрипович белән дә мөнәсәбәтләребез әйбәт булды. Бервакыт Фәндәс абый Сафиуллин аның янына кергәч, сүз уңаеннан: “Әллә кемнәр халык артисты исеме алып бетерде, ә Ибушев һаман атказанган артист булып йөри”, – дигән. Минтимер Шәрипович моңа нык гаҗәпләнгән, бу хакта белмәвен әйткән. Һәм тиз арада филармониягә чылтыратканнар. Шуннан күп вакыт та үтмәде, минем хакта бик олылап, хөрмәт белән сөйләп, Минтимер Шәрипович миңа Кремльдә, үз резиденциясендә Татарстанның халык артисты исемен бирде.

Мактануым түгел, булганны гына әйтәм – дәүләт күләмендәге зур юбилейлар, олы чаралар миннән башка үтми иде. Төрле илләрдә, Русиянең бик күп төбәкләрендә йөрергә, дәрәҗәле кешеләргә җырларга туры килде. Ельцинга да, Путинга да, Матвиенкога, Кириенкога да җырладым, Шахрае, Аушевы – берсе дә калмады. “Татар моңын аңлыйлармы инде болар?” – дип уйласам да, күңел кылларына тия иде бугай, бик бирелеп тыңлыйлар иде. Хәзер заманалар үзгәрде, олыгайдым да (мин 30 ел сәхнәдә инде, ике елдан 60 тула), алай җырлап йөрмим инде. Сәхнәгә яшьләр килә.

– Сезнеңчә талантлы яшьләр киләме?

– Хәзер андыйлар күренә башлады. Күренекле композиторларыбызның чын әсәрләре киштәләрдә тузан астында күмелеп калыр микәнни дип, борчылып йөри идем, ярый әле, аларның әсәрләрен башкаручы, нәрсә җырлаганнарын аңлап-тоеп җырлаучы бер төркем яшьләр калкып чыкты: Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Регина Вәлиева, Альбина Гарифуллиналар... Тагын бар алар, кирәк чакта исемнәре генә телгә килми.
Ә нигездә җырлау үзгәрде. Җырның дәрәҗәсе төште, ә ул бит искиткеч тәрбия чарасы. Җыр эчтәлекле, мәгънәле, хисле булырга тиеш. Хәзер яшьләрнең күбесе шуны аңламый, җырлау өчен тавыш кирәк дип тә санамый, чөнки алар өчен компьютер барысын да эшли. Хәтта күп концертлар уза бер тере җыр җырланмыйча! Элек җырчылар бармак белән генә санарлык иде, ләкин алар җырлыйлар иде. Ә хәзер 500-600 җырчы! Нишләп җырламасыннар алар – бер дулкынланма, хисләнмә, җырны йөрәгең аша үткәрмә! Хәтта зур дәрәҗәле җырчыларның да кайберләре фонограммага авыз ачып тора! Мин моны җырлауга санамыйм, бу – кеше көлкесе. Акча барысын да хәл итә. Бер җыр яздырып куялар да, фәлән елдан соң да шуңа авыз ачып торалар. “Сез тере тавышка җырлый торган, музейга куярлык берничә кеше генә калдыгыз инде”, – дип әйтүчеләр бар миңа. Аллага шөкер, күңелем тыныч, намусым чиста, һәр телем ипиемне хәләл көчем белән эшләп – үз тавышым белән җырлап алдым, кеше алдап алган бер телемем дә юк.

Байтактан инде, үзебезнең “Татарстан” радиосына баргач, дүрт романсны бер сәгать-сәгать ярым эчендә шытырдатып яздырып куйгач, бер оператор миңа болай диде: “Әй, Георгий абый, рәхәт сезнең белән эшләве! Алайса монда чүп күтәреп киләләр, шуны көне буе язам, чистартам, тавышы туры килмәсә, тональностька күтәрәм, төшерәм, соң яз инде тональностьны төгәл алып дип сүгә башласаң, мин акча түләдем, яздыр дип әйтәләр. Кувалда белән бәреп үтерерлек булам кайберләрен!”

Мин хәзерге җырчылар кебек бер төркем биюче белән үрле-кырлы сикереп җырлауны күз алына да китерә алмыйм, тере тавышка алай җырлап булмый – тын бетә. Хәтерлим әле, бер имтихан вакытында сәхнәдә рояльне этеп куйдык, нибары берничә метрга, һәм мин җырлый башладым. О-ой, бер әсәрне җырлап бетергәнче буылып үләм дип торам – сулыш җитми. Фонограммага җырлаганда гына сәхнә буйлап чатыр чабып йөреп була. Әгәр дә син җырлыйсың икән, җырла, җырламыйсың икән, йөрмә! Эш бетмәгән, әнә, кирпеч ташы, җир сөр, мал-туар кара!

Телевизордан берәү Филүс Каһировның иске җырлар җырлавын хупламавын әйтте. Әле ярый ул әсәрләрне җырларга алынучылар һәм җиренә җиткереп, башкарып чыга алучылар бар дип сөенергә кирәк! Минем турыда да: “Һәй, ул Ибушев иске җырлар җырлап йөри шунда”, – дияргә була. Язсыннар лаеклы әсәр, мин җырларга әзер! Ләкин чын композиторлар юк хәзер, бар дигәннәре язмый. Аның каравы, мин композитор дип йөрүче, әмма нота белмәүчеләре әллә ниләр “иҗат итеп” йөри. Сәхнәдән нәрсә сөйләгәннәрен, нәрсә җырлаганнарын ишетмәүчеләр заманы китте. Мин кайвакыт сәхнәдә җил куып, юмор дигән булып, юк-бар сөйләүчеләргә карап торам да, әллә болар бик үк тулы түгел микән дип уйлап куям... Тамашачы алдына урамнан кергән сукбай кыяфәтендә чыгып, теләсә-нәрсә сөйләп, җырлап, без инде халыкны зәвыксыз җырга, уен-көлкегә өйрәтеп бетердек. Хәтта намазлыкта утырасы әбиләргә кадәр концерт залларында оятсыз мәзәкләрдән шар ярып көлеп утыралар. Зыялы дип йөргән кешеләребез җанны ашаучы шырдый-бырдыйны тыңлап, эреп-оеп утыра! Чын сәнгать җанны ашарга түгел, ә сакларга тиеш, югыйсә. Моңа профессиональ булмаган артистлар гаепле. Сәхнә – кешене тәрбияләү урыны ул. Язучы, шагыйрь, рәссам, җырчы, композитор – гомумән, сәнгатькә кагылышлы һәр өлкә – ул дәүләтнең җан нигезе, болардан башка дәүләт булмый. Мәдәният җимерелсә, дәүләт чирле була, йә әкренләп бөтенләй бетә. Әнә, 90 нчы елларда җәмгыять шартлап сынды, теләсә-ни эшләгез диделәр, шуннан фәхишәлек, наркоманлык, эчкечелек, бозыклык илне көне-сәгате белән биләп алды. Тыныч күлне актарганнан соң, бөтен чүп-чар өскә калка бит, шуның кебек мәдәният-сәнгатьне дә чүп басты, ә ул күл кайчан тына, чүп кайчан төпкә утыра әле?..

“Нишләргә соң?” – дисәгез, юлы бер – чын сәнгать, менә дигән җырчылар, музыкантлар дәүләт кулында булырга тиеш. Затлы сәнгать әһелләреннән торган мәдәният дәүләтнең дәрәҗәсен саклаучы, аның үсешен, көчен, халыкның көнкүрешен, җәмгыятьнең йөзен күрсәтүче нык, көчле йомгак булырга тиеш. Үз милләте өчен намуслы эшләүче иҗат кешеләренә дәүләт лаеклы акча түләргә тиеш. Чит илдә фәлән җырчы 150 мең сум яки 50 миллион доллар акча эшләгән дигән хәбәрләр килеп ирешкәли. Без, бәлки, чит ил артистлары кадәр үк бөек түгелдер, ләкин без бит Татарстан өчен аның халык җырчылары. Һәм мондый исем йөртүчеләр, һичьюгы, 30-40 мең алырга тиеш. Кирәк вакытта: “О-о, менә безнең йолдызыбыз, Татарстан йолдызы, Ходай биргән талант!” – диләр, ә түләү дигәндә, талантыңны өч тиенгә дә куймыйлар. Без ничәмә-ничә дистә еллар 5-6 меңгә эшләдек, “левый” концертлар булмаса, ачтан үлә идек. Кооператив йорттан фатир сатып алганда шул йортны салу эшендә 40 сәгать эшләргә тиеш идек, шунда бик каты салкын тидереп, мин көчкә исән калдым, ә тавышыма яхшы ук зыян килде...

Әле без һаман бюджетка бәйле: анда акча булмаса, без – фәкыйрь. Тормыш нәрсә күрсәтә: тавышсыз, зәвыксыз, сәләтсез “җырчы”лар затлы машиналарда йөри, элиталы йортларда яши, чын җырчылар очын-очка көчкә ялгап көн күрә. Зинһар, дөрес аңлагыз, алардан көнләшеп, күпсенеп әйтү түгел бу, ә гадел дәүләттә киресенчә булырга: сәләтсезләр сәләтлеләргә кызыгып, дәүләт дәрәҗәсендәге чын җырчылар югарылыгына күтәрелергә омтылып яшәргә тиеш дип әйтергә телим мин. Сәхнәдән, эфирдан ташкын булып килгән җыен чүп-чардан халыкның зәвыгы коточкыч түбәнәюгә җаным әрни. Халык инде адәм рәтле укый да, тыңлый да белми бит! Хәер, тыңлый белми дисәк тә, өмет бар әле – без филармониядән үзебезнең бүлек җырчылары белән авылларда, шәһәрләрдә концерт куеп йөргәндә, тамашачы чын җырны искиткеч яратып кабул итә. Филармониябез талантларга таянып эшли. Мин классик җырлар гына җырларга, тыңларга дип әйтмим, зәвыклы, эчтәлекле эстрада җырлары да кирәк. Безгә Русия мәдәнияте белән Татарстанныкын чагыштырырга кирәкми, аларны чагыштыра торган түгел. Безнең опера театрының үз солистлары калмады диярлек. Ә Мәскәүнең үзендә генә дә дистәләгән опера театры, зур-зур хорлар, симфония оркестрлары бар, анда балет көчле, гомумән, мәдәният дәрәҗәсе анда күпкә югары. Алар чит илләргә сәяхәтләргә чыгалар (дөрес, безнекеләр дә баргалый, чит шәһәрләрдән солистлар җыеп). Кыскасы, безгә тырышырга да, тырышырга әле.


Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.09.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»